Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Тимершикский детский сад «Кояшкай» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д.13 |
| Телефон: | 88436222801 |
| E-Mail: | Timershik.ds.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Тимершикский детский сад "Кояшкай" |
| Руководитель: | Фазылова Гузял Хасаншовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 33 воспитанника |
| У нас учат: | 4 воспитателя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Тимершикский детский сад «Кояшкай» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 59 ( 60 ) >>
-
Юлда булсаң бул өлгер,юл кагыйдәсен нык бел! 26.05.2014

Юлда булсаң бул өлгер,юл кагыйдәсен нык бел!-дигән девиз астында балалар бакчасында тәрбия чарасы булып узды.Балалар үзләренең белемнәрен ныгыттылар, юл йөрү кагыйдәләрен искә төшереп,төрле сорауларга җавап бирделәр.Районнан килгән кунаклар белән берлектә сорауларга җавап бирделәр һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
-
Соңгы кыңгырау-2014 24.05.2014

Буген барлык мәктәпләрдә Соңгы кыңгырау кичәсе булып узды.Әлеге кичәдә безнең балалар бакчасыннан 8 бала катнашты.Әлеге балалар яңа уку елында укырга керәләр.Аларга тырышып укырга,әти-әниләрне, укытучыларны тыңлап акыллы, белемле балалар булуларын теләп калабыз.
-
Талантлар иле-2014 17.05.2014

Усеп килүче яшь буынны барлау, җырга, биюгә мәхәббәт уяту, матуп сөйләм телен камилләштерү максатыннан, 17 нче май көнне безнең балалар бакчасының бер төркем яшь артистлары Шыңар балалар бакчасында булып узган "Талантлар иле-2014" конкурсының зона этабында катнашып зур уңышларга ирештеләр.Балалар грамота һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
-
Хәрәкәттә-бәрәкәт! 16.05.2014

Әлеге атналык " Сәламәт тәндә-сәламәт акыл" дип исемләнгән девиз астында утте.Буген балалар бакчасында төркемнәр арасында спорт ярышлары үткәрелде.Безнең максат:Балаларда спорт уеннары белән кызыксыну формалаштыру,сәламәтлекләренә карата игътибарлылык тәрбияләү.Әлеге чарада барлык балалар да актив катнаштылар, саф һавада рәхәтләнеп күңел ачтылар.
-
Бердәм экологик дәрес. 12.05.2014

Бердәм экологик дәрес уңаеннан безнең балалар бакчасында алма, чия агачлары, карлыган куаклары утыртылды.Балалар әлеге тәрбияви чарада бик актив катнаштылар. Һәр бала өйгә кайткач әти-әниләр белән агач утыртабыз дип таралыштылар.
-
Җиңү алып килгән яз!!! 09.05.2014

Безнең бакча коллективы,балаларыбыз әлеге дөнья күләм истәлекле бәйрәм-Җиңү көне митингында катнашты.Бар кешегә исәнлек-саулык телибез.Сугыш афәте кабатланмасын,илләребез тыныч булсын, балаларның йөзләрендә гел шатлык кына балкысын.Бәйрәм белән!
-
Габдулла Тукай безнең күңелләрдә. 25.04.2014

Бүген балалар бакчасында Габдулла Тукай иҗатына багышланган иртә булып узды.Атна дәвамында балаларны Тукай иҗаты белән таныштырылды, әсәрләре тыңланды һәм әкиятләре буенча рәсем күргәзмәсе оештырылды. Урта һәм өлкән төркем балалары тарафыннан оештырылган җырлы-биюле тамаша бик матур үтте.
-
Галәм киңлекләре. 18.04.2014

Балаларга галәм турында һәм кояш системасы турында белем бирү максатыннан балалар бакчасында "Космоска юл"-рәсем, аппликация бәйгесе булып узды.Һәр бала үз фантазиясен эшкә җигеп,үзенчәлекле рәсемнәр ясадылар.
-
Хезмәт төбе-хәзинә. 12.04.2014

Балаларның өлкәннәр хезмәте, аларның һөнәрләре турында белемнәрен киңәйтү максатыннан, балалар бакчасында эшләп лаеклы ялга чыккан апаларны кунакка чакырдык.Балалар үзләренең берсеннән-берсе матур чыгышлары белән апаларыбызның күңелләрен күтәрделәр.Килгән кунакларыбыз ял итеп, биредә эшләгән елларын искә төшереп, бер-берсе белән аралашып таралыштылар.Аларга алдагы тормышларында саулык, тынычлык, озын гомер телибез!
-
Бакчабызда карга боткасы. 04.04.2014

Бүгенге көн балалар бакчасында бик күңелле узды. Балалар кошлар оясы рәсеме ясадылар һәм әлеге рәсемнәргә конкурс оештырылды.Ә инде атналыкның йомгаклау өлеше булып саф һавада карга боткасы пешерү, калган ботканы кошларга ашату булды.Балалар рәхәтләнеп ял иттеләр, күңел ачтылар.








