Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шикши ул.Школьная д.4а |
| Телефон: | 8(843)6246-1-21 |
| E-Mail: | Dsad.Shikshi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Зайнуллина Айгуль Ильсуровна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 20 детей ,в филиале 5 детей |
| У нас учат: | 2 педагога ,в филиале 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 ( 99 ) 100 >>
-
Абдулла Алиш әкиятләренә сәяхәт. 12.05.2016

-
"Җиңү яулап кайткан танклар". 05.05.2016

Җиңү көне иң зур бәйрәм —
Туп тавышы тынган көн.
Сабый бала саф күзләрен
Кырда түгел, карда түгел,
Бишегендә йомган көн.
Җиңү килде җирне нурга күмеп,
Шатлык белән күзне чылатып.
Килде ул көн — горур күкрәкләрдә
Орден-медальләрне чыңлатып.
-
"Җиңү алып килгән яз" 04.05.2016

Җиңү көне! Халык бәйрәм итә.
Яз төренгән янар комачка.
Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә,
Йөз балкытып карый кояш та!
-
"Урман аланына сәяхәт". 30.04.2016

Без балалар белән бергәләп урманга сәяхәт ясадык.
-
"Урман аланында үсүче язгы чәчәчкләр". 28.04.2016

Төндә генә җылы яңгыр явып киткән,
Кышның соңгы суыкларын алып киткән.
Җир өстенә яз ямь-яшел келәм япкан,
Гөлчәчәкләр зәңгәр, кызыл чәчәк аткан.
-
"Бүген -Тукай туган көн!" 26.04.2016 Бүген бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көн. Балалар белән бергә Тукайның әкиятләрен сәхнәләштердек.

- "Бүген - бөтендөнья җир көне." 22.04.2016 Табигатьне саклау -һәр кешенең изге бурычы ул. Шуны искә алып 1994 елның 22нче апреленнән алып бу көн - Бөтендөнья Җир көне дип исәпләнә. Шул уңайдан,бүген балалар белән табигатьтә үз - үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшереп үттек. - Агачларны сындырмаска! -Кошларны куркытмаска! Кышын җимлекләр ясарга! -Чәчәкләрне өзмәскә, үләннәр таптамаска! -Гөмбәләрне пычак белән генә кисеп җыярга! -Кырмыска ояларын туздырмаска! -Елгаларны, болыннарны пычратмаска! -Урманнарны чүпләмәскә! Җир елый ишетәсезме? Мин ишетәм! Челтерәп аккан чишмәләрем Нигә кипкән? Җир елый ишетәсезме? Мин ишетәм! Сандугачлы талкайларны Кемнәр кискән? Табигатьне кемнәр шулай Әрәм иткән? Кешеләрдә миһербанлылык Кая киткән? Җир елый ишетәсезме? Мин ишетәм! Бу гүзәллек, бу Җир шары Яшәр микән?
-
"Туган көнең белән, Салават!" 22.04.2016 Бүген бакчабызның зурлар төркемендә тәрбияләнүче Ситдиков Салаватның туган көне. Салаватны чын күңелебездән матур бәйрәме-7 яшь тулган көне белән котлыйбыз. Акыллы, тәртипле, тәуфикълы бала булып үсүен телибез.

-
"Бездә бүген өмә!" 21.04.2016

Республика күләмендә чисталык ике айлыгы игълан ителде . Без дә, коллектив белән берлектә өмәгә чыктык.бакча тирәләрен көздән калган яфраклардан чистарттык.
-
"Әйт әле күбәләк, сөйләшик бергәләп" 21.04.2016 Без балалар белән Габдулла Тукай иҗатын өйрәнүне дәвам итәбез. Бүген иҗади сәнгать - әвәләү шөгылендә чәчәккә кунган күбәләк әвәләп ясадык.




