Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422050, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шемордан, ул. Ф.Карима. д.2 |
| Телефон: | +7(843)-623-22-90 |
| E-Mail: | Shemordan.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шеморданский лицей "Рост" |
| Руководитель: | Никитин Антон Петрович |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 798 |
| У нас учат: | 85 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 41 42 ( 43 ) 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Татар теле атналыгының алтынчы көне 19.02.2022

21 нче февраль – Туган тел көне. Халыкара туган тел көнен билгеләп үтү инициативасы белән Бангладеш Республикасы чыга. Анда 1957 елның 21 февралендә, туган телдә белем алу хокукын даулап, биш студент һәлак була. 2000 нче елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы, ЮНЕСКО инициативасын хуплап, күптеллелекне яклау йөзеннән 21 нче февральне “Халыкара туган тел көне” итеп үткәрү турында карар кабул итте. Берләшкән Милләтләр Оешмасы мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә дөньяда 6 меңнән артык телдә сөйләшәләр. Бу телләрнең 95 процентында планетабызның 4 процент кешесе генә аралаша. Аларның кайберләренең хәтта үз язулары да юк. Дөньядагы телләрнең яртысы исә бөтенләй юкка чыгу алдында. Телләр матди һәм рухи мирасны саклап калу һәм үстерүнең иң көчле коралы булып тора. ЮНЕСКО билгеләве буенча, дөньяның 6 мең телнең яртысы якын киләчәктә тел йөртүчеләреннән мәхрүм калачак.
Бүген лицеебызда да Туган тел көненә багышланган 5 нче А,Б сыйныфы укучылары белән “Туган телем – иркә гөлем” дигән бәйге үткәрелде. Укучылар Туган тел көненең тарихы белән таныштылар, телләр турында шигырьләр, җырлар тыңладылар.Т өрле бәйгеләрдә үзләрен сынадылар. (Әүхәдиева А.В) Шулай ук 6 нчы Г сыйныфы укучылары “Туган телемдә сөйлим” дигән радиотапшыру оештырдылар.(Кәримова А.И) Татар теле атналыгы шушындый бәйрәм рухында тәмамланды.
-
Татар теле атналыгының бишенче көне 18.02.2022

21 нче февраль – Туган тел көне. Шул уңайдан 18 нче февраль көнне лицеебызда зур бәйрәм булып үтте: КФУ студентларын, республикабыз районнарыннан килгән кунакларны кабул иттек. Укучыларыбыз аларга татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын күрсәттеләр, “Һәр җәүһәрдә халкым тарихы” дигән мастер-класста үз куллары белән брошкалар ясадылар. “Халкыбызның күңел бизәкләре” дигән күргәзмә дә кунакларга ошады.
-
Татар теле атналыгының дүртенче көне 17.02.2022

17 нче февраль көнне 6 нчы А,Б,Г сыйныфы укучылары арасында “Үз уеным” дигән интеллектуаль уен оештырылды. Укучылар “Тукай оныклары”, “Дуслык”, “Дуслык -2” командаларына бүленеп, “Әкият”, “Кызыклы грамматика”, “География”, “Математика”, “Татар теле” юнәлешләрендә көч сынаштылар, үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Капитаннар ярышы да командаларга баллар китерде. Бәйгедә “Дуслык” командасы 1 нче, “Тукай оныклары” 2 нче, “Дуслык-2” командасы 3 нче урынга лаек булдылар.
-
Татар теле атналыгының өченче көне 16.02.2022

16 нчы февраль көнне лицеебызда татар хакының уеннары белән танышу максатыннан “Уйныйбыз да, җырлыйбыз да, гармун кулларыбызда” дигән чара булып узды. Озын тәнәфесләрдә укучылар татар халкының җырлы-биюле уеннары белән таныштылар. “Түбәтәй”, “Гөлбану”, “Кәрия-Зәкәрия” уеннары балаларга аеруча ошады.
-
Татар теле атналыгының икенче көне 15.02.2022

15 нче февраль көнне 5-11 нче сыйныф укучылары арасында “Әдәбият сәнгатьтә” дигән рәсем конкурсы оештырылды. Укучылар үзләре яратып укыган әсәрләр буенча рәсем, 5-6 нчы сыйныф укучылары халык авыз иҗаты буенча китапчыклар да ясадылар Аларның хезмәтләреннән күргәзмә оештырылды.
-
Татар теле һәм әдәбияты атналыгы 14.02.2022

14 нче февральдән лицеебызда татар теле һәм әдәбияты атналыгы башланып китә.
Беренче көн (14.02) – Атналыкны ачу. Әдәби – интеллектуаль уен. “Туган телемне яратам”.
Икенче көн (15.02) – “Әдәбият сәнгатьтә”, рәсем конкурсы (5-11 нче сыйныфлар).
Өченче көн (16.02) - Ачык дәресләр Татар теле 6г (Каримова А.И) Татар теле 6в (Мингазова Н.Ф)
Дүртенче көн (17.02) – “Туган телем – газиз телем”, интеллектуаль уен, 6а,б,в.
Бишенче көн (18.02) – “И туган тел, и матур тел!” Туган тел көненә багышланган фестиваль, милли остаханә. “Туган телем – иркә гөлем, киңдер синең күңел түрең”. КВН,5а.
Алтынчы көн (19.02) - Туган тел көненә багышланган радиотапшыру.
Атналыкны йомгаклау.
-
Татар теле атналыгының беренче көне 14.02.2022

14 нче февраль көнне 7 нче Б һәм 7 нче В сыйныфы укучылары арасында “Туган телемне яратам” дигән әдәби – интеллектуаль уен оештырылды. Укучылар “Йолдызлар”, “Дуслык” командаларына бүленеп, төрле юнәлештә көч сынаштылар, үзләренең татар теле буенча белемнәрен күрсәттеләр. Бәйрәм “Мин яратам сине, Татарстан!” җыры белән тәмамланды.
-
Информирование общественности о сроках и местах подачи заявления на прохождение ГИА-2022 15.01.2022

МБОУ «Шеморданский лицей «Рост» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» доводит до сведения обучающихся 11 классов, родителей (законных представителей), выпускников прошлых лет, обучающихся СПО, что для участия в ЕГЭ по учебным предметам необходимо подать заявление на прохождение государственной итоговой аттестации по 1 февраля 2022 года. Обучающиеся 11 классов подают заявление в образовательную организацию, в которой они осваивают образовательные программы, выпускники прошлых лет и обучающиеся СПО – в МКУ «Управление образования Исполнительного комитета Сабинского муниципального района Республики Татарстан». Телефон для справок: 8(84362) 3-24-24.
-
«Засветись – стань заметнее на дороге!» 28.12.2021

Сегодня в рамках оперативно-профилактического мероприятия «Зимние каникулы» ЮИД Шеморданского лицея провели акцию «Засветись – стань заметнее на дороге!», целью которой стало напоминание в преддверие новогодних каникул о правилах дорожного движения и необходимости использования световозвращающих элементов на одежде. Дети делились своими знаниями о правилах дорожной безопасности в зимний период, пожелали всем веселых праздничных дней и безопасного Нового года!
-
"Все о будущей пенсии" 24.12.2021

Единый день пенсионной грамотности для учащийся молодежи проходят по всей России, наши ученики ознакомились учебными пособиями "Все о будущей пенсии", также смотрели учебный видео-ролик. Было затронуто об основах пенсионной системы, о правилах создания трудовой биографии, дающей право на государственное пенсионное обеспечение с ее первого дня, о факторах, влияющих на размер будущей пенсии, знакомят с организацией работы и возможности получения услуг ПФР в электронном виде.














