Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422050, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шемордан, ул. Ф.Карима. д.2 |
| Телефон: | +7(843)-623-22-90 |
| E-Mail: | Shemordan.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шеморданский лицей "Рост" |
| Руководитель: | Никитин Антон Петрович |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 798 |
| У нас учат: | 85 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 227 ( 228 ) 229 230 >>
-
Шаулап-гөрләп бәйрәм итәбез 03.01.2014

3 гыйнварда 4нче классларның бәйрәме сәгать унбердә башланып китте. Кыш бабай, Кар кызы матур уеннар уйнатып, балаларның күңелен җилкетеп җибәрде. 4нче класслар чыгышын 4а классы Кыш бабай турында җыр белән башлап җибәрсә, 4б классы бик матур күмәк бию биеде. 4в классы исә театральләшкән җыр башкарды. Анда чыршыны кисәргә ярамау турында сүз бара иде. 4г классының заманча биюе күңелләрне җилкендерде. Әлбәттә, әлеге номерларда класстан барлык укучыларның да катнашуы куандыра.
-
01.01.2014

Год старый подходит к своему логическому концу и впереди всех нас ждет сказка под названием новый год 2014. И специально к этому событию мы выпустили свою стенгазету. Красивая, яркая и оригинальная стенгазета к новому году 2014, к году лошади. Ура, стенгазета 7г (редакторы: Клабукова Ю. и Зарифова А. ) заняла почётное призовое место!
-
Өлкән класслар өчен Яңа ел бәйрәме 30.12.2013

29 декабрь көнне 8, 9, 10,11 класслар өчен Яңа ел бәйрәме уздырылды. Бәйрәмгә укучылар бик зур әзерлек белән килгәннәр иде. Соңыннан Яңа ел дискотекасы уздырылды.
-
Яңа ел бәйрәме 30.12.2013

30 декабрь көнне профсоюзның чыршы бәйрәме үтте. Бәйрәм җырлар, биюләр, уеннар белән үрелеп барды. Кыш Бабай һәм Кар Кызы балаларыбызга яхшы теләкләр теләделәр, Яңа ел белән котладылар.
-
Стенгазеталар конкурсы 30.12.2013

5-8 класслар арасында «Зимние сказки» дип исемләнгән стенгазеталар конкурсы үтте. Бу эшләргә йомгак чыгарылды һәм Яңа ел үткәрәсе залны бизәү өчен кулланылды.
-
Республика Чыршы бәйрәме 27.12.2013

25 нче декабрь көнне Казанда "Татнефть-арена” боз сараенда мәктәп укучылары Республика Чыршы бәйрәменә җыелды. Чыршы бәйрәмендә районыбыздан 30 укучы катнашты. Бу җәмәгатьчелек тормышы лидерлары, уку алдынгылары, фестиваль һәм спорт ярышлары җиңүчеләре. Лицеебызның 4 укучысына да бәхет елмайды. Герасимова З.(8В), Марков А.(8Д), Закирова А. (11В), Григорьева А. (11Г) бу бәйрәмдә катнашу мөмкинлеге алдылар. Республика укучыларын бәйрәм белән котларга премьер – министр Илдар Халиков килгән иде. "Татнефть-арена” фойесында Татарстан укучыларының иҗади эшләре күргәзмәсе дә оештырылган. Үзенчәлекле тантана «Пицца» төркеме чыгышы белән дәвам итте.
-
27.12.2013

Укучылар кышкы каникулга туктадылар, шулай булуга карамастан, лицеебыз укытучылары 9, 11 нче сыйныф укучыларын чыгарылыш имтиханнарына әзерлиләр. 9д сыйныфы укучылары да татар теленнән ДЙА га тырышып әзерләнәләр, тестлар эшләп белемнәрен тикшерәләр, сочинение язуга булган таләпләрне үзләштерәләр.
-
27.12.2013

Лицеебыз укучылары тимурчылык эшендә дә үзләренең активлыкларын күрсәтәләр. 25 нче декабрьдә 8а сыйныф укучылары ветеран укытучылар Минһаҗев З.Г. һәм Минһаҗева Ф.К. янында булдылар, аларга ярдәм иттеләр. Алар укучыларның эшеннән канәгать калдылар, Фәния Каюмовна алар белән фотога да төште.
-
27.12.2013

Татар теле һәм әдәбияттан республика олимпиадаларының муниципаль туры узды. 10в сыйныф укучылары Исмәгыйлева Айсинә татар теленнән 1 нче урын, әдәбияттан Фәхретдинова Гөлшат 1 нче урын, Яруллина Гөлназ 2 нче урын яуладылар (укытучылары – Мулласалихова Г.Г.). Без аларны зур җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба да зур уңышлар телибез.
-
26.12.2013

Без,10 А сыйныф укучылары, кышкы каникулның беренче көнен урманга сәяхәт белән башлап җибәрдек.“Саф һава – тәнгә дәва”- дип борынгылар белми әйтмәгәннәрдер. Чыннан да,урман һавасы сулап ләззәтләндек, аннан соң рәхәтләнеп тауда шудык.














