Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Новости
Сау бул "Кояшкай" !
Опубликовано: 23.06.2011
23.06.2011. Бүген лагерьның соңгы көне. Бүгенге көн моңсу да, шатлыклы да. Моңсу- дуслар белән аерылашасы килми, шатлыклы- бүген сабантуй бәйрәме булачак! Сабантуй концерт номерларыннан башланып китте. Ике отряд та бик тырышып чыгышлар әзерләделәр.
Концерт номерларыннан соң төрле кызыклы уеннар оештырылды. Күзне бәйләп чүлмәк вату, домино ташу, күзне бәйләп әйбер кисү, капчык киеп йөгерү уеннарында балалар бик актив катнаштылар. Аркан тартышу уенында балалар аеруча актив булдылар. Ике команда бер-берсен җиңәргә тырышып аркан тартыштылар. Иң көчлеләре “Дуслык”командасы булды.
Көндезге аштан соң лагерь ябылу тантанасына җыйналдык. Лагерь җитәкчесе Рузалия Исмагиловна һәм тәрбиячеләр балаларның лагерьга йөргәндә актив һәм тәртипле булуларын билгеләп үттеләр һәм балаларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Балалар лагерьдан кәнагать калуларын белдерделәр !
К списку новостей









