Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Новости
Лагерьның унҗиденче көне.
Опубликовано: 21.06.2012Иртәнге аштан соң, автобусларга утырып, Казан шәһәренә юл тоттык. Иң беренче булып зоопаркта тукталдык. Экскурсия Оранжиреядан башланып китте. Монда без экзотик үсемлекләр күрдек. Оранжиреядан чыккач, 'кзотик хайваннар бүлегенә юл тоттык. Террариум, аквариумда яшәүче берсеннән-берсе кызыклы төрле җәнлекләр белән таныштык. Крокодил яныннан без тиз генә аерыла алмадык.Аннары ачык һавада яшәүче хайваннар белән таныштык.
Зоопарктан соң без Кремльгә юл тоттык. Сәяхәтебезне Муса Җәлил һәйкәле янында фотога төшүдән башладык. Аннан соң без Кремль эченә атладык. Монда адым саен истәлекле урыннар. Без барысын да игътибар белән күзәтеп йөрдек. Шулай күзәтеп йөри торгач, Кол Шәриф мәчете янына килеп җиттек. Яулыкларны ябып, түбәтәйләрне киеп,без эчкә үттек. Кол Шәриф мәчетенең матурлыгына хозурланып йөрдек. Аннан соң без Кремль эчендә урнашкан эрмитажга экскурсиягә киттек. Монда музей- мемориал ВОВ, музей природы бүлекләрен карадык.Кремльдә төле урыннарда истәлеккә фотога төшкәннән соң кайтыр юлга кузгалдык. Автобуста кайтканда да Казан шәһәрендә күргәннәр турында сөйләшеп кайттык. Экскурсия һәркемгә дә бик ошады!
К списку новостей









