Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Ахметшин Ильнур Ирекович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 ( 88 ) 89 90 >>
-
Җирле үзидарә көне уңаеннан очрашу 21.04.2017

Бүген Җирле үзидарә көне уңаеннан Сатыш авылы җирле үзидарә башлыгы Шафигуллин Ф.Ф.белән очрашу оештырылды.Шафигуллин Ф.Ф.җирле үзидарә органаның эшчәнлеге,вазыйфалары,авыл үсеше турында презентация күрсәтте.Соңгы еллардагы үсешкә басым ясады.
-
"Спорт сөюче Татарстан"
21.04.2017
"Язгы шәфкатьлелек"атналыгы кысаларында бүген башлангыч сыйныф укучылары белән күңелле флешмоб,югары сыйныф егетләре арасында волейбол ярышы булып узды.
-
Бердәм экологик дәрес 20.04.2017

Укучыларга экологик тәрбия бирү максатыннан бүген мәктәбебездә 1-11 сыйныфлар катнашында бердәм экологик дәрес үткәрелде.Дәрес барышында табигатькә тискәре йогынты ясаучы факторларны билгеләделәр,кеше сәламәтлегенең экология белән бәйле булуын исбатладылар.
-
"Дәүләт хезмәте күрсәтү порталы-безнең ярдәмчебез"
19.04.2017
Информатика фәне укытучысы укучылар белән "Дәүләт хезмәте күрсәтү-безнең дустыбыз!" темасына дәрес үткәреп, өлкәннәрне түләүләрен шушы портал аша түләргә өйрәтергә чакырды.
-
"Табигатьне саклыйк!" листовкалар конкурсы
19.04.2017
Экология елы уңаеннан бүген укучылар "Табигатьне саклыйк!" дип аталган листовкалар таратып,табигатьне сакларга чакырдылар.
-
ГТО нормалары тапшырабыз.
19.04.2017
Бүген мәктәбебез укучылары чираттагы ГТО нормаларын тапшыруда актив катнаштылар.
-
"Тарихи Ватаныбызны саклыйбыз!"
18.04.2017
Бүген укучыларыбыз Бөек Ватан сугышында һаләк булган геройлар истәлегенә куелган һәйкәл-обелискны чистартып кайттылар.18 гасыр ахырында төзелгән мәдрәсәгә экскурсиягә бардылар,аның тарихы белән таныштылар.
-
"Язгы изгелек атнасы-яхшы эшләр эстафетасы"
17.04.2017
"Язгы изгелек атнасы-яхшы эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында,"Ветераннар яныбызда" баш астында 4 нче сыйныф укучылары тыл һәм хезмәт ветераннары Садыкова Т.С.,Галиева Б.Г.,Насибуллина Х.Н.янында булып,хәлләрен белеп кайттылар.
-
Эковесна-2017
15.04.2017
3 апрельдән 12 майга кадәр район күләмендә "Эковесна-2017"конкурсы игьлан ителде.Безнең мәктәп укучылары элеге конкурсны флешмоб белән ачып җибәрделәр.
-
Космонавтика көне 12.04.2017

12 апрель- Космонавтика көне.Шушы уңайдан мәктәбебездә рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды һәм видеофильм карау оештырылды.









