муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Сабабашская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422075, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сабабаш, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-45-39 |
| E-Mail: | Sababash.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сабабашская ООШ" |
| Руководитель: | Халимов Идеал Гаптельхамитович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 16 учителей |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Сабабашская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 91 92 93 ( 94 ) 95 96 97 98 99 100 >>
-
Белем бәйрәме 01.09.2013

Бүген мәктәбебездә белем бәйрәме үтте. Бу уку елында беренче сыйныфка 8 бала кабул ителде.
Көмеш кыңгыраулар суза
Тәүге дәрес җырын.
Белем йортларына уза
Ашкынып яшь буын.
-
Яңа уку елына әзерлек 28.08.2013

-
Укучыларның яңа уку елына әзерлекләрен тикшерү 16.08.2013

-
Җиләк җыябыз! 06.07.2013

Бүген укытучылар коллективы Сәрдәвеч аланына җиләккә барды. Җәйнең бер көне ел туйдыра дигән мәкальне истә тотып, кышка әзерлек эшләре алып барылды.
-
Аттестат тапшыру тантанасы 28.06.2013

-
Мәктәптә печән өсте 27.06.2013

-
Лагерь ябылу уңаеннан үткәрелгән концерт программасы 25.06.2013

Бүген 21 көн буе гөрләгән лагерыбыз үз эшчәнлеген төгәлләде. Лагерь ябылды. Әлеге уңайдан балалар көче белән концерт программасы төзелде. Балаларның чыгышларын тыңларга, карарга әти-әниләре, энеләре һәм сеңелләре, әбиләре җыйналды. Балалар да, килгән кунаклар да кәнәгать калдылар. Концерт күңелле үтте. Балаларга бүләкләр тапшырылды.
-
Капитан һәм аның командасы 24.06.2013

Бүген балалар өчен «Опасные и нужные профессии» темасына рәсемнәр конкурсы, "Капитан һәм аның командасы" темасы астында төрле уеннар үткәрелде. Кәгазьдән бармак өчен уенчыклар ясалды. Чараларда балалар бик актив катнаштылар. Лагерь ябылу кичәсенә әзерлек эшләре дә алып барылды.
-
22 нче июнь - хәтер көне 22.06.2013

Бүген балалар өчен пожар куркынычсызлыгы турында, пожар вакытында нишләргә кирәклеге хакында сөйләнде. Мәктәпнең планы, чыгу урыннары күрсәтелде. Белемнәр үзләштергәннән соң, балалар әлеге темага рәсемнәр ясадылар. "Любимые песни из мульфильмов и кинофильмов" чарасы вакытында кино һәм мультфильмнарда яңгыраган җырлар уйнатылды, персонажлар уйнаган уен кораллары, җыр сүзләре, персонаж исемнәре буенча мультфильм атамалары кабатланды. Саф һавада төрле уеннар уйнатылды. Клуб мөдире Ильмира Ринатовна да балаларга кызыклы уеннар тәкъдим итте. Сугыш башланган көн буларак, сугыш темасына карата видеоролик күрсәтелде.
-
Сказки всех времен объединяйтесь! 21.06.2013

Бүген юлда һәм урамда йөрү, юл йөрү кагыйдәләре турында укучылар белән әңгәмә, рәсемнәр конкурсы үтте. Шахмат-шашка турнирында балалар актив катнаштылар. Кызлар һәм малайлар арасында җиңүчеләр билгеләнде. Төшке аш ашаганнан соң "Сказки всех времен объединяйтесь!" дип исемләнгән чара үтте. Чарада бик күп әкиятләр әйтелде. Балалар әкият исемнәрен, авторларын, персонажларны, кышкы әкиятләр турында кабатладылар. "Колобок" әкиятен яңача төзеп, аның рәсеме ясалды. “Как старик корову продавал” әкияте сәхнәләштерелде. Клуб мөдире Ильмира Ринатовна балалар белән "Кызыклы викторина" үткәрде. Һәр дөрес җавап өчен балалар тәмле конфетлар ала бардылар. Шуңа да алар бик актив булдылар, һәр сорауга да җавап табылды. Көн бик күңелле үтте.












