Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Староикшурминский детский сад «Кояшкай» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422066, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Старая Икшурма, ул.Октября, 23 |
| Телефон: | 8(84362)4-17-73 |
| E-Mail: | DSadKoya.sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ -"Староикшурминский детский сад "Кояшкай" |
| Руководитель: | Юсупова Насима Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1961 |
| У нас учатся: | 19 детей в филиале 13 детей |
| У нас учат: | 2 педагога в филиале 1 педагог |
Новости детского сада "Кояшкай"
Хуш киләсең, УНИВЕРСИАДА!
Опубликовано: 15.05.2013Сәламәтлек театры
Катнашалар: Куянкай,Винни-Пух, Пятачок, Ябалак, Юлбарыс.
(сәхнә урман аланы кебек бизәлгән)
Куянкай: Пятачок дускаем! Син беләсеңме, тиздән башкалабыз Казанда Универсиада булачак. Син ничек уйлыйсың, безгә дә катнашырга кирәк булыр микән?
Пятачок:Катнашсак бик яхшы булыр иде лә, әмма ләкин без нишли алабыз соң?
Куянкай:-Менә Винни-пух, мәсәлән, авыр атлетика ярышларында катнаша ала. Ә синең, Пятачок дус, тавышың бик көчле, “Группа поддержки булырсың”. Мин үзем судья булырмын.Универсиадага волонтер-судьялар җыялар дип ишеткән идем. Мин бу эшне бик теләп башкарам, чөнки мин 3 тел беләм: татарча, русча, инглизчә.
Винни-Пух:безнең бит әле Юлбарыс дускаебыз да бар. Менэ ул катнашса, беренчелекне беркемгә дә бирмәс иде. Ләкин ул соңгы вакытта бик еш авырый башлады. Авыруының сәбабе: иртән торгач зарядка ясамый, саф һавада сирәк була, күп вакытын компьютер артында уйнап уздыра, боткалар ашамый, бик аз һәрәкәтләнә.
Пятачок:әйдәгез дуслар, без Юлбарыс дускайга ярдәм итик! Аннан спортсмен ясыйк!
Винни-Пух: Бу бик яхшы фикер.(җырлый)
Юлбарыс дус авырмаса
Спортсмен булыр иде!
Пурум-пурум, пурум-пурум
Беренче булыр иде!
Пятачок(Винни-Пух тирәсендә сикерә)
И-я, и-я, и-я, и-я
И-я такого же мнения!!!!
Нишләргә соң? Нишләргә!
Куянкай: Әйдәгез, дуслар, Ябалак дус белән киңәшләшеп карыйк әле. Ул бик башлы, безгә булышмый калмас!
(Ябалак янына киләләр)
Бергәләп: Исәнме Ябалак туганкай!
Ябалак: Исәнмесез минем кадерлеләрем! Сезне миңа нинди җилләр ташлады. Миндә нинди йомышыгыз бар?
Куянкай: Ябалак туганкай, без сина бик зур үтенеч белән килдек. Син бик күп беләсең. Тиздән Казанда Универсиада булачак, ә без анда катнашырга телибез. Әмма ләкин безнең Юлбарыс дускаебыз авырып китте, кәефе бер дә юк! Аны тазартырга булышчы безгә!
Ябалак: Әйе, спортсмен булыр өчен бик сәламәт булырга кирәк. Әйдәгез бергәләп Юлбарыс янына барып карыйк әле.
Пятачок.
И-я, и-я, и-я, и-я
И-я такого же мнения!!!!
(бергәләп баралар, Юлбарысның башы бәйләнгән, ыңгырашып ята)
Куянкай: Исәнме Юлбарыскай! Без сиңа яхшы дүшәмбе теләргә килдек.
Юлбарыс: Ә дүшәмбе көнне нәрсә булачак?
Винни-Пух: Без синнән менә дигән спортсмен ясаячакбыз!
Ябалак: Әй Юлбарыскай! Болай ятып булмый! Спорт комплексын тезеп бетергәнне кетсәң син тәмам урыннан да торалмас дәрәҗәгә җитәчәксең! Ә синең дусларың Универсиадага әзерләнәләр. Алар көн саен иртә белән зарядка ясыйлар, спорт белән шөгелләнәләр. Хәрәкәттә-бәрәкәт! Ышанмыйсызмы? Тикшереп карыйбызмы? Минем арттан кабатлагыз!
(музыка астында зарядка ясыйлар)
Юлбарыс: Ничек рәхәт! Башым авыртмый башлады! Мин спорт мәктәбенә барып андагы түгәрәкләргә язылачакмын! Минем эчәсем килә!
Ябалак: Мин сиңа фиточәй әзерләдем.
Юлбарыс: Ә нәрсә соң ул фитачәй? Кытай чәе дер инде?
Ябалак: Юк шул дускай! Ул үзебезнең Татарстан болыннарында үскән җир җиләкләре, мәтрүшкә, юкә чәчәге, геләф җимешләреннән әзерләнгән чәй.Фиточәй көчне арттыра, иммунитетны булдыра, сәламәтләндерә! Эчеп җибәр!
Юлбарыс: Шәәәәп! Мин хәзер кояшка кадәр сикерергә әзер!
Винни-Пух:
Шатлыклы көн, шатлыклы көн!
Пурум-пурум-пурум!
Юлбарыс таза ул сикерә
Ул сәламәт хәзер!
Пятачок(Винни-Пух тирәсендә сикерә)
И-я, и-я, и-я, и-я
И-я такого же мнения!!!!
Куянкай:Без барыбыз да бик шат! Юлбарыскай, безнең белән Универсиадага барасың дыр бит?
Юлбарыс: Ә нәрсә соң ул Универсиада?
Куянкай: 2013 нче елда безнең башкалабыз Казанда бөтендөнья студентарының спорт ярышлары була. Без дә шунда катнашырга уйлап торабыз!
Пятачок: Мин группа поддержки булам!
Винни-Пух: Мин шундый көчле, штанга күтәрәм, яки гирь күтәрү ярышларында катнашачакмын!
Куянкай:-Ә мин судья булачакмын!
Юлбарыс: Мин дә, дусларым , сездән калышырга теләмим! Мин бит бик җитез, чаба да алам, сикерә дә алам! Әле ике ел вакыт бар, әзерләнергә кирәк!!! Без булдырабыз!
Пятачок(Юлбарыс тирәсендә сикерә)
И-я, и-я, и-я, и-я
И-я такого же мнения!!!!
Ябалак: Бик яхшы! Менә күрдегезме, зарядка белән фиточәйнең файдасын!
Залга мөрәҗәгать итеп: дусларым, ә сез зарядка ясыйсызмы соң?
(“Дорогою добра” җыры башкарыла)
Куянкай: Дусларым! Ә сез беләсезме, Универсиада ул спорт бәйрәме генә түгел, шулай ук ул дуслык бәйрәме дә! Башкалабыз Казанга бик күп кунаклар киләчәк! Шуңа кадәр шәһәребезнечистартыйк, агачлар утыртыйк!
Пятачок(Куянкай тирәсендә сикерә)
И-я, и-я, и-я, и-я
И-я такого же мнения!!!!
Винни-Пух: Сез дә дуслар, кул кушырып утырмагыз! Эшлисе эшләр бик күп әле!
Бәхеттә, шатлыкта,
Исәнлектә, саулыкта,
Үтсен гомер юлларбыз,
Тазалыкта, байлыкта.
Источник: http://nsportal.ru/detskii-sad/muzykalno-ritmicheskoe-zanyatie/universiada-aldynnan
К списку новостей












