Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Сабинский детский сад общеразвивающего вида №5 "Бэлэкэч" п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422060,РТ,Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Пушкина д.15А |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Belekech-5.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №5 "Бэлэкэч" |
| Руководитель: | Рамазанова Гульназ Хусаеновна |
| Год основания учреждения: | 2011 |
| У нас учатся: | 226 воспитанников |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Сабинский детский сад общеразвивающего вида №5 "Бэлэкэч" п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 291 292 ( 293 ) 294 295 296 297 298 299
-
Габдулла Тукай атналыгы 23.04.2013

Халык күңеленә үтеп кергән һәм тиз арада йөрәген яулап алган татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне.
Әлифбаны, туган телне, әдәбиятны кулга алып карасак, беренче битләрендә үк бөек шагыйребезнең портреты, биографиясе һәм безгә таныш булган "Пар - ат”, "Туган авыл” һ.б. шигырьләре бар. Кайсы гына балалар бакчасына килеп кермә, сабыйлар "Туган тел” җырын җырлыйлар. Ә тәрбияче апалар "Су анасы”, "Шүрәле” әкиятләрен балаларга укыйлар, "Бала белән күбәләк” җырын җырлыйлар. Менә кайсы яшьтән үк башлана ул шагыйребезнең иҗаты белән танышу. Безнең бакчабызда да балалар Габдулла Тукай һәм аның иҗаты белән ныклап танышалар.
-
Өмә 22.04.2013

Яз кояшы кыштан туңган күңелләрне эретә. Көн аяз, кошлар сайрый, дөнья яшеллеккә күмелә... Бу күренешләр тагын да матуррак булсын өчен , әлбәттә, үзебез яши, эшли торган урыныбызны берсүзсез җыештырырга кирәк. Чөнки бар җир ялт итеп торса, үзебезгә дә күңелле бит. Шул максаттан, без дә бердәм көч белән тирә-як территорияне чистарту эшенә керештек. Шимбә көнне кулга тырма, себерке алып эш урыннары территорияләрен чүп-чардан, кипкән үләннәрдән чистарттык, бина тирәсен тәртипкә китердек. Эреп бетмәгән карларны тараттык.
-
Конкурс нәтиҗәләре.
18.04.2013
«Детству – безопасные дороги!» исеме белән үткән конкурсның нәтиҗәләре билгеле булды. Безнең “Бәләкәч” балалар бакчасыннан да “Лучшая аппликация” номинациясендә Назмиев Камиль 2 нче урынга лаек булды. Мухамадияров Инсаф, Хайбриев Ильяр, Хузин Ильзат һәм Давлетшина Илюза кызыксындыру бүләгенә ия булдылар.
-
Космонавтика көне 12.04.2013

Бүген уртанчылар төркемендә "Космоска юл" атналыгын йомгаклау уңаеннан бәйрәм - кичә үткәрелде. Бәйрәм халык - авыз иҗаты, музыка белән үрелеп барылды, табышмаклар һәм викторина сорауларына җавап бирү белән төгәлләнде.
-
10.04.2013

Бүген, 10 апрель көнне, әйләнә – тирә дөнья белән таныштыру эшчәнлегендә “Нәрсә ул космос”, “Кояш системасы” дигән тема астында интеграль эшчәнлек үткәрелде. Беренче космонавт – Ю. Гагаринның галәмгә очу , “Космос” турында күптөрле әңгәмәләр оештырылды, презентацияләр күрсәтелде.
-
Галәм серләре 09.04.2013

Күктәге йолдызларны
Тизрәк тотасы килә.
Галәмдәге серләрне
Бик тиз беләсе килә.
Безнең атналык темабыз “Космоска юл” булу уңаеннан, мәктәпкә әзерлек төркемендә барлык эшчәнлекләрне дә “Космос” , кояш системасы, орбита, күк җисемнәре, метеорит, космонавтлар, планеталарны өйрәнүгә багышлыйбыз. Атна башыннан әвәләү эшчәнлегендә “Космоска юл” темасына пластилиннар ярдәмендә картина ясадык. Эшчәнлек ахырында ясалган картиналардан күргәзмә оештырдык, эшләрне бәяләдек.
-
День рождения сказочника 02.04.2013

2 апреля 1805 года родился Ханс Кристиан Андерсен, автор сказок "Принцесса на горошине", "Огниво", "Дюймовочка", "Гадкий утёнок", "Снежная королева" и других. День рождения сказочника объявлен Международным днём детской книги. Ребята первой старшей группы познакомились со сказкой "Гадкий утёнок" и её героями.
-
"Бәләкәчтә - көлке көне" 01.04.2013

1 апрель- көлке көне,алдау көне.Бу көнне елмаеп каршы алсаң, ел буена елмаеп йөрерсең. Авырлыклар килгәндә дә юмор хисен югалтмассыз, югалып калмассыз. Көлү бик файдалы. Моны безнең медицина фәне дә раслый. Көлү кешене бик күп газаплы авырулардан саклап кала икән. Көлгән вакытта кешенең йөзгә якын бит мускулы хәрәкәткә килә. Шуңа күрә көлик! Көлү кешенең гөмерен озынайта. Бер-береңә елмайсаң, дөнья яктырып җылынып китә.
Бүген безнең балалар бакчасында көлке көненә багышланган бәйрәм үткәрелде. Клоуннар балаларга кызыклы табышмаклар әйтте. Ә балалар аларга күңеллле биюләр, җырлар бүләк итте.
Көлегез,көлегез. Файдасы күп - белегез!
-
"Кошлар - безнең дуслар!" 29.03.2013

Карлар эреп, гөрләвекләр акса
Кошлар кайтыр туган якларга.
Бабай белән әти икәүләшеп
Оя ясый алар кайтуга
Мин булышып торам яннарында
Чүкеч, кадак бирәм аларга.
Бигрәк матур килеп чыкты оя,
И сөенер инде сыерчык!
-
"Созвездие - Йолдызлык 2013" 26.03.2013

23 март көнне Балтач районында уздырылган "Созвездие - Йолдызлык 2013" зона ярышларында безнең бакчада тәрбияләнүче Сафина Лиана һәм Мустафин Әнвәр "Конферанc" номинациясендә уңышлы чыгыш ясадылар. Лукманова Лиана "Вокал - Соло" номинациясендә "Казаным" җырын башкарып икенче турга узды. Җитәкчеләре Шакирзянова Л.В., Галимова А.Я. Аңа икенче турда да уңышлар телибез.








