Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 6 «Балачак» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Вахитова, д. 24 |
| Телефон: | 8(84362)22320 |
| E-Mail: | Dsad6.Balachak@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №6 "Балачак" |
| Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 116 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 6 «Балачак» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 99 ( 100 ) >>
-
«Россия флагы» көне "Балкыш" социаль хезмәт күрсәтү үзәге белән берлектә үткәрелде. 22.08.2017

-
"Россия флагы" көне. 22.08.2017

“Россия флагы” көне уңаеннан барлык төркем балалары белән берлектә урамда флешмоб үткәрелде. Балаларга дәүләт символикасына ихтирам, сак караш тәрбияләүне кечкенәдән үк күнектерү безнең бурыч булып тора.
-
Бакчабыз аланында күбәләкләр. 18.08.2017

Бүген 18 август көнне “Балачак” балалар бакчасында “Бакчабыз аланында күбәләкләр” бәйрәме үткәрелде. Бакчабыз ишегалды төрле төсле нәни күбәләкләр белән тулган иде. “Иң зур күбәләк”, “Иң кечкенә күбәләк” “Иң чуар күбәләк” конкурслары үткәрелде. Балалар күбәләкләр булып матур-матур чәчәкләргә кунып уйнадылар, җырладылар, биеделәр. Бәйрәм бик күңелле булды, балалар көне буена җитәрлек кәеф алдылар!
Әй Күбәләк, Күбәләк,
Синең тормыш түгәрәк.
Түгәрәген түгәрәк,
Булып кара Күбәләк!
-
Кыр чәчәкләре. 17.08.2017

Болыннарда йөрдек бүген,
Хозурланып, хәйран калып.
Төркем-төркем булып үскән,
Кыр чәчәкләренә сокланып.
Табигать байлыклары, кыр чәчәкләре, дару үләннәре белән таныштыру, чәчәкләргә сакчыл караш, туган як, туган як табигатен өйрәнү теләге тәрбияләү максатыннан,бүген 17 август көнне, уртанчылар төркеме №1 балалары тәрбияче Хөснуллина М.А. белән берлектә табигать кочагына экскурсиягә чыктылар. Балалар чәчәкләр турындагы белемнәрен баеттылар, чәчәкләрне танып белергә, тасвирлап сөйләргә өйрәнделәр.
-
Эшләпәләр бәйрәме. 17.08.2017

Бүген 16 август көнне “Балачак” балалар бакчасында беренче тапкыр “Эшләпәләр көне” билгеләп үтелде. Балаларга эшләпәләрнең килеп чыгышы турында мәгьлүмат бирелде. Һәр бала үзенчә матур эшләпәләр белән килгән иде. Бәйрәмдә “ Үз эшләпәңне күрсәт “конкурсы булды, аны матур итеп эшләпә киюче ачыкланды. Бәйрәм кызыклы уеннар һәм дискотека белән төгәлләнде.
-
Мөдирләрнең август киңәшмәсе. 16.08.2017

Бүген “Балалар бакчасы җитәкчесенең җитәкчелек эшчәнлегендә инновация кертү” темасына балалар бакчалары мөдирләренең август киңәшмәсе үткәрелде. Секция эшен Гумерова Луиза Мажитовна 2016-2017 уку елына отчет белән башлап җибәрде. Эшләнгән эшләргә уңай бәя бирде, алда торган бурычлар белән таныштырды. Балалар бакча мөдирләре, өлкән тәрбиячеләр төрле темалар буенча чыгыш ясадылар. Флюзия Рафаиловна “База балалар бакчасы” темасына чыгыш ясады. Семинар ахрында Луиза Мажитовна безнең балалар бакчасына “Спорт –альтернатива погубным привычкам” конкурсында республика буенча икенче урынга лаек булуыбыз белән котлады һәм диплом тапшырды.
-
Уенчыклар ярминкәсе. 11.08.2017

Бүген, 11 август көнне “Балачак” балалар бакчасында “Йомшак уенчыклар “ ярминкәсе узды. Һәр бала үзенә якын, кадерле булган йомшак уенчыгын бакчага алып килде. Ярминкәдә аюлар, маймыллар, тиеннәр, песиләр, куяннар күп иде. “Сатучылар” ярминкәне бик оста итеп оештырды. Уенчыклар белән уеннар оештырылды, ярминкә ахырында дискотека булды.
-
Ком шәһәрчеге. 09.08.2017

Бүген, 9 август көнне уртанчылар төркеме балалары тәрбияче Багавиева Г.Р. белән берлектә ”Ком шәһәрчеге” ясадылар. Комлык- бакчабызның иң популяр урыннарының берсе. Көн дә балалар комлыкта сюжетлы уеннар уйныйлар, хыяланып төрледән- төрле образлар тудыралар.
Безнең комлык шәһәрчеге,
Елга буенда тора.
Ул уңайлы , ул матур,
Безнең өчен бик зур!
Бакчабызның участогы
Гел комнан гына тора.
Алмаштырып булыр иде,
Фәкатъ диңгез ярына.
Безгә шуа торган таулар
Юктыр диңгез ярында.
Комлы балачак булдырган
Рәхмәт абый- апаларга!!
Бу шәһәрчек балалар фантазиясе белән ясалды.
-
Күбәләкләр 04.08.2017

Бүген. 2 нче кечкенәләр төркемендә «Күбәләкләр» бәйрәме булып узды. Тәрбияче Шагиева Л.Р. балаларны күбәләкләр белән якыннанрак таныштырды. Төрле күбәләкләр сүрәтләнгән рәсемнәр күрсәтте. Соңыннан балалар күбәләк итеп киселгән шаблоннарны төрле-төрле стразалар белән бизәделәр. Балаларга бик кызыклы һәм күңелле булды.
-
03.08.2017

Рәсем ясау шөгыле баланың көндәлек тормышын кызыклы һәм файдалы итеп оештырырга мөмкинлек бирә. Бүген, 3 август көнне, “ Балачак” балалар бакчасында асфальтка акбур белән рәсем ясау оештырылды. Максаты: яшь талантлар барлау һәм сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү. Балалар чын рәссамнар шикелле асфальтка сурәт төшерделәр. Акбур белән ясаган рәсемнәрдә — аларның гаиләләре, дуслары, яраткан уеннары, җәй бизәкләре чагылдырылган, һәм, әлбәттә барысында да нур сибүче кояш. Балаларның рәсемнәре берсеннән - берсе матур иде.











