муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования «Детский оздоровительно-образовательный центр Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт Богатые Сабы, ул.Школьная, д.33А |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Dooc.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБУ ДО ДООЦ |
| Тип УДО: | Спорт |
| Руководитель: | Галимова Регина Владимировна |
| Год основания учреждения: | 1994 |
| У нас учатся: | 750 |
| У нас учат: | 43 |
Новости ОУ
Гаилә бәйрәме
Опубликовано: 15.05.201315 нче май көнне Байлар Сабасында Гаилә һәм Җәйге Универсиада көне уңаеннан спорт бәйгесе үткәрелде. Ярышта үз зоналарында беренче урынны алуга ирешкән сигез гаилә катнашты. Спорт уеннары район мәдәният йорты спортзалында, “Олимп” стадионында һәм Саба кадет интернат-мәктәбе базасында үтте. Ярышларны ачу тантанасында Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шәрәфиев Т.Г., спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Гарипов И.Р., Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының тәрбия эшләре һәм өстәмә белем бирү бүлеге белгече Соркина Ж.В., Универсиадага волонтерлар әзерләү буенча тренер Шалдымов Н. катнаштылар. Гаиләләр дартс, өстәл теннисы, шашка һәм эстафетада үз көчләрен сынадылар. Һәр гаилә зур тырышлык белән әзерләнеп килгәннәр, спорт белән дус икәнлекләрен исбатладылар. Нәтиҗәдә ир балалы гаиләләр арасында Камиловлар (Шәмәрдән) беренче, Петровлар гаиләсе (Икшермә) икенче, Мифтаховлар (Мичән) өченче, Латиповлар (Саба) дүртенче булдылар. Кыз балалы гаиләләр арасында Ахметзяновлар (К.Мишә) беренче, Сәләхиевлар (Корсабаш) икенче, Сафиннар (Кибәче) өченче һәм Галимуллиннар (Лесхоз) гаиләсе дүртенче урыннарны яуладылар. Җиңүчеләргә грамота һәм акчалата бүләк тапшырылды. Барлык катнашучыларны чын күңелдән котлыйбыз!
К списку новостей







