Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение- «Олуязский детский сад «Чачка» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422050, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Олуяз, ул. Ленина, д.27 |
| Телефон: | +7(84362) 4-95-83 |
| E-Mail: | Olyaz.ds.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ -"Олуязский детский сад "Чачка" |
| Руководитель: | Фагмеева Алина Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 17 |
| У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение- «Олуязский детский сад «Чачка» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 ( 9 ) 10 >>
-
16.11.2024

Узган атна бакчабызда “ Җир шары буенча сәяхәт”. темасы астында үтте. Максаты: җир шары безнең уртак йортыбыз булуын,анда төрле культуралы, төрле милләт кешеләре яшәвен аңлату, аларга карата хөрмәт тәрбияләү иде. Атнаны йомгаклау чарасы итеп "Джунгли чакыра" дип исемләнгән спорт - күңел ачу чарасы уздырылды.
-
Россия - зур дәүләт 02.11.2024

28нче октябрь - 2нче ноябрь көннәре бакчабызда "Россия-зур дәүләт.Мәскәу-башкала" дигән тема астында үтте. Йомгаклау чарасы буларак, балаларның үзебезнең илебез, аның символлары, табигате, халыклары, бәйрәмнәре турында алган белемнәрен тагын да тулыландыру максатыннан, авылыбыз китапханәсендә "Минем Ватаным - Россия" дип исемләнгән уен-викторина уздырылды.
-
27.10.2024

Бакчабызда узган атна темасы " Ясалма һәм табигый сулыклар" иде. Балалар белән сулыкларның кешегә һәм табигатькә кирәклеген, файдасын өйрәндек. Бергәләп авылыбыз күленә экскурсиягә төштек, сулыклар янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшердек. Балаларга экскурсия ошады.
-
"Алтын көз" бәйрәме 18.10.2024

18 октябрь көнне бакчабызда "Алтын көз" бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмчә бизәлгән залда балалар көз, уңыш темасына карата уеннар уйнадылар, җырладылар, Көз кызы алып килгән биремнәрне үтәделәр.Ә әти-әниләребез бик матур эшләнмәләр ясап алып килде. Бу истә калырлык, шатлыклы һәм якты бәйрәм балаларга көз турында ел фасылы буларак күзаллауларын ныгытырга ярдәм итә.
-
Уңыш җыябыз 10.10.2024

Иң яхшы тәрбия - хезмәт тәрбиясе. Шуны күздә тотып, без дә балалар белән бакчабызда бергәләп матур чәчәкләр, яшелчәләр үстерәбез. Кишер, чөгендер уңышын да бергә җыеп алдык.
-
Чишмәгә экскурсия 08.10.2024

Челтер- челтер чишмә ага
Һич тә тыймалы түгел.
Ә сулары шундый йомшак
Эчеп туймалы түгел.
Без барабыз чишмәбезнең
Салкын суын эчәргә.
Эчкәндә үзеннән-үзе
Баш иелә чишмәгә.
Бүген без дә, бакчабызга йөрүче балаларга чишмәләрнең табигый байлык икәнлеген, изге җир булуын төшендерү максатыннан, авылыбызың Әсхәт чишмәсенә экскурсиягә бардык. -
Тату бакча серләре 06.10.2024

Бүген Иләбәр авыл клубында әти-әниләр комитетлары арасында уздырыла торган "Тату бакча серләре" район бәйгесенең зона этабы узды. Әлеге бәйгедә безнең балалар бакчасының әти-әниләләре дә актив катнашып, бик матур чыгыш ясадылар, дус булып яшәүнең серләрен ачтылар һәм "Иң иҗади әти-әниләр комитеты" номинациясендә җиңүче булдылар. Әти-әниләребезгә һәм балаларыбызга коллектив исеменнән зур рәхмәтләребезне җиткерәбез!
-
День ГО 04.10.2024

Открытый урок, приуроченный ко Дню гражданской обороны Российской Федерации, с проведением тренировки по защите детей и персонала от чрезвычайных ситуаций.
-
Байлар Сабасына экскурсия 04.10.2024

Әлеге атна темасы бакчабызда районыбызга багышланган иде. Теманы йомгаклап, балалар белән Байлар Сабасына экскурсиягә бардык, район китапханәсендә, Тукай паркында булдык, шулай ук балаларыбыз беләзек ясау буенча мастер-класста катнаштылар.
-
Әти-әниләр җыелышы 13.09.2024

Бакчабызда әти-әниләр җыелышы булып үтте. Җыелышта Саба "Семицветик" үзәгеннән укытучы - логопед Халимова М.Р., авылыбыз фельдшеры Джураева Г.Р., бакчабыз мөдире Фагмеева А.Н, тәрбиячеләр Ахметова Л.Р., Хадеева Г.Х. чыгышлары тыңланды, фикер алышулар булды. Шулай ук "Экстремизмга - Юк!" айлыгы кысаларында "Гаиләдә толерант бала тәрбияләү" темасы астында әңгәмә үткәрелеп, әти-әниләргә буклетлар өләшенде.









