Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнешитцинская основная общеобразовательная школа" Сабинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422067,РТ, Сабинский район, с.Нижние Шитцы, ул. Тукая, 1а |
| Телефон: | +7(843)-624-64-24 |
| E-Mail: | Shitcy.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнешитцинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметшин Ильнур Ирекович |
| Год основания учреждения: | 2002 |
| У нас учатся: | 51 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнешитцинская основная общеобразовательная школа" Сабинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
-
"Парк моей мечты" 10.09.2015

Парк һәм Скверлар Елы кысаларында районда "Парк моей мечты" рәсемнәр конкурсы узды.Укучылар үзләренең фантазияләрен альбом битләренә төшерде .Конкурста безнең мәктәп укучылары да теләп катнашты. 7 нче сыйныф укучысы Хузина Эльвира 3 урын алды, Галимова Йолдыз, Багманова Илүзә сертификатка ия булдылар.
-
Түгәрәкләр эшчәнлеге 09.09.2015

Яңа уку елы башлану белән түгәрәкләр эшчәнлеге дә башланды. Быел мәктәбебездә 3 түгәрәк эшли. Укучыларыбыз"Теннис", "Баскетбол","Робототехника" түгәрәкләрендә дәрестән соң буш вакытларын теләп үткәрәләр.
-
Международный день грамотности 08.09.2015

Сегодня,8 сентября, весь мир отмечает Международный день грамотности.В нашей школе к этому дню было проведено мероприятие "Грамотный человек - успешный человек". Учащиеся познакомились с историей возникновения этого праздника, проверили свою грамотность
-
Финанс грамоталылыгы көне 05.09.2015

Бүген ,5 сентябрь көнне, Финанс грамоталылыгы көне кысаларында 8 сыйныф укучылары белән "Минем гаиләмнең бюджеты" дигән темага дәрес үткәрелде.Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таптылар, икътисад буенча белемнәрен арттырдылар.
-
Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне 03.09.2015

Бүген илебезнең барлык мәктәпләрендә террорчылыкка каршы көрәш көне уңаеннан чаралар үткәрелде. Безнең мәктәптә дә бу турыда укучылар белән сөйләшүләр алып барылды, әңгәмәләр үткәрелде.
-
1 сентябрь- Белем көне! 01.09.2015

-
Чыгарылыш кичәсе 26.06.2015

Соңгы кыңгырау чылтыраганга инде бер ай үтүгә карамастан, уку елы әле яңа гына тәмамланып килә. Дистә еллар буе белем алган укучыларның бүген чыгарылыш кичәсе. Мәктәбебезне быел 7 укучы тәмамлады.
Сезне мәктәп тәмамлавыгыз белән чын күңелдән котлыйбыз! Тормыш биографиягезнең һәр бите иҗади эзләнүләр, намуслы хезмәт җиңүләре белән бизәлсен. Һәрчак бәхет һәм уңышлар насыйп булсын сезгә, чыгарылыш сыйныф укучылары!
Канат ярган нәни кошлар сыман
Талпынасыз очып китәргә,
Яшьтән күңелегензне җилкендергән
Хыялларны чынлык итәргә.
Аерыласыз сөйгән мәктәп белән
Гомерегезнең алсы таңында.
Хәерле юл теләп озатабыз
Саф чәчәктәй тормыш язына.
-
"Ал җилкән" лагереның егерме беренче көне 25.06.2015

"Ал җилкән" лагереның күңелле, төрле ачышларга бай, истәлекле көннәре инде ахырына якынлашты. Балалар биредә ял итеп кенә калмады, ә төрле иҗади һәм спорт чараларында актив катнашты. Бүген дә алар өчен мәктәп стадионында Сабантуй бәйрәме оештырылды. Укучылар һәр уенда бик теләп катнаштылар, истәлекле бүләкләр алдылар. Саубуллашканда исә укучылар киләсе елга янәдән очрашырга сүз куештылар.
-
"Ал җилкән" лагереның егерменче көне 24.06.2015

Бүген ГТО нормаларын тапшыру буенча фестиваль үткәрелде. Аны физкультура укытучысы Мавлетов Б.М. оештырды.
-
"Ал җилкән" лагереның унтугызынчы көне 23.06.2015

Бүген ял һәм сәламәтләндерү лагерена йөрүче укучылар "Авылым табигате" рәсем конкурсында катнаштылар, күлгә сәяхәт кылдылар. Көннең икенче яртысында хәрәкәтле уеннар уйналды.











