Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422062, Республика Татарстан, Сабинский район, п. Лесхоз, ул.Минниханова, 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-42-34 |
| E-Mail: | Leshoz.Saba.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» |
| Руководитель: | Габдрахманова Гузель Файсаловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 43 |
| У нас учат: | 3 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
Саф һавада 01.02.2024

И, рәхәттә соң саф һавада, чаңгы шуарга. Көн шундый матур. Новиков Славик абыйларына зууур рәхмәт! Балаларны соендереп чаңгы юлы ясап биргән өчен.



-
Транспорт төрләре. КамАЗ машинасы һәм самолет белән танышу. 01.02.2024

Кечкенәләр төркеме балалары белән атна темасы буенча транспорт төрләре белән таныштык. Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүне дәвам итәбез. Аларның төсен, формасын, детальләрнең исемнәрен истә калдыру өстендә эшлибез."Шоферлар", "Поезд" уеннарын аеруча яратып уйнадык. "Светофор утлары" җырын тыңладык.
-
"Әти,эни, мин-спорт сөюче гаилә!" 27.01.2024

2024 нче ел-Гаилә елы дип игълан ителде. Шул уңайдан уртанчылар төркемендә "Әти, әни, мин-спорт сөюче гаилә" дип исемләнгэн спорт бәйрәме уткэрелде.Күркәм чарада балалар, әти-әниләр теләп катнаштылар, уеннарда бердәм булып җитезлектә, тапкырлыкта көч сынаштылар. Бәйрәмдә катнашучы hәр гаилә үзләренең тырыш, уңган, булган, матур гаилә икәнлекләрен тагын бер расладылар.
-
Әти, әни, мин - спорт сөюче гаилә 25.01.2024

2024 ел - "Гаилә елы" дип игълан ителде. Без зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Әти, әни, мин - спорт сөюче гаилә" - дип исемләнгән ярыш-кичә оештырдык. Барлык Әти-Әниләргә бик зур рәхмәт. Бу ярыш-кичә бигрәктә балаларга бик ошады һәм аларның күнелендә бик озак сакланыр әле.
-
БАЛАҺӨНӘР 24.01.2024

БАЛАҺӨНӘР проекты буенча соц. защита һәм "Саба таңнары" редакциясендә булып кайттык.
-
И, туган телем минем! 19.01.2024

И, туган телем минем! Татар телем - туган телем! Бу атнада зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә балалар туган телебез, гореф-гадәтләребез, милли киемнәребез, бизәнү әйберләре, милли бизәкләр турында сөйләштек. Г. Тукайның "Туган тел" шигыре аша балаларыбыз туган телебезнең никадәр кадерле, ягымлы, назлы икәнең аңлап үссен өчен балаларны кечкенәдән, без өлкәннәр барысынада төшендерергә тиешбез.
-
Милли киемнәр. 17.01.2024

Бу атнада туган тел, милли киемнәр, уеннар, гореф-гадәтләр турында сөйләшәбез, җырлыйбыз, уйныйбыз. Кечкенәләр белән танып белү шөгылендә дә шул турыда сөйләштек. Кунакка килгән дәү әни балаларны милли киемнәр- калфак һәм түбәтәй белән таныштырды, аларны безгә бүләк итте. Бергәләп "Кәләпүшем-кәләпүш", "Энҗе-мәрҗән калфагым" җырларын җырладык. Татарча биеп алдык.
-
"Чыршы белән хушлашу" 15.01.2024

Буген уртанчылар торкеме балалары, узлэренэ куп соенеч булэк иткэн Яна ел чыршысы белэн хушлаштылар. Алар тагын бер кат чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, чыршыга багышлап жыр-биюлэр башкардылар.Балалар чыршы белән очрашуны киләсе елда да көтеп калуларын белдерделәр.
-
"Яңа ел" бәйрәм иртэсе 24.12.2023

Бүген уртанчылар төркемендә “Тылсымлы сандык” дип аталган Яңа ел иртәсе булып узды. Кар малае, Убырлы, Кыш бабай hәм Кар кызы белән очрашып, балалар дәртле җырлар җырладылар, кызыклы уеннар уйнадылар һәм күңелле итеп биеделәр. Бүләккә барысы да Кыш бабайдан татлы бүләкләр алдылар.
-
Новогодняя ёлочная игрушка 23.12.2023

Воспитанники подготовительной, старшей группы и их родители приняли участие в конкурсе детского сада на тему "Новогодняя ёлочная игрушка" в разных номинациях и были награждены грамотами. Спасибо Вам за участие!











