Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422062, Республика Татарстан, Сабинский район, п. Лесхоз, ул.Минниханова, 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-42-34 |
| E-Mail: | Leshoz.Saba.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» |
| Руководитель: | Габдрахманова Гузель Файсаловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 43 |
| У нас учат: | 3 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 ( 46 ) 47 48 49 50 >>
-
Нәни чебиләр. 26.02.2018

Кечкенәләр төркеме белән халык авыз иҗаты белән танышуны дәвам итәбез. Бүген дә без "Тавык чыкты урамга" дигән җырлы биюле уенны уйнадык.
Тавык чыккан урамга,
Яшел чирәм чүпләргә.
Аннан чыкты чебиләр,
Йомшак сары бәбиләр.
Ко-ко- ко.
Китмәгез сез еракка,
Бөртекләр чүпләгез!
Тәмле бөҗәкне каптык,
Аннан соң без су эчтек,
Йөгереп өйгә качтык...
-
Иң кадерле кешемә бүләк! 22.02.2018

Менә тиздән зур бәйрәмнәрнең берсе булган Ватанны саклаучылар көне килеп җитә. Шул уңайдан зурлар төркеме балалары да үзләренең иң кадерле кешеләре-әтиләренә бүләк әзерләү белән мәшъгуль булдылар. Бу атнада бу бәйрәм атна темасы буларак та билгеләнгән иде. Шуңа күрә балалар белән шөгыльләрдә һәм режим моментларында да бу турыда куп кенә мәгълүмат бирелде. Менә алар чын күңелдән бик теләп бүләк ясадылар. Алар ясаган инструментлар җыелмасы әтиләргә бик кадерле бүләк булыр дип ышанасы килә.
-
Урман музее хезмәткәрләре бездә кунакта. 22.02.2018

Бүген бездә Лесхоз бистәсендә эшләп килүче Урман музее хезмәткәрләре зурлар төркемендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган бик матур чара үткәрделәр.Балаларга Рузия һәм Рания апалары башта презентация күрсәттеләр. Аннан эстафета уеннары уйнаттылар, кәгазьдән самолет ясарга өйрәттеләр.Аннан балаларга истәлеккә открытка һәм бүләкләр тапшырдылар. Чара ахырында истәлеккә фотога да төштеләр. Балалар аларга зур рәхмәтләрен әйтеп,тагын килүләрен сорап саубуллаштылар.
-
Рус теле шөгыле. 21.02.2018

Бүген зурлар төркеме балалары рус теле шөгылендә "Киемнәр" темасын өйрәнүне дәвам иттеләр. Аларга кунакка татар кызы Айсылу һәм рус кызы Маша кунакка килде. Алар үз милләтләренең костюмнары турында сөйләделәр. Рус кызы Маша балаларга күчтәнәч итеп "Маша һәм аю" мультфильмын алып килгән иде. Мультфильм карап бетергәч балар бу мультфильмдагы Маша милли киемдә түгеллегенә игътибар иттеләр. Алар милли киемнәрне күбрәк бәйрәмнәрдә киелгәнен белделәр.
-
Әтиемә бүләк. 21.02.2018

Без бүген Кечкенәләр төркеме белән 23 февралгә багышлап кадерле әтиләргә бүләкләр ясадык.
Бүгенге бәйрәм көнендә
Котлыйм сине әтием
Бәхет, шатлык,озын гөмер
Нык сәламәтлек телим.
-
Физкультура шөгыле. 20.02.2018

Зурлар төркеме балалары саф һавада үтә торган фикультура шөгылендә чаңгы шуу күнекмәләрен дәвам итәләр. Алар чаңгы кию һәм салу, ничек дөрес шуу, таякны кулга ничек кияргә икәнлегенә төшенәләр. Аларга мондый шөгыль бик ошый. Саф һавада булу сәламәтлек өчен дә бик кирәк.
-
Муса Җәлил - халык улы. 15.02.2018

15 февральдә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 112 ел булды. Бездә балалар бакчасында балалар белән Муса Җәлилнең шигырьләрен, аның шигырьләренә иҗат ителгән җырларын өйрәндек. Аның "Сәгать", "Күке", "Куян" шигырьләрен бик кызыксынып, яратып тыңладылар һәм өйрәнделәр.
-
Без теннис уйныйбыз 14.02.2018

Тренер Реваль Евгеньевич балаларны теннис уйнарга өйрәтә. Балалар бик яратып шөгыльләнәләр. Реваль абыйлары балаларны спорт белән дус булырга, куркып калмаска, үзләрен дөрес тота белергә һәм шулай ук теннис уйнау алымнарына өйрәтә.
-
14февраль-Изге Вәли көне. 14.02.2018

Бүген зурлар төркеме балалары бу бәйрәм каян килеп чыгуы турында кыскача мәгълүмат алдылар. Алар үзләренең иң кадерле кешеләре дип санаган гаилә әгъзаларына бу бәйрәм символы буларак йөрәк- медальон ясап бүләк иттеләр.
-
Туган көн 12.02.2018

Эмильгә 5 яшь. Без аны чын күңелдән туган көне белән котлыйбыз.











