Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422062, Республика Татарстан, Сабинский район, п. Лесхоз, ул.Минниханова, 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-42-34 |
| E-Mail: | Leshoz.Saba.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» |
| Руководитель: | Габдрахманова Гузель Файсаловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 43 |
| У нас учат: | 3 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 ( 37 ) 38 39 40 >>
-
1 октябрь- өлкәннәр көне. 01.10.2018

Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Лесхоз мәдәният йортында "Өлкәннәр-Сез тормыш бизәге!" дип аталган зур чарада катнаштылар. Алар әби-бабайларга җыр, шигырьләр һәм бию буләк иттеләр.Алар чыгышын залда утырган һәркем бик җылы кабул итте.
-
27 сентябрь- бакча хезмәткәрләре көне 27.09.2018

Бүген зурлар төркеме балалары барлык бакча хезмәткәрләрен бәйрәм котлавы белән тәбрикләде. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
Бәйрәм белән. 27.09.2018

Бүген 27 сентябрь, Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә тәрбия хезмәткәрләре көне уңаеннан кечкенәләр төркеме балалары белән, без бүләккә стенгазета ясадык. Балалар нәни кулларын краска белән буяп чәчәкләр ясады.
-
Чын күңелдән... 25.09.2018

Бу атнада балалар үзләренең яраткан бакчалары, анда эшләүче апа-абыйлар бәйрәме булуын истә тотып аларны бәйрәм белән котлап китәргә булдылар.Бүген алар үз куллары белән бәйрәм открыткасы ясарга булдылар. Открыткалар бик матур килеп чыкты.
-
Әвәләү шөгыле 21.09.2018

Буген әвәләү шөгылендә зурлар төркеме балалары йорт кошлары-каз һәм урдәк фигурасын әвәләргә өйрәнделәр. Шөгыль башында алар Ваня исемле малай турында хикәя тыңладылар. Хикәя эчтәлеге буенча әңгәмә кордылар, аннан соң үзләре күлдә йөзүче урдәкләрне әвәләп күргәзмә ясадылар.
-
Рәсем шөгыле.Каен һәм имән агачы. 21.09.2018

Балалар бу шөгыльдә каен һәм имән агачын ясап карадылар. Алар башта көзге урман рәсемен карадылар. Урманда нинди агачлар үсүе белән таныштылар. Аннан каен һәм имән агачы рәсемен чагыштырдылар. Агачларның өлешләрен әйттеләр. Аннан бик тырышып үзләре дә ясап куйдылар.
-
Боз сараенда кунакта 18.09.2018

Менә көтеп алган шөгыльләр боз сараенда да башланып китте. Бүген без боз сараенда булып кайттык. Тренерыбыз безне боз сараенда тимерякта шуу серләренә төшендерә башлады.
-
Көзге кросс 2018 16.09.2018

Бүген безнең бистәдә көзге кросс 2018 үтте. Безнең бакчадагы зурлар төркеме балалары да бу чарагга теләп катнаштылар. Зурлар төркеме балалары үзләренең йөгерү осталыкларын күрсәттеләр. Соңыннан балаларга истәлеккә бүләкләр тапшырылды.
-
Занятие русского языка в старшей группе 13.09.2018

Вот наступил новый учебный год. Дети с нетерпением ждали героев из занятий.Сегодня у нас в гостях были Мурка и ее друзья. Они нам показали кукольный театр и поиграли с нами. Во время игр дети научились отвечать на вопросы, составлять маленький рассказ о любимой игрушке.
-
Бакчабызда бәрәңге алу өмәсе. 08.09.2018

Яз башыннан куелган хезмәт бүген үз җимеше белән барчабызны сөендерде. Бәрәңге быел бик мул уңыш бирде. Алдагы көндә шул уңышны исәнсау ашарга язсын!!!











