Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422062, Республика Татарстан, Сабинский район, п. Лесхоз, ул.Минниханова, 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-42-34 |
| E-Mail: | Leshoz.Saba.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» |
| Руководитель: | Габдрахманова Гузель Файсаловна |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 43 |
| У нас учат: | 3 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Лесхозский детский сад «Ляйсан» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 ( 106 ) 107 108 109 110 >>
-
Кечкенәләр төркеме. Юлларда иминлек кирәк. 16.01.2015

Кечкенәләр төркеме балалары белән "Юлларда иминлек кирәк" атналыгында светофор белән таныштык, светофорда кызыл ут янганда кузгалмаска, сары ут янганда сабыр булырга, ә инде яшел ут янганда юл аша чыгарга яраганлыгын өйрәндек. Балаларга чын светофорны үз күзләре белән күреп зебра аша чыгу исләрендә калды.
-
Уртанчыларда рус теле чарасы күрнеше. 15.01.2015

Уртанчылар төркеме балалары рус теле шөгылындә "Это я" дигән тема астында эшләделәр.Эш дәфтәрендәге биремне дә бик төгәл һәм игътибар белән башкарырга тырыштылар.
-
Кар бабай 15.01.2015

И күңелле дә соң кыш! Бигрәк тә җепшек көннәре булганда. Менә бүген дә балалар кардан төрле җәнлекләр, Кар бабай, мотоцикл һәм тагы әллә ниләр әвәләп уйнадылар.
-
Хәрәкәттә-бәрәкәт 14.01.2015

Атнага ике тапкыр зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Нарат" боз сараенда тимераякта шуалар. Саф һавада хәрәкәт үзенекен итә - балаларның күңеле шат! Ә автобуста барганда-кайтканда балалар юлда йөрү, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен, юл билгеләрен ныгыталар.
Два раза в неделю дети старшей и подготовительной группы посещают Ледовый дворец "Нарат". Они занимаются на кружке "Хоккей". По дороге закрепляют знания правил дорожного движения и правил поведения в общественном транспорте (в автобусе). -
“Светофор безнең дустыбыз” 13.01.2015

...Янып тора өч күзе,
Күреп тора ич безне.
Әйтеп тора өч сүзне:
- Кузгалма ! – ди, – кызыл күз.
- Сабыр! – ди, – сары күз.
- Ярый, – ди – яшел күз. -
Сыйланыгыз, кошкайлар! 12.01.2015

Салкын кыш көннәрендә канатлы дусларыбызны без онытмыйбыз!
-
Кыш бабай бүләге 10.01.2015

Балаларыбызга район башлыгы - авылдашыбыз Рәис Нургали улы Минниханов Яңа ел бүләге ясады. Җигүле болан, милли киемле Кыш бабай һәм Кар кызы, Сөембикә манарасы балаларда зур кызыксыну, соклану уятты.
-
Исәнме,Яңа ел! 28.12.2014

Уртанчылар төркемендә күңелле Яңа ел бәйрәме булып узды.Кунакка Кар бабай,Кыш бабай һәм Кар кызы да килде.Балалар мавыктыргыч шигырьләрен кызык һәм сәнгатьле итеп сөйләделәр.
-
Кечкенәләр төркеме. Яңа ел бәйрәме 28.12.2014

Безгә кыш бабай килгән,
Яңа ел алып килгән.
Капчыгына күп итеп
Бүләкләр салып килгән.
-
Тиздән Яңа ел! 27.12.2014

Яңа елны матур итеп каршылау, тирә-якка ямь, бакчабызга бәйрәм рухы өстәү максатыннан бакча яны мәйданчыгына төрледән-төрле кар сыннары ясадык.











