Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Корсабашская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья"
Визитная карточка
| Адрес: | 422051 Республика Татарстан, Сабинский район, село Корсабаш, улица Школьная, дом 26 |
| Телефон: | +7(843)-624-97-38 |
| E-Mail: | Korsabash.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Корсабашская школа-интернат " |
| Руководитель: | Шарипов Айдар Нагимович |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 54 учеников |
| У нас учат: | 21 учитель (дефектолог) |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Корсабашская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья" - новости
Страницы: << ( 91 ) 92 93 94 95 96 97 98 99
-
Парламент дәресләре 25.04.2013

Бүген мәктәбебездә парламент дәресләре үткәрелде. Дәүләт символларын искә төшерү, Татарстан гимны сүзләре белән танышу, төрле уеннар уйнау күңелле узды.
-
"В гостинной профессора Хиггинса" 23.04.2013

6 нчы сыйныф укучысы Саляхиева А. һәм 7 нче сыйныф укучысы Нигматзанова Г. инглиз теленнән III Республика фонетик конкурсында ("В гостинной профессораХиггинса") актив катнашып, сертификатка лаек булдылар. Җитәкчеләре: Кашапова А.Р., Котдусова А.И.
-
Электроэнергия
18.04.2013
Энергияне сакчыл тоту hәм әйләнә-тирә дөньны саклауга сакчыл караш тәрбияләү максатыннан бүген hәр сыйныфта тәрбия сәгатьләре үткәрелде.
-
"Аҗаган - 2013" 17.04.2013

17 апрель көнне Сабабаш төп гомумбелем бирү мәктәбендә хәрби-патриотик уен "Аҗаган -2013" зонаара ярышлары үтте. Безнең мәктәп укучылары да бу уенда катнашып уңышлы гына чыгыш ясадылар: автомат сүтеп-җыюда егетләр арасында Шарипов Ришат - 1 урын, кызлар арасында Шаймурзина Илүзә -1 урын, пневматик мылтыктан атуда Ибраев Фидәрис -1 урын, ОЗК киюдә Хуҗиева Гөлия - 3 урын, "подтягивание туловище из положения лежа" Шаймурзина Илүзә - 3 урын. Биш мәктәп арасында 3 урынны яуладылар. Молодцы!!!
-
Каникулда күңелле ял итәбез 29.03.2013

Менә укучыларның көтеп алган язгы каникуллары да килеп җитте. Һәм укучылар аны бер дә бушка үткәрмиләр.
-
Әлифба бәйрме 23.03.2013

22 март көнне 1 сыныф укучылары "Әлифба бәйрәме" үткәрделәр.
-
Нәүрүз килә 22.03.2013

21 март көнне мәктәбебездә Нәүрүз бәйрәме үтте. Укучылар театральләштерелгән тамаша карадылар. Бәйрәм җыр-биюләр, уеннар белән үрелеп барды шуннан соң барысы да карга боткасыннан авыз иттеләр.
-
Урман көне 21.03.2013

21 март - Халыкара урман көне буларак билгеләп үтелә. Шушы уңайдан 21 март көнне мәктәп күләмендә урманнарны саклауга багышланган чара үтте.
-
8 март - Халыкара хатын-кызлар көне 07.03.2013

Бүген мәктәбебездә 8 март- Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган концерт булды.
-
Конференция 28.02.2013

27.02.2013 көнне Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында Ә.Кәримуллинның иҗаты, милли мәдәният традицияләре белән таныштыру максатыннан Әбрар Кәримуллин исемендәге укучыларның фәнни – гамәли конференциясе булып узды. Укучылар үзләренең фәнни эшләре белән “Татар филологиясе”, “Рус филологиясе”, “Инглиз теле”, “Тарих”, “Татар халкының мәдәнияты һәм тарихы” секцияләрендә чыгыш ясадылар. Фәнни-тикшеренү эшләрен Казан (Идел буе) федераль университеты доцентлары һәм профессорларыннан төзелгән жюри әгъзалары бәяләде. .
Әлеге конференциядә безнең мәктәптән дә ике укучы катнашты: 11нче сыйныф укучысы Нафикова Гөлнара, 9нчы сыйныф укучысы Шәйморзин Илнар катнаштылар. Нафикова Гөлнара “Мирсәет Солтангалиев –дәүләт эшлеклесе” исемле эше белән Республика күләмендә II урынны, Шәйморзин Илнар “Татар язучылары һәм шагыйрьләре иҗатында милләт мәсьәләсенең чагылышы” исемле эше белән Республика күләмендә III урынны яуладылар. Аларга мактау грамоталары тапшырылды. Әлеге укучыларга һәм аларның җитәкчеләре Йосыпова Райлә Илгизовнага һәм Җиһаншина Рузалия Зиннуровнага зур рәхмәт.




