Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Корсабашская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья"
Визитная карточка
| Адрес: | 422051 Республика Татарстан, Сабинский район, село Корсабаш, улица Школьная, дом 26 |
| Телефон: | +7(843)-624-97-38 |
| E-Mail: | Korsabash.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Корсабашская школа-интернат " |
| Руководитель: | Шарипов Айдар Нагимович |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 54 учеников |
| У нас учат: | 21 учитель (дефектолог) |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Корсабашская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья" - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 ( 69 ) 70 >>
-
Һәйкәл яны чистарту 23.04.2015

«Язгы изгелек атнасы”нда изге эшләр бик күп башкарылды, шуларның берсе - авылыбызда урнашкан һәйкәлләрнең тирә-янын чистартып, тәртипләп куйдык.
-
“Ветеранга –бүләк” 22.04.2015

Язгы изгелек атнасы .
Укучылар үз куллары белән өлкәннәребезгә бүләкләр ясадылар.
Күңел күкләрегезнең түренә Кояш эләбез
Түзем hәм сабыр булган өчен,
Алдыгызда җиргә кадәр баш иябез!
-
“Брейн-ринг” 22.04.2015

22.04.2015 көнне мәктәп Космонавтика декадасы кысаларында физика укытучысы З.З.Юсупов тарафыннан класстан тыш чара үткәрелде. Укучылар, ике командага бүленеп, “Брейн-ринг” уенында ярыштылар. Уенның раундлары арасында югары сыйныф укучылары физикадан кызыклы тәҗрибәләр ясадылар.Чара укучылар өчен бик файдалы һәм кызыклы булды. Уенда катнашучылар һәм җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнделәр.
-
« Ягымлы телефон» 21.04.2015

Язгы Изгелек атнасы . 21.04.15 « Ягымлы телефон» Заманыбыз шундый инде, бер-беребез белән сирәгрәк күрешәбез, азрак аралашабыз. Бигрәк тә өлкән яшьтәгеләргә авыр – алар бит бүтән вәзгыятькә ияләшкән. Шуңа күрә олыларга игътибарлы булырга кирәклеген кабатлап тору артык булмас дип уйлыйбыз. Туганнарны онытмау изге бурычыбыз булса, бергә эшләгән өлкән иптәшләребезне искә төшереп, аларның хәлләрен белешү дә саваплы гамәл булыр иде.
-
Габдулла Тукай исемендәге VБөтенроссия шигырь конкурсы 21.04.2015

21 нче апрель көнне Казанда Габдулла Тукай исемендәге V Бөтенроссия шигырь конкурсы булып узды. Әлеге конкурста безнең мәктәпнең 2 нче сыйныф укучысы Зиганшина Әдилә дә Муса Җәлилнең “Вәхшәт” шигыре белән чыгыш ясады һәм дипломга ия булды. Җитәкчесе: Зиганшина Рузалия Зиннуровна.
Яңадан – яңа уңышлар сиңа,Әдилә!
-
Китап күргәзмәсе 20.04.2015

20.04.15. Мәктәп китапханәсендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче Аскарова З.Р. укучыларга авыр сугыш еллары турында сөйләде. Әсәрләрдән өзекләр укылды.
-
“Җир- Кояш системасы планетасы” проект эше 17.04.2015

17.04.15 көнне мәктәбебезнең 4 нче сыйныф укучылары үзләренең предметара нәтиҗәле эшләрен күрсәтү максатыннан “Җир- Кояш системасы планетасы” проект эшен башкардылар.
-
Күргәзмә оештырылды 13.04.2015

13.04.15 көнне мәктәп китапханәсендә Космонавтика көненә багышланган күргәзмә оештырылды. Укучыларга Космонавтика тарихы һәм беренче космонавтлар Юрий Гагарин, Валентина Терешкова турында мәгълүмат бирелде.
-
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары 07.04.2015

7 нче апрель көнне Курсабаш урта гомумбелем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары булып узды. Әлеге семинарның темасы: "Татар телен һәм әдәбиятын укытуда заман таләпләренә туры килерлек традицион һәм инновацион алымнар"
Семинарда татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәйморзина Рәмзия Нурисламовна 7 нче сыйныф укучылары белән "Учагыңда утың сүнмәсен" дигән темага дәрес күрсәтте. Зиганшина Рузалия Зиннуровна "Ризаэтдин Фәхретдиннең "Үгет - Нәсыйхәт" китабында боеры фигыльләр" темасына мастер - класс үткәрде.
Семинар эшлекле һәм бик файдалы узды.
-
“ГТО таләпләре – тормыш таләпләре" 01.04.2015

30нчы март көнне “Юный стрелок” түгәрәгенә йөрүче укучылар белән “ГТО таләпләре – тормыш таләпләре ” исемле чара үткәрелде. Түгәрәк җитәкчесе Илнур Корбангалиевич укучыларгаГТО комплесының барлыкка килү тарихы, ГТО комплексының үсеше, яңа ГТО комплексы, ГТО синең өчен: ГТО таләпләре – тормыш таләпләре кебек сорауларга җавап табарга булышты. Укучыларда әлеге сораулар зур кызыксыну уятты.




