• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБДОУ «Корсабашский детский сад «Кояшкай» Сабинского муниципального района РТ»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422051, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Корсабаш, ул.Школьная, зд.29. Филиал 422051, Республика Татарстан, Сабинский район, д.Нижние Отары, ул.Кирова, д.1
Телефон: +7(843)-624-97-30
E-Mail: Korsabash.Saba.ds@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ «Корсабашский детский сад «Кояшкай»
Руководитель: Шайхутдинова Алсу Рафаилевна
Год основания учреждения: 2019
У нас учатся: 7 воспитанников
У нас учат: 1 педагог

Новости

"Әти-әни пар канатым"

Опубликовано: 07.03.2026

Бакчага йөрүче балалар әти-әниләрен бәйрәм белән котладылар. 

Гаиләнең терәге- ир-ат, әти кеше. Безнең татар халкында борынгыдан әти кеше - гаилә башлыгы. Ни әйтсәң дә гаилә аның җилкәсендә тора. Әтиләр ил терәге , гаиләнең төп таянычы да. Безнең әтиләребез без тыныч яшәсен, матур уйнасын, тамакларыбыз тук булсын, илебез имин булсын өчен Ватаныбызны саклаганнар.

Әни - ул һәркем өчен кадерле һәм изге зат. Тормышыбызга ямь бирүче, шәфкатьле, иң мәрхәмәтле газиз кешебез. Әни баласына тормыш бүләк итә, күкрәк сөте белән туендыра, сулышы белән җылыта, назы белән иркәли, гомере буе газиз баласы өчен борчыла. Балалары чын кеше булып үссә, чиксез горурлана. Баланың иң якын киңәшчесе дә, хәленә керүче дә, кайгысын һәм шатлыгын да үз йөрәге аша үткәрүче кеше - ана. Әни -җир йөзендәге иң якын, иң изге сүз. Әниләребез һәрвакыт шат, сәламәт, бәхетле булсыннар!



К списку новостей