МБДОУ «Корсабашский детский сад «Кояшкай» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422051, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Корсабаш, ул.Школьная, зд.29. Филиал 422051, Республика Татарстан, Сабинский район, д.Нижние Отары, ул.Кирова, д.1 |
| Телефон: | +7(843)-624-97-30 |
| E-Mail: | Korsabash.Saba.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Корсабашский детский сад «Кояшкай» |
| Руководитель: | Шайхутдинова Алсу Рафаилевна |
| Год основания учреждения: | 2019 |
| У нас учатся: | 7 воспитанников |
| У нас учат: | 1 педагог |
МБДОУ «Корсабашский детский сад «Кояшкай» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
Спорт ярышы «Мы здоровью скажем ДА» 27.01.2023

Бүген бакчабызда «Мы здоровью скажем ДА» диеп исемләнгән күмәк спорт уены узды. 5 төрле уенда ике команда да үзләренең көчләрен сынадылар. Спорт сәламәтлек өчен зур файда китерүе турында белделәр.
-
Сюжетлы-рольле уен "Ашханәдә" 26.01.2023

Сюжетлы-рольле уен "Ашханәдә"
Максат: “Ашханәдә” сюжетлы-ролен ачык чагылдырып уйнарга гадәтләндерү.
-
Игра с мозаикой. 25.01.2023

Игра с мозаикой развивает различные способности ребенка.
Во-первых, мелкая моторика. Взять фишку, аккуратно вставить в нужное отверстие — довольно сложная операция для маленького мозаиста.
Во-вторых, это внимательность: фишки мелкие, разноцветные, брать надо не просто так, а именно то, что тебе надо, — для этого стоит сконцентрироваться.
В-третьих, мозаика развивает художественный вкус ребенка, позволяет проявить ему творческую активность и служит особым средством познания мира.
В-четвертых, создавая изображение с помощью мозаики, у ребенка развивается целеполагание и целенаправленная деятельность. И, наконец, это развитие усидчивости, аккуратности, произвольности.
-
Сәламәтлек атналыгы. 24.01.2023

Бакчабызда "Сәламәтлек атналыгы" башланды. Атналык кысаларында сәламәт тормыш рәвеше алып баруга юнәлдерелгән эшләр планлаштырылды. Һәр атнаның үз темасы бар. Балалар кече яшьтән үк үзләренең сәламәтлекләрен ныгыту һәм саклау өчен даими эш алып барырга тиешлекне аңлату без педагогларның төп бурычы.
-
Бармаклар ярдәмендә рәсем ясау. 23.01.2023

Бармаклар ярдәмендә рәсем ясау техникасы - иң кызыклы һәм мавыктыргыч техникаларның берсе булып санала. Кече яшьтәге балалар өчен кисточка һәм карандаш тоту әле авыррак, әмма бармаклар белән рәсем ясау бик яхшы эмоцияләр тудыра. Бармаклар белән рәсем ясауны иң кечкенә яшьтән үк башларга кирәк.
-
Хезмәт тәрбиясе. 22.01.2023

Балаларны хезмәт тәрбиясенә өйрәтү уңаеннан кечкенә кулларга көрәкләрне алып кар көрәргә әзерләндек. -
"Туган көннәр белән котлау" 20.01.2023

Бакчабызда балаларның туган көннәрен билгеләп үтү матур күренешкә әйләнеп бара. Балалар туган көн иясен котлап җырлыйлар,бииләр, күмәк туган көн уеннары уйныйлар, матур теләкләр телиләр. Бу чара балаларның дуслыгын ныгыта, бер-берсенә карата дуслык хисе тәрбияли. Ризван белән Азалияның туган көннәре белән котладык.
-
Рәсем шөгыле. "Кышлаучы кошлар" 18.01.2023

Максат:Балаларның кыш һәм кышлаучы кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү һәм рәсем буяу.
Бурычлар :
Үстерү бурычы: Сөйләмдә ясалма һәм кушма сүзләр кулланырга һәм аралашу әдәбенә өйрәтү; бәйләнешле сөйләмне үстерү. Мөстәкыйль фикерләүне үстерү;
Тәрбия бурычы: Кызыксынучанлык ,күзәтүчәнлек, игътибарлык тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: Кошларга сакчыл караш тәрбияләү; табигатьне яратырга, сакларга өйрәтү;
-
Кышкы саф һава. 16.01.2023

Балалар бакчасында кыш көне саф һавада булу чыныктыру алымы сәламәтләндерунең бер төре булып тора. Кышкы саф һавада баланың организмы ныгый, иммунитеты яхшыра, бактерияләргә каршы торучанлыгы кими. Саф һава, барыннан да элек, организм өчен - кислород, чыныгу өчен - салкын һава, яшәү шатлыгын тою. Балалар саф һавада рәхәтләнеп төрле уеннар уйныйлар.
-
"Китап белән танышабыз" 12.01.2023

Китапка кызыксыну уяту, китап дөньясына җәлеп итү, китап белән аралашуга тарту максатыннан, нәниләрне үз яшенә туры килгән матур әдәбият әсәрләре, тәрбияви эчтәлекле китаплар белән таныштыру буенча даими эш алып барабыз. Матур әдәбият белән танышу аркылы бала дөньяның үткәнен, хәзергесен, киләчәген аңлый. Баланы китап белән таныштыру никадәр иртәрәк башланса, аның үсеше шулкадәр уңышлырак була. Нәниләрне китап белән таныштырганда, аның иллюстрациясенә игьтибар итәбез, рәсемне карарга тартабыз, рәсемдәге предметларны атарга, күрсәтергә теләк булдырабыз.
Нәниләр төркемендә тәрбияләнүчеләр әкият китаплары белән танышалар.




