МБОУ "Кильдебякская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | с.Кильдебяк, ул.Школьная 22 |
| Телефон: | +7(843)-624-55-25 |
| E-Mail: | Kildebek.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кильдебякская СОШ" |
| Руководитель: | Мавлитов Нияз Миннахматович |
| Год основания учреждения: | 1968 |
| У нас учатся: | 126 учеников, из них иностранных граждан 6 |
| У нас учат: | 22 |
МБОУ "Кильдебякская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 181 182 183 ( 184 ) 185 186 187 188 189 190 >>
-
Поздравляем! 16.03.2013

Ученик 8 класса Хайбиев Фанис занял 3 место в районных соревнованиях по национальной борьбе в своей весовой категории. (учитель Губайдуллин Р.М.) Поздравляем от души!
-
Милли көрәш буенча ярышлар 15.03.2013

8 сыйныф укучылары Хайбиев Фәнис һәм Аскаров Сәйдәш милли көрәш буенча район ярышында катнашалар. (укытучылары Р.М. Губайдуллин) Уңышлар Сезгә, егетләр!
-
КВН 14.03.2013

Сегодня после уроков прошел КВН в рамках недели химии-биологии. Учащиеся 8-11 классов показывали хорошие знания по биологии и химии, отвечали на вопросы, выполняли творческие задания, ставили опыты. После многочисленных туров победила команда "Алхимики"
-
Химия атналыгы 14.03.2013

Химия атналыгы кысаларында классларда төрле чаралар узды. Укучылар пластик материаллардан төрле матур эшләр ясап күргәзмә оештырдылар, "Химия,экология, биология" дигән темага КВН үткәрделәр, "Химия фронт өчен" дигән темага телдән журнал эшләделәр,плакат һәм стена газеталарына конкурс оештырдылар. Атналык бик кызыклы һәм файдалы узды. Катнашкан укучыларга һәм Әлфия Махмутовнага зур рәхмәт белдерәбез!
-
Биология атналыгы 14.03.2013

Биология атналыгы кысаларында укучылар көче белән стена газеталары чыгарылды, китаплар, рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды. Укучылар кроссвордлар төзеделәр, экология елына багышлап рәсемнәр ясадылар, дәресләрдә "кызыклы биология" темасына өстәмә материаллар тупладылар. "Нәрсә? Кайда? Кайчан? дип аталган викторинада катнаштылар
-
Котлыйбыз! 14.03.2013

13 март көнне армспорт буенча район күләмендә сайлап алу ярышлары узды. Безнең мәктәптән 8 сыйныф укучысы Хәйбиев Фәнис һәм 9 сыйныф укучысы Вәлиева Сөмбелләр үз үлчәyләрендә 1 урын алдылар. (укытучылары Р.М. Губайдуллин) 7.сыйныф укучысы Зарипов Инсаф 4 урынга чыкты.Котлыйбыз һәм алдагы ярышларда уңышлар телибез! Барлык катнашкан укучыларыбызга рәхмәт белдерәбез.
-
Класстан тыш эшләр. 14.03.2013

Сыйныф җитәкчеләре класс сәгатен үткәрүнең төрле формаларын кулланалар. Викторина, әңгәмә, ярышлар еш уза классларда. 13 март көнне 10 сыйныф укучылары "Туган көнең белән, классташ!" дип аталган кичә үткәрделәр. Алар сыйныф җитәкчеләре Абдуллина Л.М. белән күңелле итеп ял иттеләр, төрле ярышлар үткәрделәр, туган көннәр белән котладылар, биеделәр, җырладылар. Әлеге кичәләр укучыларыбызны туплый һәм бердәмлеккә өйрәтә.
-
1-4 сыйныф кызлары ярышты 07.03.2013

7 март көнне 1-4 сыйныф кызлары өчен "Ягез әле, кызлар!" ярышы үткәрелде. Кызлар ике командага бүленеп төрле өлкәдә осталыкларын күрсәттеләр.
-
Бәйрәм кичәсе 06.03.2013

Бүген дәресләрдән соң коллектив белән бәйрәм кичәсе үткәрдек. 3 командага бүленеп ярыштык, иҗади номерлар белән чыгыш ясадык, барлык хатын-кызларны бәйрәм белән тәбрик иттек. Вакытны бик күңелле үткәрдек, оештыручыларга зур рәхмәт!
-
8 март белән! 06.03.2013

Барлык укучы кызларыбызны, укытучыларыбызны, лаеклы ялдагы укытучыларыбызны, техник хезмәткәрләребезне, ашханә эшчеләрен, әби,әниләрне чын күңелдән бәйрәм белән тәбрик итәбез. Иң изге теләкләребезне кабул итеп алыгыз! Гел матур, яшь булып калыгыз, нык сәламәтлек телибез Сезгә! Гомерегез буе "Ярый әле, Син бар!" дигән сүзләрне ишетеп яшәргә язсын барыгызга да!













