Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Измя, ул. Школьная, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-75;+7(843)-624-91-95 |
| E-Mail: | Izma.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Изминская СОШ" |
| Руководитель: | Гибадуллин Зульфат Фоатович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 248 |
| У нас учат: | 30 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 ( 96 ) 97 98 99 100 >>
-
"Язгы игелек атнасы" 14.03.2018

Бүген мәктәбебездә язгы игелек атнасының өченче көне “Халыкара елгалар көне” темасы белән үтте. Шул уңайдан үткәрелгән “Сулыкларны саклыйбыз” акциясенә һәр укучы тамчы ясап, аңа үз фикерләрен язып актив катнашты. Китапханәче Хабибуллина Ф.Т. 4нче сыйныф укучылары белән “Елгаларны саклыйк!”темасына китапханә дәресе үткәрде.
-
"Язгы игелек атнасы" 13.03.2018

Татарстанда 2018нче ел “Лев Николаевич Толстой” елы дип игълан ителде. «Язгы игелек атнасы»ның икенче көне шушы темага багышланып, аның мәсәлләре буенча сәнгатьле сөйләм конкурсы оештырылды. Шулай ук укучыларыбыз авыл китапханәләрендә булып, яңа китаплар белән таныштылар. Әлеге китапларны гаиләләрендә бергәләп укыдылар.
-
"Язгы игелек атнасы" 12.03.2018

Бүген мәктәбебездә “Язгы игелек атнасы-2018” акциясе старт алды. Әлеге акция турында стенд төзелеп куелды. Укучылар план белән таныштырылып, атналык дәвамында эшләнәчәк эшләргә юнәлеш бирелде. 5нче сыйныф укучылары белән Дуслык дәресе, 6нчы сыйныф укучылары белән “Дуслык белән көчле без” темасына сбор үткәрелде. Тәнәфесләрдә флешмоб-биюләр оештырылды.
-
10.03.2018

Бүген мәктәбебездә ООО "Сабылен" җитәкчесе Габдрахманов Р.В. булып, 8-11нче сыйныфлар белән очрашты. Расил Василович укучыларны үзе җитәкчелек иткән оешма, оешманың нинди эшчәнлек белән шөгыльләнүе турында таныштырды. Һәр укучыдан киләчәктә нинди һөнәр сайларга, кайсы уку йортында белем алырга теләүләре турында сорап, үзенең киңәш һәм тәкъдимнәрен бирде. Сыйныф сәгате барышында укучыларыбыз үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап алдылар.
-
Чаңгы ярышы 09.03.2018

Лесхоз бистәсендә укучылар арасында үткәрелгән чаңгы ярышында мәктәбебез командасы 1нче урынга лаек булды. Укучыларыбызга алга таба да зур җиңүләр телибез.
-
09.03.2018

Бүген мәктәбебездә 8-11нче сыйныф укучылары өчен бәйрәм кичәсе оештырылды. Егетләребез һәм кызларыбыз берничә турда көч сынашып үзлренең осталыкларын, тапкырлыкларын күрсәтте.
-
Ягез әле, кызлар! 07.03.2018

Язның беренче бәйрәме - 8 март унаеннан 5-7нче сыйныф кызлары белән "Ягез әле, кызлар!" бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә укучыларыбызның җитезлекләре, тапкырлыклары, уңганлыклары сыналды
-
Әлифба бәйрәме 03.03.2018

Кадерле әлифбам
Инде китәсең миннән.
Әлифбам – беренчесе,
Әнием күк кадерлесе.
Бүген мәктәбебездә зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме үткәрелде. 1нче сыйныф укучылары үзләренең яраткан дәреслекләре белән саубуллаштылар.
-
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары семинары 02.03.2018

Бүген мәктәбебездә Әтнә районы мәктәпләренең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары булды. Алар мәктәбебез тормышы, мәктәбебездә эшләп килүче түгәрәкләр эшчәлеге белән таныштылар.
-
01.03.2018

Габдрахманова Лилия и Сафиуллина Иделия заняли призовые места в первенстве Республики Татарстан по горнолыжному спорту (тренер - Галиев А.Г.)







