Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Измя, ул. Школьная, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-75;+7(843)-624-91-95 |
| E-Mail: | Izma.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Изминская СОШ" |
| Руководитель: | Гибадуллин Зульфат Фоатович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 248 |
| У нас учат: | 30 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 ( 87 ) 88 89 90 >>
-
Лагерьда 15нче көн 18.06.2018

Иртәнге аштан соң "Безгә бергә күңелле" - "Елмай" дип исемләнгән фотосессиядә балалар бик теләп катнашты. "Истәлекле урыннар буйлап" дип аталган туган якны өйрәнү шөгылендә җирлегебездәге тарихи урыннар белән таныштылар, экскурсия оештырылды.
-
Лагерьда 14нче көн 15.06.2018

Бүгенге көнебез дә күңелле үтте. Балалар белән "Дуслык утравы" исеме астында чара, "Туган ил сагында" дип исемләнгән рәсем конкурсы, табигать кочагында күңелле уеннар, ә төшке аштан соң футбол турниры үткәрелде.
-
Лагерьда 13нче көн 14.06.2018

Иртәнге аштан соң балалар белән "Иң акыллы" дигән исем астында викторина үткәрелде. Шулай ук Эзмә авылының иман йорты - мәчетендә булып, имам - хатыйп Илнур хәзрәтнең дә укучыларыбызның күңеленә үтеп керерлек вәгазьләрен игътибар белән тыңладылар.
-
Лагерьда 12нче көн 13.06.2018

Бүген лагерьга йөрүче балалар белән Эзмә ФАП фельдшеры Шәйхетдинова Г.Ш. "Начар һәм куркыныч гадәтләр" дигән темага әңгәмә үткәрде. "Безнең туган як" дигән рәсем конкурсында, флэшмоб, саф һавада уеннарда да балалар актив катнашты.
-
Лагерьда 11нче көн 12.06.2018

Бүген - Россия көне. Шул уңайдан укучылар белән әлеге бәйрәмгә карата төрле чаралар уздырылды.
-
Лагерьда 10нчы көн 11.06.2018

Укучыларыбыз инеш буенда экскурсиядә булды, суда куркынычсызлык темасы буенча әңгәмә үткәрелде, сулыкларда яшәүче хайваннар һәм үсемлекләр турында белемнәре ныгытылды. "Тылсымлы пластилин" һәм "Кәгазь - могҗиза" шөгыльләрендә дә укучыларыбыз актив катнашты һәм бик матур эшләнмәләр ясады.
-
Лагерьда 9нчы көн 09.06.2018

Лагерьда экология атналыгы дәвам итә. Төшке ашка кадәр укучылар "Табигатьне саклыйбыз" темасы астында проект эшләре эшләделәр, шулай ук конфет тышлыкларыннан кул эшләре ясалды. Көнебез Олыяз авылындагы роботлаштырылган сөтчелек комплексына экскурсия белән тәмамланды.
-
Республиканское родительское Интернет-собрание "Каникулы с пользой" 08.06.2018

Каникулы с пользой (Об организации отдыха и развитии детей в летний период)
Трансляция заседания в режиме он-лайн будет вестись с 10:30 до 12.00 на сайте Казанского инновационного университета имени В.Г.Тимирясова по адресу:http://киу.рф/. Предварительная регистрация для просмотра интернет-собрания не требуется. В процессе трансляции будут даны ответы на наиболее интересные из заранее присланных вопросов. Вопросы принимаются по адресу электронной почты: roditelirt@mail.ru/
По вопросам аккредитации СМИ обращаться по телефону 8-927-413-32-37 или e-mail:mvasileva@ieml.ru Марина Васильева, Управление внешнего продвижения КИУ.
-
Лагерьда 8нче көн 08.06.2018

Бүген укучыларыбыз өчен район үзәгенә сәяхәт оештырылды.
-
Лагерьда 7нче көн 07.06.2018

Көнебезнең беренче яртысы "Чишмә сукмаклары буйлап" дип аталды. Балалар чишмәләргә экскурсиягә бардылар, аларның тирә - ягын җыештырдылар, отрядларда авыл чишмәләренә багышланган проект эшләре эшләделәр. Төшке аштан соң күңелле уеннар оештырылды.







