Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Измя, ул. Школьная, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-75;+7(843)-624-91-95 |
| E-Mail: | Izma.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Изминская СОШ" |
| Руководитель: | Гибадуллин Зульфат Фоатович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 248 |
| У нас учат: | 30 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 31 32 33 34 ( 35 ) 36 37 38 39 40 >>
-
"ТаланФест" район конкурс-фестивале 02.03.2023

Бүген Эзмә урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучылары Әхмәтова Камилә, Зарипова Алсу һәм Мөхетдинова Адилә "Талантфест" район конкурсында "Сәнгатьле уку" нминаөиясендә уңышлы чыгыш ясап кайттылар.
-
1 март-Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне 01.03.2023

1 март-Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне уңаеннан Саба муниципаль районының гражданнар оборонасы буенча белгече Тимергалиева Ландыш Рушановна катнашында ачык тормыш иминлеге нигезе дәресе үткәрелде.
-
27.02.2023

Бүген, 27нче февраль көнне Эзмә урта мәктәбенең "Балачак"драма түгәрәгендә шөгелләнүче укучыларыбыз җитәкчеләре Нәфисә Солтанәхмәт кызы белән Саба район мәдәният йортында Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә драма театрының "Онытмаска иде үткәнне" дип аталган спектаклен тамаша кылдылар.
-
Турнир по волейболу на кубок имени воинов-земляков, погибших в Афганистане и посвящённый 34-летию вывода войск из Афганистана 25.02.2023

25февраля команда юношей МБОУ"Изминская СОШ" приняла участие в турнире по волейболу на кубок имени воинов-земляков, погибших в Афганистане и посвящённый 34-летию вывода войск из Афганистана и заняли 3 место.
-
25.02.2023

25 февраля 2023 года прошла военно-спортивная игра «Зарница -2023». Участники разделились на две команды: «Зеленые», «Красные».
Увлекательные соревнования проводились для учащихся 1-11-х классов.
Игра проходила очень дружно и организованно. Каждый из участников понимал, что сегодня действительно один за всех, и все за одного.
Обе команды прошли этапы очень достойно. Такие мероприятия как «Зарница» способствуют сплочению детского коллектива, развитию физических качеств школьников, привлечению детей к здоровому образу жизни, выработке навыков действий в экстремальных ситуациях. Благодаря слаженной работе коллектива школы игра «Зарница» прошла организованно, интересно, познавательно.
-
"Геройлар белән диалог" проекты кысаларында интернациональ бурычларын Әфган җирендә үтәп кайткан якташларыбыз белән очрашу 22.02.2023

22нче февраль көнне "Геройлар белән диалог" проекты кысаларында интернациональ бурычларын Әфган җирендә үтәп кайткан якташларыбыз белән очрашу кичәсе үткәрелде. Чарада ике тапкыр "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнелгән Шарипов Халит Фәрит улы, "Кызыл йолдыз" ордены кавалеры Газизуллин Мөнир Кәрәм улы, Фәйзуллин Фирденанд Гыйльмулла улы, Татарстан Республикасы Әфганстан сугышы инвалидлары һәм ветераннары берлегенең Саба территориаль бүлекчәсе җитәкчесе Әхмәтшин Илшат Зиннур улы катнаштылар. Алар Әфган сугышының авыр хатирәләре белән уртаклаштылар.
-
Сугышчы - интернационалистлар һәм Украинада махсус хәрби операциядә катнашучылар якташларыбыз хөрмәтенә багышланган хоккей турниры 22.02.2023

Бүген, 22нче февраль көнне, Эзмә урта мәктәбе бозында Сугышчы - интернационалистлар һәм Украинада махсус хәрби операциядә катнашучылар якташларыбыз хөрмәтенә багышланган хоккей турниры башланып китте. Турнирны Эзмә урта мәктәбе директоры Зөлфәт Фоатович ачып җибәрде. Әлеге чарада интернациональ бурычларын Әфган җирендә үтәп кайткан якташларыбызда Фәйзуллин Фирденанд Гыйльмулла улы,Шарипов Халит Фәрит улы , Татарстан Республикасы Әфганстан сугышы инвалидлары һәм ветераннары берлегенең Саба территориаль бүлекчәсе җитәкчесе Әхмәтшин Илшат Зиннур улы, "Кызыл йолдыз" ордены кавалеры Газизуллин Мөнир Кәрәм улы катнашалар.
-
"Солдатка хат" акциясе 21.02.2023

Мәктәбебез укучылары "Солдатка хат" акциясендә катнашуларын дәвам итәләр. 2Асыйныф укучылары да бу акциягә теләп кушылдылар. Алар, сыйныф җитәкчеләре Эльмира Хәмит кызы белән берлектә махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларыбызны 23нче февраль - Ватанны саклаучылар көне белән котлап матур открыткалар ясадылар, хатлар яздылар.
-
21 февраль-Туган телләр көне 21.02.2023

21 февральдә дөньякүләм туган тел көне билгеләп үтелә. ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге халыкара бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү макстатыннан оешты. Бүгенге көндә галимнәр Җир шарында 7 меңнән артык тел булуын әйтәләр. Һичшиксез, алар арасында миллиардлаган аралашучы һәм шул ук вакытта бер дистә кеше сөйләшә торган телләр дә бар. Хәзерге заманда күпчелегебез ким дигәндә 2-3 телне камил белә. Һәр халыкның теле үзенчәлекле, күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итә. Ләкин туган тел ул бер генә. Безнең телебез – татар теле. Шуңа күрә һәр татар кешесе үз теленә хөрмәт белән карарга тиеш. Сабыйларыбызның теле туган телдә ачылсын. Телебезнең кулланылыш даирәсен киңәйтү, аны балаларыбызга һәм оныкларыбызга тапшыру – безнең төп бурычыбыз. Шул максаттан, әлеге көн Эзмә урта гомуми белем бирү мәктәбендә зур бәйрәм икәнен хәтерләтте. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары тарафыннан ,,Акыл - батл" бәйгесе үткәрелде. Кичә “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
-
День родного языка 21.02.2023

В честь международного дня родного языка учителя русского языка провели мероприятие "Русский язык начинается с Пушкина".







