Муниципальное Бюджетное Общеобразовательное Учреждение «Гимназия п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 50 |
| Телефон: | +7(843)-622-37-90;+7(843)-622-34-90;+7(843)-622-40-91;+7(843)-622-30-90;+7(843)-622-47-90 |
| E-Mail: | G.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия» п.г.т. Богатые Сабы |
| Руководитель: | Шаймарданов Айнур Нургалиевич |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 1026 |
| У нас учат: | 83 |
Новости
"Ай алкалы татар кызы" бәйгесе
Опубликовано: 13.03.2012
Чәчләрендә энҗе калфак
Җемелди энҗе укасы,
Нур балкытып көлә үзе-
Ай алкалы Татар кызы!
12март көнне Саба гимназисендә укучыларыбызга әдәп – әхлак тәрбиясе бирү, яшь буынга татар халкының гореф – гадәтләрен кайтару, үсеп килүче буынга эстетик тәрбия бирү максатыннан « Ай алкалы татар кызы» бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә 9-11 нчы сыйныф укучыларының иң уңган, булган, чибәр кызлары көч сынашты. Үзләренең җыр – биюгә, аш-суга осталыкларын, тапкырлыкларын, җитезлекләрен кызларыбыз каз канаты сыдыру, табын әзерләү, татар халкыныҗ кичке уеннары күренешләрендә һәм башка бәйгеләрдә күрсәттеләр. 7 төрле сынау аркылы үткән кызларыбыз түбәндәге номинацияләр буенча бүләкләнделәр: "Иң сөйкемле туташ" Галимова Алсу (9А), "Иң таптыр туташ" - Галиева Айгөл (9Б), "Иң уңган туташ" - Зайнагутдинова Гөлинә (10Б), "Иң шаян туташ" - Вахитова Чулпан (10А), ә "Ай алкалы татар кызы" исеменә Закирова Зөхрә (9В) лаек булды. Кызларга уңышлар телибез, һәм киләчәктә дә мондый бәйгеләр гел булып торыр дигән өметтә калабыз.
К списку новостей



















