• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное Бюджетное Общеобразовательное Учреждение «Гимназия п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 50
Телефон: +7(843)-622-37-90;+7(843)-622-34-90;+7(843)-622-40-91;+7(843)-622-30-90;+7(843)-622-47-90
E-Mail: G.Sab@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Гимназия» п.г.т. Богатые Сабы
Руководитель: Шаймарданов Айнур Нургалиевич
Год основания учреждения: 1925
У нас учатся: 1026
У нас учат: 83

Новости

День самоуправления учащихся.

Опубликовано: 28.01.2011

 

28 нче гыйнвар – “Узидарә көне”.


Мин, Шавалиев Айнур Фердинатович, гимназия директоры булып эшләдем. Нинди җаваплы, четерекле хезмәт икән бу! Иртән гимназия территориясен карадым, тәртипме дип тикшереп чыктым. Аннары  урынбасарларымны җыеп, көнне планлаштырдым. Көн дәвамында килеп туган мәсьәләләрне чишү белән шөгыльләндем. 100 сорау, шуларны чиш, җавап эзлә. Шулай да көн яхшы үтте дип саныйм.

Мин, Шириева Элеонора Маратовна, бүген “Узидарә көнен”дә укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары (Маннанова Р.А) булып эшләдем. Көн иртәнге киңәшмәдән башланды. Анда көн буена планлаштырылган эшләр буенча сөйләшенде, линейкага әзерләндек. Иртәнге линейкада  укучыларны көн тәртибе белән таныштырдым, Ясавиев Дамир КАИда үткәрелгән фәнни-тикшеренү эшләре буенча 3 нче дәрәҗәдәге Диплом белән бүләкләнүен җиткердем, укучылар аны  көчле алкышка күмделәр.

Көн азагына якыная. Укытучы хезмәте ничектер җиңел кебек тоелган иде миңа, ләкин бу авыр, ләкин мактаулы хезмәт күп көч сарыф итә, күп энергия сорый икән. Саба гимназиясе педколлективына мин үз исемемнән алга таба зур уңышлар, көч-куәт телим. Сезгә Ходай Тәгалә ныклы сәламәтлек, сабырлык бирсен!

 Мин, Шарафеева  Зөлфия Рафаэлевна,  бүген башлангыч сыйныфлар буенча директор урынбасары булып эшләдем. Минем карамакта 1-4 нче сыйныфлар иде. Эшемне иртәнге киңәшмәдән башладым, аннары укучылар өчен линейка үткәрдем. Анда бүгенге көн, хезмәттәшләрем һәм үзем белән таныштырдым. Тәртип, уку турында сөйләдем.Дневникларны тәртипкә китерергә куштым. Линейкада шулай ук гимназия психологы Каримов Зөлфәт Дилүсович чыгыш ясады. 3-4 нче сыйныфларның көндәлекләрен тикшердем, кайбер укучылар пычрак язалар, язганнарын сызып төзәтәләр. Алар арасында шулай ук көндәлекләрен гел тәртиптә тотучылары да бар. Көндәлекләре чиста, матур булган укучыларны 4 дәрестән соң үткәрелгән линейкада  Грамоталар белән бүләкләдек. Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләү бик җаваплы икән, күп кенә оештыру эшләре сорый. Көн бик тыгыз үтте, бер минут та тик утырып торырга вакыт булмады. Мөбәрәкшина Л.М.га мин алга таба да зур уңышлар телим, сабырлык, түземлелекнең иксез-чиксезе кирәк дип уйлыйм.

 

Мин, Халикова Айгөл Радиковна, көн дәверендә Гөмәрова Р.Р. урынына укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләдем. Завуч буларак, мин 5-6 нчы классларның дневникларын тикшердем. Укытучының имзасы куелмаган килеш, ата-аналары имза куйган. 5 нче Б сыйныфы укучысы Абдуллин Илназ көндәлеге укучы көндәлегенә бер дә ошамаган. Артык зур кисәтүләр юк, шулай да әти-әниләр балаларының көндәлекләрен карамыйлар, укулары белән кызыксынмыйлар икән дигән нәтиҗәдә калдым. 5 нче А классында чиста, матур көндәлекләр күп, аларның хуҗаларына Грамоталар бирелде. Формадан йөрмәүче укучыларга кисәтү ясалды.

Миңа бу көн бик ошады, быел миңа “Үзидарә көне” үзенчәлекле, оештырылган булуы белән күңелгә кереп калды. Бу көнне мин хәтеремдә озак саклармын. Укытучы булу теләгем “сүнде”.

Без, Кәбирова Динә Фаязовна һәм Галиева Алия Хәмитовналар, бүген, 28 нче гыйнвар көнне, оештыручы-педагоглар булып эшләдек. Иртәнге 7.00 сәгатьтә эшебезне башлап җибәрдек. Бүлмәбезнең ишеге 1 минутка да ябылып тормады, кем генә, нәрсә генә сорап кермәделәр... Барысын да эшләргә, һәркемнең сораувына җавап бирергә кирәк. Өлгер генә... Шул арада директор киңәшмәгә чакыра, төрле эшләр куша, җавап табып кына, эшләп кенә өлгер... “Узидарә көнен”нә карата “Минем гимназиям”газетасына  кушымта буларак, “Школа под прицелом” исемендә газетаны чыгарып өлгерергә кирәк. Аңа материаллар язарга, фотолар урнаштырырга кирәк. Шуның өстенә тагын компьютерлар эшләми, туктап, хәтта сүнеп кала. Ярый әле оештыручы-педагог Галиева Н.Н. бар эшнең җаен белә, хәзер, хәзер дип аяк өсте биеп тора. Кыскасы, дәресләр бетте, әле оештыручы-педагогларның эшенең кызган чагы гына... Кичке бәйрәмгә презентация әзерләп өлгер,  уен-тамашаны оештыр... Бер сүз белән әйткәндә, без бик ардык, шул ук вакытта эшнең тәмен һәм ләззәтен тойдык. Көннең күңелле үтүенә чиксез шатлык кичерәбез... Кичке бәйрәм  кызыклы, мавыктыргыч үтәр дип ышанабыз.

Мин, Каримов Зөлфәт Дилүсович, бүген гимназия психологы булып эшләдем. Аның эше күпкырлы икән. Башлангыч сыйныфлар өчен үткәрелгән линейкада чыгыш ясадым. 11 нче класс укучыларыннан үзем өчен кирәкле гаилә хәле турында мәгълүмат алдым. Барлык сыйныф җитәкчеләре эшкә җаваплы карадылар. 10 нчы В сыйныфында наркоманиянең, тәмәкенең зыяны турында видеофильм күрсәттем. Гомумән, мин бүгенге көннән канәгать. Шулай да бу хезмәт бик кирәкле дигән нәтиҗәгә килдем.

Мин, Мотыйгуллина Айсинә Илдаровна, бүген социаль педагог булып эшләдем. Эш бик зур җаваплылык сорый икән, линейкаларда тәртип, туклану, мәктәпнең эчке һәм тышкы кагыйдәләре буенча сөйләдем. Гомумән, балалар белән эшләү бик күңелле икән...

Фотки здесь:

http://saba1.p0.ru/photo/den_samoupravlenija/36



К списку новостей