Муниципальное Бюджетное Общеобразовательное Учреждение «Гимназия п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 50 |
| Телефон: | +7(843)-622-37-90;+7(843)-622-34-90;+7(843)-622-40-91;+7(843)-622-30-90;+7(843)-622-47-90 |
| E-Mail: | G.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия» п.г.т. Богатые Сабы |
| Руководитель: | Шаймарданов Айнур Нургалиевич |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 1026 |
| У нас учат: | 83 |
Новости
С Праздником!
Опубликовано: 08.03.2012
Кадерле кызлар һәм хатын-кызлар!
Сезне язның иң беренче, иң күңелле бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне – 8 Март белән ихлас күңелемнән тәбрик итәм!
Язгы кояш нурлары һәм сезнең ягымлы елмаюыгыз белән яктыртылган бу көнне һәрчак түземсезләнеп көтеп алабыз. Күптәннән килгән традиция буенча,бу бәйрәмдә мәхәббәт, игелек, аналарга һәм хатын-кызларга карата тирән ихтирам хисләре тантана итә. Милләтенә, диненә, яшенә, социаль хәленә карамастан, без барча гүзәл затларыбызга дан җырлыйбыз һәм кадер-хөрмәт күрсәтәбез. Сезгә җир йөзендәге бөек вазыйфа – бала тудыру, кешелекнең яшәешен дәвам итү, гүзәллек, гармония һәм камиллек идеалларына хезмәт итү йөкләнгән.
Шагыйрьләр, рәссамнар, философлар хатын-кызга карата мәхәббәт һәм рәхмәт хисләрен белдерү өчен иң назлы сүзләр, иң җете төсләр тапканнар, иң акыллы фикерләр әйткәннәр. Хатын-кыз образларында иҗатка илһамландыручы гүзәл алиһәләрне гәүдәләндергәннәр, тылсымлы планеталарга һәм күңелне җилкендереп янучы йолдызларга алар исемен биргәннәр. Бүген, егерме беренче гасырда - космик тизлекләр чорында да без, нәкъ элеккечә, сезгә ихластан сокланып, дулкынланып карыйбыз.
Без һәммәбез "әни” дигән изге сүзне ихтирам белән телгә алабыз. Ана сөте белән кергән әхлакый кыйммәтләрне, ана теле белән кергән тиңсез рухи хәзинәне без гомер буе күңелебездә саклап, балаларыбызга, оныкларыбызга бүләк итеп тапшырабыз.
Хөрмәтле кызларыбыз һәм хатын-кызларыбыз, тормышыгыз шатлык белән тулсын, якын кешеләрегез кадерегезне белеп яшәсен.Һәрвакытта да бүгенгедәй көләч йөзле, чибәр, ягымлы булып, дөньяны бизәп торуыгызны дәвам итегез.Саулык-сәламәтлек,эшегездә зур уңышлар Сезгә!
Гимназия директоры Р.Н.Хәбибуллин
К списку новостей



















