Муниципальное Бюджетное Общеобразовательное Учреждение «Гимназия п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 50 |
| Телефон: | +7(843)-622-37-90;+7(843)-622-34-90;+7(843)-622-40-91;+7(843)-622-30-90;+7(843)-622-47-90 |
| E-Mail: | G.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия» п.г.т. Богатые Сабы |
| Руководитель: | Шаймарданов Айнур Нургалиевич |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 1026 |
| У нас учат: | 83 |
Новости
Зарница 2012
Опубликовано: 29.02.2012
Гимназиядә укучыларга патриотик тәрбия бирү буенча ел дәмамында системалы эш алып барыла. Шушы максаттан дәресләр, очрашулар, конференцияләр, ярыш-конкурслар оештырыла.
Бүген, 29 нчы февраль көнне, 7-8 нче класс укучылары өчен "Аҗаган-2012" хәрби-патриотик уены уздырылды. Уенның төп максаты - укучыларның хәрби әзерлеген үстерү, патриотизм һәм бердәмлек хисе тәрбияләү. Уен барышында укучыларыбызның белемнәре, җитезлекләре, тырышлыклары сыналды. Барлык сыйныф укучылары да бу уенга ныклы эзерлек белән катнаштылар. Һәм шуңа күрә ярыш (стройда йөрү, җырлау, урында ориентлашу, хәрби газета чыгару) нәтиҗәләре дә югары булды. Санитар, поварларның һәм разведчиклар әзерлеге дә яхшы дип бәяләнде. Уен строевой смотр белән башланып китте. Строевой смотрдан соң, азимут ярдәмендә хәрәкәт итү һәм биремнәрне үтәү буенча I һәм II роталар көч сынаштылар. Задание үтәп кайтучыларны һәр взводта учак ягып, кайнар аш пешереп каршы алдылар. Барлык төр ярышларда да укучыларыбыз сынатмадылар, роталар арасында җиңү өчен ныклы көрәш барды. Көчләр тигез булса да, ярышның гомуми нәтиҗәләре буенча II рота (7Б,Г,8Б,Г сыйныфлары) җиңү яулады. Бәйрәм югары оешканлык белән бик күңелле үтте. "Яшь сугышчылар" чыдамлыкка, батырлыкка һәм тапкырлыкка зур сынау уздылар.
Уенда катнашкан укучыларыбызның барысын да котлыйбыз. Аларга алга таба да сәламәтлек, һәрвакыт акыллы, тырыш булуларын теләп калабыз.
Смотрите фотографии на медатеке!
Фоторепортаж:
Зарница 2012



















