• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное Бюджетное Общеобразовательное Учреждение «Гимназия п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 50
Телефон: +7(843)-622-37-90;+7(843)-622-34-90;+7(843)-622-40-91;+7(843)-622-30-90;+7(843)-622-47-90
E-Mail: G.Sab@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Гимназия» п.г.т. Богатые Сабы
Руководитель: Шаймарданов Айнур Нургалиевич
Год основания учреждения: 1925
У нас учатся: 1026
У нас учат: 83

Новости

Безнен ветераннар сафта!

Опубликовано: 22.01.2011

"Кешелэргэ кирэклегенне тою – зур бэхет ул"- дигэн бер акыл иясе. Озак еллар хезмэт куйган коллектив, анын житэкчесе ягыннан игътибар тою кунелгэ рэхэтлек бирэ, узенне ялгыз тоймыйсын. Хэр кеше узенен тормышын файдалы, кызыклы, уткэннэр очен укенмэслек итеп яшэргэ тырыша. Гомерен яшь буынны тэрбиялэргэ, белем бирергэ багышлаганнарга бу бигрэк тэ кагыла. Лаеклы ялга чыгып, мэктэп тормышыннан аерылып, ой мэшэкатьлэре белэн генэ яши башлагач, кубебез югалып каладыр тосле. Шуларны исэпкэ алып, 2007 нче елнын 9 нчы ноябре конне гимназия бинасына узлэренен олкэн чордагы тормышларын мэгънэлерэк, кунеллерэк итеп уткэрергэ телэучелэр жыелып, «Хэтирэ» клубы эшчэнлеген башлап жибэрдек. Аена 2 мэртэбэ очрашуга торле профессия кешелэрен чакырып, узебезне кызыксындырган темаларга сойлэшулэр оештырдык.Гимназия дирекциясе хэм профсоюз комитеты 2008нче елнын 13 январе конне Саба урта мэктэбендэ эшлэп лаеклы ялга чыккан укытучыларны чакырып Искечэ Яна Ел бэйрэмен каршылауны оештырды.Бик кунелле очрашу булды ул.Бугенге кондэ Казанда,Мамадыш,Арча ,х.б. районнарда гомер итучелэр дэ кайтканнар иде бу очрашуга.

Э 2009нчы ел Саба урта мэктэбенен 75 еллыгы унаеннан оештырылган чаралар бигрэк тэ кунелгэ утэрлек жылы хэтирэлэр белэн уелып калды

Хэр елны Олкэннэр конендэ,Укытучылар бэйрэмнэрендэ хормэтлэнэбез без.Гимназия дирекциясе хэм профсоюз комитетынын зур булышлыгы белэн  юбилейларны билгелэп утэбез.Алар Сабада яшэмэгэннэренен ойлэренэ барып котлауларны оештыралар.

Э сонгы вакытта атнасына ике тапкыр спорткомплекска, бассейнга йореп, сэламэтлегебезне ныгыту остендэ эшлибез. Бездэн урнэк алып, башка профессия пенсионерлары да кушылды. Безгэ яхшы хэзерлекле тренер Голнара исемле кыз беркетелде. Спорткомплекс директоры Хисамов Рифатка бик рэхмэтлебез.
Бар гомерен математика укытуга багышлаган хормэтле Зэйнэп Галиевна Ахметзянованын 85 еллык юбилеен узе укытып чыгарган укучылары белэн берлектэ билгелэп уту кунеллэрдэ тирэн эз калдырды.
Э 2011 нче елнын 5 нче гыйнвар конендэ «Укытучылар ел»ын озатуга, Ленина Габдулловна Ракованын 75, Рушания Хэлиловна Яхинанын 60 яшьлек юбилейларын уткэрергэ жыелдык. Бу очрашуга районыбызнын мэгариф булеге начальнигы Илфат Фоатович Шакировнын килуе безнен очен зур шатлык булды.Ул юбилярларыбызны котлап изге телэклэрен житкерде,аларга кыйммэтле булэклэр тапшырды.
Жэйге каникулда район мэгариф булеге хэм гимназия тарафыннан бирелгэн автобуста Казан шэхэренэ экскурсиягэ бару традициягэ керде. Бу уку елында да республикабызнын тарихи урыннарына сэяхэт кылу насыйп булыр эле дигэн ышанычта калабыз.

. Ветераннар исеменнэн «Хэтирэ» клубы рэисе Шэйхетдинова Физия Корбан кызы.

 



К списку новостей