Муниципальное Бюджетное Общеобразовательное Учреждение «Гимназия п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 50 |
| Телефон: | +7(843)-622-37-90;+7(843)-622-34-90;+7(843)-622-40-91;+7(843)-622-30-90;+7(843)-622-47-90 |
| E-Mail: | G.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия» п.г.т. Богатые Сабы |
| Руководитель: | Шаймарданов Айнур Нургалиевич |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 1026 |
| У нас учат: | 83 |
Новости
Район мәдәният йорты сәхнәсендә - Саба гимназиясе артистлары!!!
Опубликовано: 04.02.2012
Ел башыннан район башлыгы Р.Н.Миннеханов карары нигезендә һәр оешма халыкка «Хезмәтемдә юлдаш – җыр һәм бию, тормышымда юлдаш – моңлы көй» дип исемләнгән иҗат концертын кую игълан ителде. Саба гимназиясе бу карарны бертавыштан кабул итте, ныклы әзерлек эшен башлап жибәрде. Гимназиябез психологы Гайфуллина А.Ш. , иҗат концертының махсус сценариясен язып, коллективка тәкъдим итте. «Киңәшле эш таркалмас» дигән халык. Концерттан берәу дэ читтә калмады, һәркем узенең фикерен җиткерде. Хореография буенча белгеч Гаррапова Г.Х., хор буенча музыка укытучысы Абдуллин Р.Х., ансамбль һәм аерым жырчылар буенча Шәмсетдинова Л.И., «Яшьлек» театр студиясе җитәкчесе Гыйниятуллин Ю.Н.лар һәр концерт номеры буенча зур оештыру эшләре алып бардылар. Концертның режиссёры Алия Шамиловна һәр детальне сәхнәгә кую үзенчәлеген алдан күреп эшләде.
Концерт бер сюжетка корылган иде. Бер баланың гимназиягә укырга керү теләге, видеосюжеттан күренгәнчә, директор хәер-фатыйхасы белән, тормышка ашырыла. Инновацион мәктәптә укучы бала педколлективта хезмәттә генә тугел, ә тормышта да актив, жыр-биюне, моңны үз итүчеләр булганлыгын анлап ала. Алып баручыларның концертта катнашучыларны (нәкъ менә узлэренэ генә хас булганча) сәхнәгә чакыруы, тамашачыларның ныклы алкышларына күмүе концертның нәтиҗәле булуын күрсәтте. Татар, башкорт, һинд, мари, рус халык биюләре, ретро һәм заманча җырлар, нәфис сүз, якташыбыз Рәйсә Имамиева иҗат иткән “Заманча Галиябану” ремейк-спектакленнән һәр тамашачы уз укытучы-артистын танып алды, хисләрен алкышлар белән күрсәтте.
“Бер булганнан, бар да була!”- дип рәхмәтен белдерде Саба район мәдәният бүлеге җитәкчесе Хафизов М.Г. Хаклык бар бу сүзләрдә. Гимназия педколлективы, укучылары беркайчан да, беркайда да сынатмыйлар. Афэрин!!! Булдырдыгыз!!!
Гимназия дирекциясе исеменнән концертның режиссёры Гайфуллина А.Ш.га, оештыручыларга, концертта катнашучы һәркемгә, укучыларга, ихлас алкышлары өчен тамашачыларга зур рәхмәт белдерәбез. Гаиләгездә ныклы сәламәтлек, тынычлык, хезмәттә тагы да югары урләргә кутәрелүегезне, укуда һәм хезмәттә зур унышлар телибез.
Фоторепортаж:
Концерт наших учителей



















