• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное Бюджетное Общеобразовательное Учреждение «Гимназия п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 50
Телефон: +7(843)-622-37-90;+7(843)-622-34-90;+7(843)-622-40-91;+7(843)-622-30-90;+7(843)-622-47-90
E-Mail: G.Sab@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Гимназия» п.г.т. Богатые Сабы
Руководитель: Шаймарданов Айнур Нургалиевич
Год основания учреждения: 1925
У нас учатся: 1026
У нас учат: 83

Новости

Интервью начальника РОО.

Опубликовано: 18.01.2011

 

Район мәгариф бүлеге начальнигы Шакиров И.Ф.тарафыннан  “Минем гимназиям” газетасына бирелгән  нтервью


Алия. Хәерле көн, Илфат Фоатович! Саба гимназиясендә чыга торган “Минем гимназиям” газетасыннан килдек. Үзебезне кызыксындыра торган сорауларыбызга җавап ишетәсе килә.

Өлфәт. Илфат Фоатович, Сез - районның иң зур тармакларының берсе булган район мәгариф бүлеге начальнигы. Шушы җаваплы вазыйфага керешкәнче, хезмәт юлыгызның беренче баскычында    кем булып эшли башладыгыз.

Илфат Фоатович. 1996- 2003 нче елга кадәр  Завод Нырты урта мәктәбендә тарих фәненнән укыттым, 2003 нче елда Олы Нырты җирле узидарәсендә эшләдем. 2005 нче елдан 2010 нчы елга кадәр Олы Нырты авылы җирлеге башлыгы итеп билгеләндем. Хәзер менә район мәгариф бүлеге начальнигы булып эшлим.

Алия. Сер булмаса, шушы зур тармакның җитәкчесе итеп билгеләнгәч, күңелегездә туган беренче уй-фикерләрегез нидән гыйбарәт иде?

Илфат Фоатович. Беренче булып, әлбәттә, бик җаваплы, авыр тармак, яңарыш кичерә торган вакыты, дигән уй килде күңелгә. Билгеләнгәч, каушап калмаска, яңарыш-үзгәрешләрне, заман таләпләренә туры китереп,  дөрес юнәлеш белән тормышка ашырырга кирәк булыр дип үз-үземә сүз бирдем.

Өлфәт. Беркемгә сер түгел, мәктәп-гимназияләргә электрон журнал, көндәлекләр, электрон дәреслекләр кертелде. Болар турында да Сезнең фикерне беләсе килә.

Илфат Фоатович. Электрон белемне кертү, шулай ук электрон журнал-көндәлекләрне укыту-тәрбия процессында куллану – заман таләбе. Мәктәп белән гаиләнең, гомумән, киң җәмәгатьчелекнең аралашу мөмкинчелекләрен киңәйтү буенча да ул мөһим аралашу чарасы булып тора. Ата-аналарның балаларын контрольдә тотуы өчен зур мөмкинлек. Электрон дәреслекләргә килгәндә, дәреслекләрнең авторлык хокукларын яклау программасы эшләнгән, димәк, тиздән электрон дәреслекләр белән эшләү буенча да эш җәелдереләчәк.

Өлфәт. Электрон журналлар, көндәлекләр, Саба гимназиясеннән кала, тагын ничә мәктәпкә кертелде?

Илфат Фоатович. Барлыгы  9 мәктәптә кулланыла. 2010-11 нче уку елында районыбызның калган  мәктәпләренә дә укытучыларга ноутбуклар биреләчәк. Проблемаларның булуын да әйтеп китүне кирәк саныйм. Wifi ның эшләп бетермәве, мәктәпләрнең, шул исәптән сезнең гимназиянең барлык кабинетында да тотмавы азрак проблема тудыра. Болар буенча эш алып барыла, тәртипкә салыныр дигән теләктә калам. Район буенча ноутбукларда эшләү 70%ка арткан, статистика күрсәтүенчә,  әле куллану дәрәҗәсен үстерү сорала.

Алия. Яшьләрне борчый торган бер проблема турында да Сезнең фикерне ишетәсе килә. Хәзер югары уку йортын тәмамлап та, белгечлеге буенча эш табу кыен. Бар җирдә дә тәҗрибәле кадрларны сорыйлар. Ә яңа гына диплом алган белгечкә тәҗрибә каян килсен? Сез бу проблеманың чишелеш юлларын нәрсәдә күрәсез?

Илфат Фоатович. Сүз дә юк, яшьләргә  эш бирергә кирәк. Мәгариф өлкәсендә кайбер фәннәр буенча белгечләр артыгыннан күп дияр идем. Эш сорап килүчеләрне эш белән тәэмин итәргә тырышабыз. Яшь белгечләргә 500 меңлек грант та каралган, сезнең гимназиядән физика буенча яшь белгеч Римат Мөдәрисович лаек дип табылды.

Өлфәт. Хакимият башлыгы Рәис Нургалиевич әйтүенчә, яшьләрне җәй көне үз белгечлеге буенча эшкә урнаштыру мөмкинлеге бар.

Илфат Фоатович.  Әйе, ул укучылар арасында дип каралган иде. Югары уку йортына кергәнче үк, 10-11 нче класс укучыларына үзләре сайлаячак һөнәр буенча эшләп карау мөмкинлеге булдыру. Ягъни укучы һөнәр белән якыннан таныша, аның асылын, бу һөнәрнең үзенә туры килү-килмәвен аңларга тиеш була.  Димәк, ул дөрес һөнәр сайлый һәм шул һөнәр буенча белгечлек алыр өчен югары уку йортына керә ала. Бер һөнәр буенча белгечлек алып,  башка урында эшләвен булдырмау максатыннан шулай уйланылган иде. Теләп башкарган эш кенә кешегә куаныч китерә ала бит.

Алия. Яңа 2011 нче – Куян елын район мәгариф бүлеге зур казанышлар, уңышлар  белән каршы алды. Шушы уңайдан, “Минем гимназиям” газетасын яратып укучыларга әйтер теләкләрегезне дә тыңлап китик.

Илфат Фоатович. Яңа елда һәркемгә ныклы сәламәтлек, уңышлар юлдаш булсын! Укытучыларга – сабырлык, тырышлык, һөнәри үсеш; укучыларның,  белем нигезләрен югары дәрәҗәдә үзләштереп, районыбыз дәрәҗәсен югары үрләргә күтәрерлек шәхес булып  тәрбияләнүен; ата-аналарга мәктәп-гимназияләр белән кулга-кул тотынышып эшләүләрен, бала тәрбияләүдә зур уңышларга ирешүләрен телим.

. “Минем гимназиям” газетасы журналистлары

Хөснетдинова Алия, Гыймаев Өлфәт



К списку новостей