Муниципальное Бюджетное Общеобразовательное Учреждение «Гимназия п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 50 |
| Телефон: | +7(843)-622-37-90;+7(843)-622-34-90;+7(843)-622-40-91;+7(843)-622-30-90;+7(843)-622-47-90 |
| E-Mail: | G.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия» п.г.т. Богатые Сабы |
| Руководитель: | Шаймарданов Айнур Нургалиевич |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 1026 |
| У нас учат: | 83 |
Новости
Каникуллар.Кышкы лагерьдан репортаж.
Опубликовано: 06.01.2011- Буген, 30 нчы декабрь конне, гимназия каршында оештырылган «Шатлык» ял хэм сэламэтлэндеру лагеры уз эшен башлап жибэрде. Лагерьга 1-4 нче сыйныфлардан 50 бала йори. Алар 3 отрядка берлэштелэр. «Детство», «Снежинки», «Светлячки» отрядлары инде дуслашып та олгерделэр. «Уйныйбыз да, жырлыйбыз, укуга коч туплыйбыз!» дигэн девиз белэн кон дэвамында кызыклы чаралар уткэрелэ, саф хавада хэрэкэтле уеннар уйныйлар, шулай ук мавыктыргыч экскурсиялэр оештырылачак. Эле лагерьнын беренче коне генэ, алда тагы да кызыклы хэм кунелле булачак…Отрядларда иртэгесе конгэ эзерлек бара, газеталар чыгаралар, жыр-биюлэр ойрэнэлэр. 31 нче декабрь конне лагерьнын ачылышы була. Балаларнын кунеллэре бик шат, ашханэдэ 3 мэртэбэ жылы ризык белэн тукланалар.
-
31 нче декабрь. «Шатлык» лагерынын икенче коне. Буген лагерьнын ачылышы.
Кон гадэттэгечэ иртэнге линейкадан башланды. Зарядкадан сон, балалар ашханэгэ иртэнге ашны ашарга керделэр. Котеп алынган минутлар… Хэр отряд тантаналы линейкада сайланган исем, девиз, жырлары белэн рапорт та бирделэр. Лагерь ачылышына багышланган тантаналы линейкада гимназиябез директоры Р.Н.Хабибуллин катнашты, балаларны Яна ел хэм лагерь ачылышы белэн котлады, изге телэклэрен житкерде. Балалар уз хонэрлэрен курсэттелэр: жырладылар, шигырьлэр сойлэделэр, рэхэтлэнеп биеделэр. Курайда да халык моннарын уйнап курсэттелэр. Сонынан ёлка тирэсендэ жырлар жырлап, уеннар уйналды, дискотекада рэхэтлэнеп биеделэр. - 3.01.2011. Лагерьнын 3 нче коне. 2 кон эти-энилэр белэн ял иткэннэн сон, лагерьны сагынып, шат йозле балалар лагерьга килделэр. Иртэнге зарядкадан хэм ашханэдэ ашаганнан сон, балалар вожатый апалары белэн Узэк чыршыга экскурсиягэ бардылар. Саф хавадан сон, битлэре алсуланып, шатланып кайтып керделэр. Яна ел бэйрэмендэ рэхэтлэнеп жырладылар, биеделэр, шигырь сойлэделэр. Кыш бабай белэн Кар кызы аларга, вожатый апаларга ин изге телэклэрен житкерде. «Здравствуй, Дед Мороз!» дигэн викторинаны балалар бик яратып кабул иттелэр. Отрядлар арасыннан жинуче отряд билгелэнде. Викторина сорауларына тогэл, дорес итеп жавап биреп, шулай ук башваткычны тиз чишеп, 1 нче урынга II отряд («Светлячки»), I отряд («Детство») 2 нче урынга, III отряд («Снежинки») 3 нче урынга лаек булды, Грамота хэм истэлекле булэклэр бирелде. Буген шулай ук балалар ярыша-ярыша яна елга, кышкы табигатькэ багышланган рэсем конкурсында да актив катнаштылар. Жинучелэрне линейкада котладык. Кон бик матур, файдалы, нэтижэле утте.
-
4.01.2011.Лагерьнын 4 нче коне. Гадэттэгечэ башланып киткэн кон кызыклы, узенчэлекле вакыйгаларга бик бай булды. Спорт хэм экиятлэр доньясына сэяхэттэн гыйбарэт иде бугенге кон. Иртэнге аштан сон, балалар лицей билэмэсендэге яна ел мажараларын карарга экскурсиягэ барып кайттылар. Андагы мизгеллэр алар кунелендэ эле озак сакланыр. Кышкы спартакиадада физкультура укытучысы Кэримов И.И. эзерлэгэн бик кызыклы спорт уеннарында рэхэтлэнеп ярышты балалар. Шулай ук 10 гармун иясе, Ф.Туишев исемендэге премия лауреаты , Татарстаннын атказанган мэдэният хезмэткэре Велорик абыйлары Вэлиуллин белэн танышуны, очрашуны бик яратып кабул иттелэр. Шигапов Алмаз тальянда узенен яраткан койлэрен башкарды. Велорик Вэлиуллинга укучыларыбыз узлэрен кызыксындырган бик тэ мэгънэле, тормышчан сорауларын бирделэр.
Гомумэн, лагерьнын тагы бер коне балаларнын ялын нэтижэле итеп уткэру хэм сэламэтлеген яхшырту буенча максатчан утте диясе килэ. -
5.01.2011.Лагерьнын буген 5 нче коне. Очрашулар, экскурсиялэр коне. Экият иленэ сэяхэт тэ оештырылды. Олкэннэргэ балаларнын елмаюлы йозлэрен куру, шат авазларын ишету бик куанычлы. Шундый балаларны без буген дэ каршы алдык. Кониртэнге зарядкадан, повар апалар пешергэн тэмле иртэнге ашны ашаудан башланды. 10.00 сэгатьтэ хезмэткэрлэре белэн очрашу уткэрелде. Хайриева Г.Т. «Камыр батырнын мэктэптэн ойгэ куркынычсыз юлы?» дигэн чарасын караганнан сон, сузне килгэн кунаклар алды. Чара темага кагылышлы презентация белэн театральлэштерелгэн формада урелеп алып барылды. ГИБДД инспекторы Голгенэ Гаянова хэм Илфат Зэкиев балаларны яна ел белэн котлаганнан сон, юлларда имин йору очен беренче чиратта юл йору кагыдэлэрен белу, аны тогэл утэу буенча тэфсиллэп анлаттылар, балаларнын куп сорауларына жавап бирделэр. Саф хавага чыгып, хэрэкэтле уеннар уйнаганнан сон, Кашапова Д.Ш. белэн Сафина Г.Р.лар «Крестики, нолики» уенын уйнаттылар. Балаларнын активлыклары, куп белергэ омтылулары сокландыра.Гимназия китапханэсендэ «Экият белэсенме?» викторинасы уткэрелде. Экиятлэр балаларны яхшылыкны яманлыктан аерырга ойрэтэ, бала кунеленэ матурлык орлыклары чэчэ. Бик куп экиятлэр укыганлыклары куренеп тора. Китапханэче Равилова Л.М. балаларны яна экиятлэр белэн дэ таныштырды.
Лагерьнын бу коне дэ балалар кунелендэ озак сакланыр! -
6 нчы гыйнвар, 2011 нче ел. Лагерьнын сонгы коне. Эле кайчан гына 50 бала белэн «Шатлык» лагеры уз эшен башлап жибэргэн иде. Инде 6 кон шаулап-горлэп узып та киткэн. Бу кон аралыкларында балалар рэхэтлэнеп ял иттелэр, экскурсиялэргэ барып, яна ел мажараларын курделэр, чыршы бэйрэмендэ эйлэн-бэйлэн уйнадылар… Кыскасы, алар очен бик кунелле булды. Лагерьнын ябылуына багышланган тантаналы линейкада хэр отряд лагерьда ойрэнгэн жыр-биюлэрен башкардылар, шигырьлэр сойлэделэр. Килгэн кунагыбыз Рисэнэ Эбраровна, балаларга яна елда зур унышлар телэп, бер матур жыр да булэк итте. Ин кызыклысы, элбэттэ, кышкы утырма булгандыр. Вафина Ч.Х. белэн Зиннатшина А.Н. уткэргэн бу чарада балалар халкыбызнын жырлы-биюле уеннарын уйнадылар.Лагерьда хэр иртэ зарядкадан башланды. Физкультура укытучылары Каримов Искэндэр Илдусович белэн Гафиятуллин Ринат Рахматулловичлар да балаларнын сэламэтлеген ныгыту очен менэ дигэн спорт торлэре буенча кышкы спартакиада хэм торле ярышлар уткэрделэр. Зур рэхмэт Сезгэ хезмэтегез очен.
- Балаларнын ялын файдалы хэм нэтижэле итеп оештырганнары очен олкэн вожатый Хоснуллина М.А,. отряд вожатыйлары Кашапова Д.Ш., Сафина Г.Р., Вафина Ч.Х., Шигапова З.Н., Хэйриева Г.Т., Зиннатшина А.Н., музыкаль бизэлеш очен Абдуллин Р.Х., балаларнын сэламэтлеген хэрвакыт кайгыртып торган шэфкать туташы Хафизова Р.В., тэмле ашлар белэн сыйлаган Башкирова Фирэузэ житэкчелегендэге ашханэ хезмэткэрлэренэ, техник хезмэткэр Багавиева Голнарага дирекция исеменнэн зур рэхмэт белдерелэ. Шулай ук кышкы каникул коннэрендэ балаларнын ялын хэм сэламэтлеген яхшырту буенча зур момкинлеклэр тудырган , лагерьны оештыручы гимназия хэм район житэкчелэренэ дэ ата-аналар исеменнэн рэхмэт эйтэсе килэ. Балачак илендэге ин матур мизгеллэр сабыйларнын кунелендэ эле озак еллар сакланыр!!!
К списку новостей



















