• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное Бюджетное Общеобразовательное Учреждение «Гимназия п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 50
Телефон: +7(843)-622-37-90;+7(843)-622-34-90;+7(843)-622-40-91;+7(843)-622-30-90;+7(843)-622-47-90
E-Mail: G.Sab@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Гимназия» п.г.т. Богатые Сабы
Руководитель: Шаймарданов Айнур Нургалиевич
Год основания учреждения: 1925
У нас учатся: 1026
У нас учат: 83

Новости

6"В" сыйныфының тимурчылык эше

Опубликовано: 19.03.2015

Ниһаять тышта яз сулышы хөкем сөрә. Кояш нурлары җиһанны җылыткан чакта күңел урамга тартыла. Яз һавасын сулыйсы, уянучы табигатькә сокланасы килеп тора. Гимназиядә дә уку гөрләп бара: укучылар тәүге каникулга әзерләнәләр, бар көчләрен куеп соңгы атнасын тырышып укыйлар. Төрледән-төрле конкурсларда катнашырга, буш вакытларын тимурчылык эшенә сарыф итергә дә онытмый алар. Мәсәлән, 6 "В" сыйныфы укучылары үзләренең яраткан Лена әби белән Риволь бабайларына ярдәм итәргә бардылар. Раковлар гаиләсе балаларны һәрвакыттагыча ачык йөз белән каршы алды. Укучылар ишегалдындагы бозны чабып урамга чыгардылар, кар түктеләр. Саф һавада эшләү тимурчыларга аеруча ошады. Вакытны бер-берең белән серләшеп, күңелле итеп уздыру һәркемгә файдага гына булды. Лена әби укучыларны күчтәнәчләр белән сыйлап, изге теләкләрен әйтеп озатып калды. Бүгенге көннең файдалы узуына укучылар да, өлкәннәр дә бик шатланды.



К списку новостей