Муниципальное Бюджетное Общеобразовательное Учреждение «Гимназия п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 50 |
| Телефон: | +7(843)-622-37-90;+7(843)-622-34-90;+7(843)-622-40-91;+7(843)-622-30-90;+7(843)-622-47-90 |
| E-Mail: | G.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия» п.г.т. Богатые Сабы |
| Руководитель: | Шаймарданов Айнур Нургалиевич |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 1026 |
| У нас учат: | 83 |
Новости
Авыл яшьләре, берләшегез!
Опубликовано: 17.12.2011
имназия каршында эшләүче «Яңа караш» яшьләр клубында кунаклар еш булып тора. Шундый кунакларның берсе Саба муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең әйдәп баручы белгече һәм Саба бүлегенең аграр яшьләр берләшмәсе җитәкчесе Энҗе Зөфәр кызы Нигъмәтҗанова чакырылган иде. Ул укучыларга «Татарстан Республикасының Аграр яшьләр берләшмәсе» турында сөйләде, аларны максатлар, бурычлар һәм әлеге берләшмәнең нинди юнәлештә эшләве турында таныштырып үтте. Яшьләрне авылда калып, үз эшчәнлекләрен башлап җибәрергә өндәде, авылда яшьләр өчен барлык мөмкинлекләрнең дә тудырылганын безгә тәфсилләп сойләде. «2011-2015 елга авыл яшьләре» өчен тудырылган программа турында да әйтеп узды. Шулай ук кыскача гына социаль проектка да тукталып үттек. Укучылар үзләре дә кызыксынып, сораулар биреп, социаль проектка темалар тәкъдим иттеләр. Ә инде очрашуны тәмамлаганда Энҗе Зөфәр кызы рефлексия уздырды.
Ә без, үз чиратыбызда, Нигъмәтҗанова Энҗе Зөфәр кызын ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм Министрлыгының Мактау Грамотасы белән бүләкләнүен чын күңелдән котлыйбыз. Киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!
К списку новостей



















