Муниципальное Бюджетное Общеобразовательное Учреждение «Гимназия п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 50 |
| Телефон: | +7(843)-622-37-90;+7(843)-622-34-90;+7(843)-622-40-91;+7(843)-622-30-90;+7(843)-622-47-90 |
| E-Mail: | G.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия» п.г.т. Богатые Сабы |
| Руководитель: | Шаймарданов Айнур Нургалиевич |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 1026 |
| У нас учат: | 83 |
Новости
БЕЗГӘ БАР ДА КЫЗЫК
Опубликовано: 22.01.2015
“Уку – энә белән кое казу”, - ди халык мәкале. Гимназия укучылары тырышып уку белән беррәттән, төрле мәктәптән тыш эшләрдә, спорт ярышларында актив катнашып, призлы урыннар яулыйлар.
Башлангыч сыйныфның өстәмә белем бирү дәресләре, укытучылары Корбанова Айсылу Рәис кызы җитәкчелегендә, бик кызык үтә: 4 нче сыйныф укучылары кул эшләрен яратып башкарса, 1 “Б” сыйныфы “Татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары” дип исемләнгән дәрестә мәктәп музеена экскурсиягә бардылар. Рузалия Аухадиевна укучыларны район тарихы, музей белән таныштырды. Укучылар аеруча дәһшәтле сугыш елларын тасвирлаган язмалар, фотосурәтләр белән кызыксынып, батырларның орден-медальләрен, фронттан килгән хатларын кызыксынып карадылар. “Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк” диләр. Укучылар Саба районына багышланган легенда-риваятьләрне мөкиббән китеп тыңладылар. Шулай ук әби-бабайлар яшәгән дәвергә дә күзәтү ясадылар. Борынгы савыт-саба, кул эшләнмәләре, җиһазлар белән таныштылар. Укучыларны аеруча кул тегермәне, туку станогы кызыксындырды. Гомумән, балалар музейда бик күп мәгълүмат алдылар.
2 “Г” сыйныфы исә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау нигезендә өстәмә белем бирү дәресендә саф һавага чыктылар. Укучылар “Без сәламәт яшәү рәвеше өчен !” дип исемләнгән девиз астында зарядка ясап , “Спорт – безнең дустыбыз” темасына әңгәмә оештырдылар. Саф һавада үткәрелгән дәрес укучыларга бик ошады. Гомумән, бүгенге дәресләр югары дәрәҗәдә, күтәренке рухта узды. Мондый дәресләр балалар күңелендә матур хатирә булып озак сакланыр дип ышанасы килә.
К списку новостей



















