• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное Бюджетное Общеобразовательное Учреждение «Гимназия п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 50
Телефон: +7(843)-622-37-90;+7(843)-622-34-90;+7(843)-622-40-91;+7(843)-622-30-90;+7(843)-622-47-90
E-Mail: G.Sab@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Гимназия» п.г.т. Богатые Сабы
Руководитель: Шаймарданов Айнур Нургалиевич
Год основания учреждения: 1925
У нас учатся: 1026
У нас учат: 83

Новости

"Шәфкатьле булыйк"тимурчылык эше

Опубликовано: 17.01.2015

"Шәфкатьле булыйк!"

Яшиләр безнең районда
Әбиләр дә бабайлар.
Нинди генә авырлыклар
Кичермәгәннәр алар.
Безнең дә бар картаясы,
Булышыйк без аларга.
Су китерик, карлар көрик
Шатлансыннар алар да.
Чыннан да, өлкән буын кешесен шатландыру яшьләр кулында. Һәрберебезнең дә гомер көзләренә керәсебез бар. Картайган көндә нинди хәлдә каласын берәү дә белми. Чөнки гомернең сары көзләре без теләгәнчә генә бармый. Һәрьяклап ярдәм-яклауга мохтаҗ картлык ул бишектәге бәби шикелле. Шуңа аңа мөнәсәбәтебез дә якты һәм җылы булырга тиеш. Менә шулмаксатны алга сөреп, гимназия укучылары актив рәвештә тимурчылык эшен алып баралар. Кичә, 16 нчы гыйнвар көнне, 6 В сыйныфы укучылары Чишмәле урамы 1 нче йортта гомер кичерүче Ракова Елена апа һәм тормыш иптәше Риволь абый гаиләсенә ярдәм итәргә бардылар.Алар – искиткеч фидакарь һәм риясыз кешеләр. Елена апа гомер юлын балаларга белем бирүгә багышлаган булса, Риволь абый “Саба таңнары” нда редактор булып эшләгән. Өлкән буын балаларны бик җылы каршы ала. Укучылар бик шатланып ярдәм итәләр: кар көриләр, өйләрен җыештыралар. Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”, - дип юкка гына әйтмәгән. Тырыш хезмәттән соң укучылар фотосурәткә төштеләр, әби белән бабай тимурчыларны җылы чәй белән сыйлады. Табын артында өлкән буын яшьләр белән җылы әңгәмә корды, үзләренең тормыш юллары белән таныштырып, яшьлек хатирәләрен яңартты. Гомумән, бүгенге очрашу яшьләр өчен дә, Раковлар гаиләсенә дә бик файдалы, кызыклы булды. Елена апа белән Риволҗ абый укучылар белән тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашып,акыллы киңәшләрен, хәер-фатыйхаларын биреп, изге теләкләр теләп озатып калдылар. Укучылар да сөенеп өйләренә кайтып киттеләр. Бүгенге көн һәркемнең күңелендә бәйрәм рухы рухы булып истә калды. Мондый очрашулар кабатланып торсын иде. Һәрберебез туар көнне изгелектән, шәфкатьлелектән башлыйк.



К списку новостей