Муниципальное Бюджетное Общеобразовательное Учреждение «Гимназия п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 50 |
| Телефон: | +7(843)-622-37-90;+7(843)-622-34-90;+7(843)-622-40-91;+7(843)-622-30-90;+7(843)-622-47-90 |
| E-Mail: | G.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия» п.г.т. Богатые Сабы |
| Руководитель: | Шаймарданов Айнур Нургалиевич |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 1026 |
| У нас учат: | 83 |
Новости
"Мизгел" театр түгәрәгенең "Әллүки" балалар бакчасындагы чыгышы
Опубликовано: 12.12.2014Кичә ( унберенче декабрь көнне) "Мизгел" театр түгәрәге укучылары Корбанова Айсылу Рәис кызы җитәкчелегендә "Әллүки" балалар бакчасында "Шүрәле,убырлы карчык һәм Гөлүсә" исемле театр тамашасы күрсәттеләр. Чараның төп максаты : балаларны начарны яманнан аерырга өйрәтү, тәрбия өлкәсендә үгет-нәсихәт бирү, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен камилләштерү, театр сәнгатенә мәхәббәт хисләре тәрбияләүдән гыйбәрәт иде. Театр җыр-бию белән бегә үрелеп барды. Балалар аеруча убырлы карчык һәм шүрәле образларына мөкиббән киттеләр. Гомумән, театр югары дәрәҗәдә узды, нәни тамашачылар, тәрбиячеләр бик җылы кабул иттеләр. Чара узганнан соң Айсылу Рәис кызы һәм гимназиянең җыр укытучысы Рәзинә Илдус кызы балалар белән әңгәмә үздырдыла. Сабыйларга ялгыз гына урманга бармаска, әти-әни сүзеннән чыкмаска, урман җәнлекләренә хөрмәт хисләре тәрбияләргә киңәш иттеләр. Тәрбиячеләр укучыларга иҗади уңышлар теләп, рәхмәт сүзләрен белдерделәр. Бәйрәм ахырында күмәк фотосурәткә төшеп саубуллаштылар. Юкка гына халык мәкале : "Бе күрешү-бер гомер" димәгән. Бу очрашу балалар күңелендә җуелмас матур хатирә булып истә калды.
К списку новостей



















