• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное Бюджетное Общеобразовательное Учреждение «Гимназия п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 50
Телефон: +7(843)-622-37-90;+7(843)-622-34-90;+7(843)-622-40-91;+7(843)-622-30-90;+7(843)-622-47-90
E-Mail: G.Sab@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Гимназия» п.г.т. Богатые Сабы
Руководитель: Шаймарданов Айнур Нургалиевич
Год основания учреждения: 1925
У нас учатся: 1026
У нас учат: 83

Новости

21 февраль – Халыкара Туган тел көне

Опубликовано: 22.02.2014

1999 нчы елның ноябрендә, Бангладеш дәүләте тәкъдиме белән, ЮНЕСКО Генераль конференциясе, ЮНЕСКОга кергән илләр һәм Берләшкән Милләтләр оешмасы 21 февраль көнен Туган тел көне дип игълан итте. Беренче мәртәбә ул 2000 нче елның 21 февралендә Парижда ЮНЕСКО штаб-квартирасында тантаналы рәвештә билгеләп үтелде.Ни өчен Халыкара туган тел көне итеп 21 февраль билгеләнгән сон? Эш шунда: 1952 елның 21 февралендә Пакыстанда банглы теленә дәүләт теле статусы таләп итеп көрәшкән 5 студент үтерелгән була. Билгеле булганча, Пакыстанның көнчыгыш өлеше соңрак Бангладеш бәйсез дәүләтенә әйләнә. 
ЮНЕСКО Халыкара Туган тел көнен билгеләп үтүне хуплап чыга. Чөнки бу оешма дөнья халыкларының матди булмаган мирасын саклау өчен көрәшә, традицион яисә халык музыкасын, биюләрен, гореф-гадәт һәм йолаларны, авыз иҗатын һәм җирле халыкларның туган телләрен саклап калу буенча зур эшчәнлек алып бара. Татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу – туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор. Телләрне саклау һәм үстерү максатыннан уздырыла торган бу бәйрәм елдан – ел үзенең даирәсен киңәйтә бара. 

Шушы уңайдан Республика күләмендә дә төрле конкурслар үтте. Бу конкурсларда гимназия укучыларыбыз да актив катнаштылар. Түбән Кама шәһәрендә үткән " Туган телем – серле тел” исемле шигырь укучылар конкурсында 7 Б сыйныф укучысы Садриева Гүзәл II дәрәҗәдәге Дипломга лаек булды (укытучысы Хәлилова Л.Х.). Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге республика фәнни – гамәли конференциясендә 7 б сыйныфы укучысы Шиһабиева Ләйсән уңышлы чыгыш ясаганы өчен Рәхмәт хатына ия булды (укытучысы Хәлилова Л.Х.). Гимназия күләмендә " Туган телем – якты көнем”, " Татлы тел бал ашата” дип исемләнгән әдәби – музыкаль чаралар, "Тел- милләтнең сакчысы” темасына викторина –дәрес үтте. Бу чараларны татар теле һәм әдәбияты укытучылары Фазылова Р.И., Хәлилова М.С., Хәлилова Л.Х. , китапханә мөдире Равилова Л.М. үткәрделәр. 
МБ җитәкчесе:Хәлилова Л.Х.



К списку новостей