Муниципальное Бюджетное Общеобразовательное Учреждение «Гимназия п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 50 |
| Телефон: | +7(843)-622-37-90;+7(843)-622-34-90;+7(843)-622-40-91;+7(843)-622-30-90;+7(843)-622-47-90 |
| E-Mail: | G.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия» п.г.т. Богатые Сабы |
| Руководитель: | Шаймарданов Айнур Нургалиевич |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 1026 |
| У нас учат: | 83 |
Новости
Интервью Р.Н.Минниханова газете "Минем гимназиям"
Опубликовано: 03.09.2011
Корр: - Исэнмесез, Рэис Нургалиевич! Энгэмэбезне узебезне ин борчыган мэсьэлэдэн башлыйк эле. Без буген бер генэ конебезне дэ компьютерлардан башка куз алдына китерэ алмыйбыз - ботен тормыш шунын белэн бэйле. Бер яктан караганда, бу бик соенечле хэл, чонки заманнын хэр узгэрешен тоеп, вакытында хэр яналыкны ойрэнеп барабыз; э икенче яктан караганда, зыяны турында коннэн-кон кубрэк сойлилэр. Бу уку елында безнен гимназиядэ башлангыч сыйныфтан ук компьютер белэн эшлэячэклэр, алар очен кучмэ компьютер класслары кайтты, э 7 сыйныф укучылары электрон дэреслек белэн укыячаклар. Баланын купме вакыты компьютер каршында утэчэк дигэн суз бит бу?! Бу мэсьэлэгэ карата Сезнен фикерегез ничек?
Р.Н.: - Компьютер - ул тиз арада информация алу чыганагы, аны дорес куллана белергэ кирэк. Беркайчан да компьютерга салынып, узен эшлисе эшне, ана эшлэтергэ ярамый. Информацион технологиялэр начар тугел, ул безгэ оператив эшлэргэ ярдэм итэ. Видеоконференциялэр, электрон кабул иту бугенге кондэ вакытны экономиялэргэ булыша, электрон делопроизводство эшне тизлэтэ. Бу кыйбатка тошсэ дэ, бугенге кондэ актуальлэшэ бара. Лэкин кеше гел компьютер каршында гына булырга тиеш тугел, ул хэрэкэт белэн алмашынып барырга тиеш. Электрон дэреслеклэргэ килгэндэ, эгэр дэ ноутбукларнын мерцаниесы дорес булса, ул кеше сэламэтлегенэ зыянлы тугел. Хэтта коне буе утырсан да, куз арымый.
Корр.: - Безнен, бугенге яшьлэрнен, куп вакыты компьютер каршында утэ, э буш вакыт булуга, спорт залына яки бассейнга барырга тырышабыз. Э менэ Сезнен яшь вакытта, бала вакытта эле компьютерлар булмаган бит. Сез буш вакытыгызны ничек уткэрэ идегез? Бала чакта уйнаган уеннарыгыз хэтердэме?
Р.Н.:- Мин физкультураны бик ярата идем. Мэктэптэн сон волейбол, чангы тугэрэклэренэ бик телэп йордем. Жэй коннэре велосипедта йори идем. Ул вакытта физик нагрузкалар кочле иде, ойдэ хэрвакыт эш куп, ана да карамастан, таудан шуарга, футбол уйнарга вакыт таба идек без. Ике ел Саба мэктэбендэ укыганда (хэзерге гимназия) химия тугэрэгенэ йордем. Бик мавыктыргыч була иде. Бала дэрестэ мэжбури утыра инде ул, э менэ дэрестэн сон утуче тугэрэклэргэ тарту, кызыксындыру – монысы авыр эш. Минемчэ, остэмэ белемне чын кунелдэн эшли торган укытучы гына бирэ ала. Андый укытучылар-лидерлар.
Корр.: - Рэис Нургалиевич,Сез безнен президентыбыз, Ростэм Нургалиевичнын бертуган энесе. Бу Сезгэ нинди дэ булса остенлек бирэме, эллэ инде, киресенчэ, жаваплылык остиме?
Р.Н.: -Жаваплылык ости, элбэттэ. Тормыш булгач, торлесе була хэм куп очракларда анын йозенэ кызыллык китеру куркыта. Минемчэ, минем шушы эштэ булуым, ана купмедер унайсызлык та китерэдер, чонки районнын торле хэллэре була, эшлэнеп бетмэгэн эш килеп чыкса, президент районы, дип ишетелсэ, ана да унайсыз булачак дип саныйм. Шуны курэ барысын да тогэл эшлэп барырга тырышабыз. Э менэ министрлыкларга уз фикерлэренне житкергэндэ, президент районы булгач, жинелрэк, элбэттэ.
Корр.: -Сез мэктэплэргэ укучылар очен тогэл мэктэп формасы керттегез. Бу бик унай куренеш булды: зэвыклы да, гади дэ, тэрбияле дэ. Э Сез узегез нинди стильдэге киемнэргэ остенлек бирэсез? Гел игътибар итэм, президентыбыз, Ростэм Нургалиевич, бик зэвыклы итеп, яшьлэр стилендэ киенэ.
Р.Н.: -Мин гади, уземэ жайлы киемгэ остенлек бирэм. Элек эштэ дэ уземэ унайлы булган кием белэн йори идем, лэкин хэзер карашларым узгэрде, хэм мин гел костюм-чалбардан йорим. Этикет кагыйдэлэре шулай куша. Минемчэ, ботенебез дэ узебезгэ нэрсэ унайлы-шуны кияргэ яратабыздыр. Э менэ мэктэптэ укучы хэр бала тогэл мэктэп формасы киеп йорергэ тиеш, чонки кеше мэктэпкэ белем алыр очен барырга тиеш, э кием курсэтер очен тугел. Мэктэп шул ук армия инде ул, анда бар да талэп ителергэ тиеш: форма да, прическа да, тэртип тэ, уку да. Кызларнын косметика кулланмавын да талэп итеп куярга кирэк: эгэр дэ кыз тэрбияле, уз – узен тота белуче, тырыш икэн – ул инде болай да бик чибэр була. Ин мохиме кешенен эчке матурлыгы бит!.
Корр.:-Рэис Нургалиевич, быелгы жэй сезнен очен 50 яшь тулу белэн аеруча истэлекле булгандыр. Сезне юбилеегыз белэн ихлас кунелдэн тэбрик итэбез. Сезгэ ин мохиме сэламэтлек, гаилэ иминлеге телибез. Эле тагын озак еллар безнен Саба муниципаль район башлыгы булып, халкыбызны бугенгедэй соендереп яшэргэ насыйп булсын.
50 яшь-уткэннэргэ нэтижэ ясау чоры дилэр бит. Сез узегез очен нинди нэтижэлэр ясадыгыз?
Р.Н.:-Мин булганына канэгать. Уткэннэр турында борчылмаска, бары тик уз-узенэ анализ очен генэ уйларга кирэк; борчылып, аны кайтарып булмый. Нэтижэ ясаганда, эле эшлэнеп бетмэгэн эшлэрем шактый дип уйлыйм. Мэсэлэн: юридик белемемне арттырасым килэ, элегэ барлык законнарны да белеп бетермим. Бугенге кондэ инглиз теле бик кирэк. Ике абыем да инглиз телен ойрэнэ башладылар, э мин хаман башлый алмыйча йорим эле. Шушы коннэрдэ уткэн конференциядэ бер акыллы фикер эйтелде: татар теле – ана телебез, рус теле – дэулэт теле, инглиз теле – донья белэн аралашу теле. Димэк, кешечэ яшим дисэн, 3 телне дэ ойрэнергэ кирэк. Телэгем шундый: мэктэп балалары инглиз теленен эхэмиятен анласыннар иде. Без хэзер инглиз телен ойрэнуне бакчадан ук кертэ башладык, чонки баланын ин яхшы истэ калдыра торган вакыты шул яшьтэ.
Корр.: -Каникулнын сонгы коннэрен уздырабыз, 1 нче сентябрь якынлаша. Шушы форсаттан файдаланып, укучыларга, укытучыларга эйтэсе телэклэрегез, кинэшлэрегез.
Р.Н.: -Мэгариф тармагында безнен ел да яналыклар булып тора. Менэ быел да физкультура дэреслэренен саны артты, бу бик соенечле куренеш. Хэрэкэттэ - бэрэкэт бит! Лэкин кайбер эти - энилэр шуны анламый: тизрэк баласын физкультура дэресеннэн азат иттеру очен справка эзли башлый?! Керсен бала дэрескэ, атлап булса да йорсен!
Гимназия республика кулэмендэ дэ информацион технологиялэр куллану юнэлешендэ алдан бара. Бу уку елында электрон дэреслеклэр куллана башлыйбыз. Ин мохиме: хэр яналыкны курыкмыйча кабул итэргэ кирэк. Икенчедэн, укучылар барлык талэплэрне утэсеннэр иде, форма буенча да, уку буенча да. Оченчедэн, укытучыларга сабырлык телим, чонки яна системага кергэндэ, аларга авыррак булачак, лэкин бергэ-бергэ без аны булдырырбыз дип уйлыйм. Ин мохиме, без балаларны лидерлар итеп, тырыш кешелэр итеп устерегэ тиешбез. Гомумэн, без Сабадан, дип горурланып яшик!
Корр.: -Рэхмэт Сезгэ, Рэис Нургалиевич, кызыклы энгэмэ очен, унышлар Сезгэ!
Энгэмэдэш
9 нчы Г сыйныф укучысы
Хабибрахманова Алинэ
К списку новостей



















