Муниципальное Бюджетное Общеобразовательное Учреждение «Гимназия п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 50 |
| Телефон: | +7(843)-622-37-90;+7(843)-622-34-90;+7(843)-622-40-91;+7(843)-622-30-90;+7(843)-622-47-90 |
| E-Mail: | G.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия» п.г.т. Богатые Сабы |
| Руководитель: | Шаймарданов Айнур Нургалиевич |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 1026 |
| У нас учат: | 83 |
Новости
В день памяти и скорби.
Опубликовано: 22.06.2011
22 июнь... 1941 ел... Таң атып килә. Авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда. Әниләренең җылы куенында тәмле төшләр күреп нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар. Шул вакытта, канга туймас немец фашистлары безнең чикне бозып, авылларны, шәһәрләрне үлем утына тоттылар. Зәңгәр күкне канлы корым каплады. Бөек Ватан сугышы башланды.
Бер кайтырбыз диеп киткән юлдан,
Китсәләр дә,алар кайтмады.
Алар өчен бары җилләр генә,
Ачып-ябып йөри капканы.
Бер кайтмасак, бер кайтырбыз дип китсәләр дә күпме авылдашларыбыз туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алмады. Алар еракта мәңгелек йокыга талдылар. Туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны, бүгенге көндә безнең арабызда яшәп ятучы ветераннарны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада.
"Шатлык” лагерында үткәрелгән кичә, ветераннар белән очрашу, Мәңгелек ут янында сугыш, тынычлык турында җырлар җырлау, шигырьләр сөйләү, Батырларны бер минутлык тынлык белән искә алу һәм Мәңгелек утка, Әфганчылар һәйкәленә тере чәчәкләр салу балаларның йөрәкләрендә тирәк эз калдыргандыр дип ышанасы килә. Үзләренең бәхетле балачак илендә яшәүләренә тагын бер кат инангандыр алар.
Кирәкми безгә кан кою,
Кирәкми безгә сугыш!
Безнең теләк якты, матур,
Тыныч тормыш, тырышып уку.
Без үз кулларыбыз белән
Төзибез гүзәл тормыш.
Без тыныч ил төзүчеләр,
Кирәкми безгә сугыш!
К списку новостей



















