• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное Бюджетное Общеобразовательное Учреждение «Гимназия п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 50
Телефон: +7(843)-622-37-90;+7(843)-622-34-90;+7(843)-622-40-91;+7(843)-622-30-90;+7(843)-622-47-90
E-Mail: G.Sab@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Гимназия» п.г.т. Богатые Сабы
Руководитель: Шаймарданов Айнур Нургалиевич
Год основания учреждения: 1925
У нас учатся: 1026
У нас учат: 83

Новости

В пришкольном лагере "Шатлык".

Опубликовано: 04.06.2011

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне. Нәкъ шул көнне гимназиябездә "Шатлык" лагеры үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Гимназия ишек алды тагын балаларның шат авазына күмелде. Лагерьга 90 бала тупланып, 4 отрядка бүленде:
1 отряд "Подсолнухи» - Сафина Г.Р., Вафина Ч.Х.
2 отряд "Солнышко» - Фазуллина Ф.В., Хайриева Г.Т.
3 отряд "Чайка» - Фатыхова А.З., Хуснуллина М.А.
4 отряд "Ну, погоди!» - Шафигуллина Р.М., Галиева З.Г.
Иртәнге линейкада көн тәртибе, эчке тәртип кагыйдәләре белән таныштылар. Һәр отряд үзенә исем, девиз, җыр сайлады, әйдаманын билгеләп куйды, отряд газетасын чыгаруга әзерлек эшләрен башлап җибәрде.
Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланган зур бәйрәмдә актив катнаштылар. Г.Тукай иҗатын яхшы белүләрен күрсәттеләр, аның шигырьләренә карата матур һәм эчтәлекле рәсемнәр ясадылар.
Быел лагерь үз эшчәнлеген 3 юнәлештә алып барачак:
1 юнәлеш - экологик тәрбия бирү,
2 юнәлеш – чит телләр өйрәнү,
3 юнәлеш – хәрби – патриотик тәрбия бирү.
2 июнь көнне исә, экология темасына карата отрядлар арасында викторина үткәрелде, балаларның белемнәре тикшерелде һәм яңа мәгълүматлар белән баетылды.
Табигать материалларын кулланып, фантазияләрен эшкә җигеп, һәр отряд "Җәйге фантазия” темасына композиция эшләде. Уңышлы дип табылган эшләрдән күргәзмә оештырылды, җиңүчеләр билгеләнде.
1 урын – 1 отрядка,
2 урын – 2 отрядка,
3 урын – 3,4 отрядларга бирелде.
3 июнь көнне, һәр бала аерым – аерым, шулай ук, һәр отряд группада эшләп, "Күңелле балачак” темасына асфальтка рәсем ясау осталыкларын күрсәттеләр.
Көннең икенче яртысында исә, экология темасын дәвам итеп, "Йолдызлы сәгать” уены үткәрелде. Беренче турда һәр отрядтан 2шәр бала сайланып алынды. Алар төрле сорауларга, табышмакларга җаваплар бирделәр. Һәр турдан 1 бала төшеп калды. Соңыннан җиңүчеләр билгеле булды.
1 урын – Фазылова Айгөл (2 отряд),
2 урын – Галиева Эльвира (1 отряд),
3 урын – Таипов Альмир (3 отряд).
Һәр уенда да җиңүчеләр һәм актив катнашучылар бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Бу 3 көннең үткәне сизелмәде дә!!!

Лагерь тормышы турында тубэндэге Интернет-битлэрдэн укыгыз:

http://saba1.p0.ru/news/khezmeht_khehm_jal_lagerenyn_durtenche_kone/2011-06-04-1861

http://saba1.p0.ru/news/khezmeht_khehm_jal_lagerenyn_bishenche_kone/2011-06-06-1863

http://saba1.p0.ru/news/quot_shatlyk_quot_ta_tantanaly_achylysh/2011-06-06-1864

Из сайта гимназии;

http://saba1.p0.ru



К списку новостей