Муниципальное Бюджетное Общеобразовательное Учреждение «Гимназия п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 50 |
| Телефон: | +7(843)-622-37-90;+7(843)-622-34-90;+7(843)-622-40-91;+7(843)-622-30-90;+7(843)-622-47-90 |
| E-Mail: | G.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия» п.г.т. Богатые Сабы |
| Руководитель: | Шаймарданов Айнур Нургалиевич |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 1026 |
| У нас учат: | 83 |
Новости
Кыш бабайда кунакта
Опубликовано: 27.12.2013
26 нчы декабрь көнне гимназиябезнең 2 нче Б сыйныфы укучылары, сыйныф җитәкчеләре Галихузина Гөлназ Ильянур кызы белән Арча районы Кырлай авылында урнашкан Кыш бабай хуҗалыгында (резиденциясендә) кунакта булдылар. "Кыш бабайның урман әкиятендә уйнап сәяхәт итәбез",- дип укучылар Батыр, Алтынчәч, Таһир, Зөһрә, Шайтан, Шүрәле, Убырлы карчык, Кыш бабай, Кар кызы һәм Кар бабайлар белән бергә уйнап күңел ачтылар. Укучыларның тапкыр, җитез булулары, сынаулар каршында югалып калмаулары, матур шигырьләре һәм җырлары Шүрәле белән Убырлы төзегән тозакларны үтәргә ярдәм итте. Бу тырышлыклары өчен Кыш бабай балаларны Грамота һәм тәмле күчтәнәчләр белән бүләкләде. Саф һавада кызыклы уеннар, җигүле атларда сәяхәт, әкият геройлары, Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу балалар күңелендә әле озак сакланыр.
Шушындый матур сәяхәт оештырып, балаларга онытылмас мизгеләр бүләк иткән өчен, барлык әти - әниләр исеменнән Гөлназ Ильянур кызына зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Шушындый матур сәяхәт оештырып, балаларга онытылмас мизгеләр бүләк иткән өчен, барлык әти - әниләр исеменнән Гөлназ Ильянур кызына зур рәхмәтебезне белдерәбез.
К списку новостей



















