• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное Бюджетное Общеобразовательное Учреждение «Гимназия п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 50
Телефон: +7(843)-622-37-90;+7(843)-622-34-90;+7(843)-622-40-91;+7(843)-622-30-90;+7(843)-622-47-90
E-Mail: G.Sab@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Гимназия» п.г.т. Богатые Сабы
Руководитель: Шаймарданов Айнур Нургалиевич
Год основания учреждения: 1925
У нас учатся: 1026
У нас учат: 83

Новости

"Шэрык" клубында кунакта.

Опубликовано: 14.05.2011

"Яна караш" дискуссион клубы членнары Казаннын "Шэрык" клубында кунакта.

Шәрык клубы... 105 еллык тарихы булган, Тукайлар, Такташлар кебек бөек шагыйрьләребез шигырь кичәләре уздырган, бу клубның татар яшьләре өчен әһәмияте зур.
Без , гимназиянен дискуссион клубына йөрүче бер торкем укучылар белән, Шәрык клубының эшчәнлеге, аның оештыручылары, чакырылган кунак җырчы Илназ Сафиуллин белән танышырга, очрашырга кузгалдык.
Монда милли җанлы, без татарлар дип горурланып яшәүче яшьләр арасына килеп кергәч, үзеңне ничектер икенче дөньяга эләккән кебек хис итәсең. Артык зур булмаган, гади генә бинасы да ничектер күңелгә бер рәхәтлек, тынычлык өсти иде.
Безне гармуннарда, татар халык җырларын уйнап, каршы алдылар. Чәйләр ясалган түгәрәк өстәл артына танышырга чакырдылар. Һәрберебез үзе белән таныштырып чыккач,  бергэлэп үзебезнең саф татар җырларын  башкардык. Сәүбән Закирның гармунда өздереп, күңелләрне дәртләндереп уйнавы гына да ни тора!
Тиздән укучыларның түземсезләнеп көтеп алган кунагы tamasha ru сайты редакторы, Tatar party яшьләр дискотекасын оештыручысы, җырчы, композитор Илназ Сафиуллин да килеп җитте. Түгәрәк өстәл артында укучыларыбыз артистка үзләрен кызыксындырган сорауларын биреп, аларга җаваплар алдылар. Илназның гитарада башкарган җырларын тыңлап, хозурланып утырдылар, үзләре дә кушылып җырладылар.
Безнең клубка йөрүче Мубаракзянов Нияз Тукайга багышлап язылган шигырен тәкъдим итте. Кунак ашы кара каршы дигәндәй, танылып килүче яшь шагыйрь Рифат Сәлах үзенең язган шигырен безгә укыды.
Оештыручы Гамил Нур турында да әйтеп үтәргә кирәктер. Ул  туйганчы татар халык уеннарын  уйнатты, арыганчы татар биюләрен биетте. Кыскача әйткәндә, бу аз вакыт эчендә сөйләштек тә, җырладык та, биедек тә, уйнадык та. Чын мәгънәсендә җанлы очрашу булды бу безнең клуб өчен. Соңгысы булмасын иде. Шулай киләчәктә дә Шәрык клубы белән тыгыз элемтәдә торып, бердэм проектлар булдырып эшлэргэ дигэн телэк белэн кайттык . Бу очрашу балалар куңелендә бик озак сакланыр әле!
P.S. Безнең Саба үзәгендә дә  татар яшьләре узара жыелып узлэрен борчыган сорауларны уртага салып бердэм хэл итердэй клубыбыз булса ,һичшиксез барыбыз очен дэ яхшы булыр иде. Мондый аралашулар кешегә рухи байлык өсти, фикерләү сәләтен үстерә,проблемаларны чишэргэ ярдэм итэ. Яшьләр дә кая барыйм икән дип уйланып йормәсләр, көне-төне компьютер каршында утырып бушка вакытларын уздырмаслар иде, ә мондый клубка килеп, рухи азык алып, энергия туплап китәрләр иде.
 



К списку новостей