Муниципальное Бюджетное Общеобразовательное Учреждение «Гимназия п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 50 |
| Телефон: | +7(843)-622-37-90;+7(843)-622-34-90;+7(843)-622-40-91;+7(843)-622-30-90;+7(843)-622-47-90 |
| E-Mail: | G.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия» п.г.т. Богатые Сабы |
| Руководитель: | Шаймарданов Айнур Нургалиевич |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 1026 |
| У нас учат: | 83 |
Новости
1 нче октябрь - өлкәннәр көне
Опубликовано: 02.10.2013
Кояш көлеп уянды да
Нурларын сипте мулдан.
Әбиләр килде мәктәпкә
Сары яфраклы юлдан.
Хуш килдегез, безгә кунаклар!
Түребезгә рәхим итегез!
Ачык йөзле, эшчән, хезмәт сөйгән
Туган мәктәбегезне күрегез!
30 нчы сентябрь көнне гимназиябезгә озак еллар Саба мәктәбендә хезмәт иткән, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган ветеран укытучылар, хезмәткәрләр кунакка килде. Өлкән укытучыларыбызны 1нче октябрь - өлкәннәр көне белән гимназиябез директоры Ханафиева Айгөл Шакирҗановна, профсоюз комитеты рәисе Гаррапова Гөлчәчәк Хаҗимөхәммәт бәйрәм белән котлады. Өлкәннәргә 2 нче Б сыйныфы укучылар (җитәкчеләре Галихузина Г.И.) көче белән әзерләнгән концерт программасы тәкъдим ителде. Җыр – биюле, матур шигырьле әлеге тамаша өлкәннәребез күңеленә хуш килде. Кичәнең икенче өлеше гимназиябез ашханәсендә дәвам итте. Бер күрешү – үзе бер гомер бит. Өлкәннәр чәй табыны артында бер – берсенең хәлләрен белеп, эшләгән дәвердәге хатирәләре, истәлекләре белән уртаклаштылар. Кичәне Каримова Миләүшә Фларидовна митур эчтәлекле программа белән алып барды. Халилова Мөршидә Сәүбановна, Каримов Искәндәр Илдусовичлар үзләренең моңлы җырларын өлкәннәргә бүләк иттеләр. Абдуллин Рифат Хатмулловичның аккордеонда уйнаган матур көйләрен бик җылы кабул иттеләр.
К списку новостей



















