Муниципальное Бюджетное Общеобразовательное Учреждение «Гимназия п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 50 |
| Телефон: | +7(843)-622-37-90;+7(843)-622-34-90;+7(843)-622-40-91;+7(843)-622-30-90;+7(843)-622-47-90 |
| E-Mail: | G.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия» п.г.т. Богатые Сабы |
| Руководитель: | Шаймарданов Айнур Нургалиевич |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 1026 |
| У нас учат: | 83 |
Новости
Гимназиядә үзидарә көне
Опубликовано: 20.04.2013
Бүген гимназиябездә үзидарә көне үтте. Хәзер, ул көннең тәртибе белән танышып китик. Эшебез иртәнге сәгать җидедән башланып китте. Иртәнге линейканы яхшы гына үткәреп җибәрдек. Бер, ике, өч... дзи-нь! – кыңгырау шалтырый. Барыбыз да эш урыннарына таралдык. Күпме эш: көндәлекләр тотылышын тикшерү, конкурсларда катнашуның активлыгын барлау, планнар төзисе, дәрескә килмәүче укчыларның сәбәпләрен ачыклау, дәресләрдән соң өмә оештыру. Әле көтелмәгән хәлләргә очрасаң, тагын да кызыграк. Шушы эш өеме арасында ничек батып калмаганбыздыр, үзем дә шаккатам. Хәтта 6 дәреснең узып киткәнен сизми дә калганбыз икән, ләбаса.
Менә шулай итеп көннәр буе әзерләнеп, эчтән дулкынланып, тыштан тыныч һәм җитди күренергә тырышып, директор, укытучы, оештыручы-педагог, укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары вазыйфаларын башкарып чыктык. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: таякның юан башы ул көнне, әлбәттә, директорга төшкәндер. Гимназияне җитәкләү үзе бер зур җаваплылык сорый.
Үзидарә көне гимназиябезнең бер традициясенә әверелеп, үз эшен дәвам итсен иде. Мондый чаралар укучыларда җаваплылык һәм мөстәкыйльлелек үстерәләр, шәхесне ачарга ярдәм итәләр. Укытучы хезмәтен никадәр авыр икәнен дә аңлый башлыйсың.
К списку новостей



















