Муниципальное Бюджетное Общеобразовательное Учреждение «Гимназия п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 50 |
| Телефон: | +7(843)-622-37-90;+7(843)-622-34-90;+7(843)-622-40-91;+7(843)-622-30-90;+7(843)-622-47-90 |
| E-Mail: | G.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия» п.г.т. Богатые Сабы |
| Руководитель: | Шаймарданов Айнур Нургалиевич |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 1026 |
| У нас учат: | 83 |
Новости
Нэуруздэ-Карга боткасы.
Опубликовано: 22.03.2011"Карга боткасы” йоласы бик борынгы заманнардан ук килә. Ямьле язлар җитеп, кара каргалар килү хөрмәтенә уздырылучы әлеге бәйрәмне без каникулның беренче көнендә үткәрергә булдык. Көннең матурлыгына исебез китеп, Хәлимә Сәхәбиевна җитәкчелегендәге бер төркем укытучылар һәм укучылар Совет урамы буенча кыр казлары кебек тезелеп, бәйрәм үтәчәк урынга юнәлдек. Гимназиябезнен 2-3 нче сыйныф укучылары, укытучылары, озайтылган кон торкеме тэрбиячелэре Совет урамында яшэучелэрне, ойлэренэ такмаклар эйтэ-эйтэ кереп, бэйрэм белэн котладылар, хужалар Карга боткасына дип ярмалар, йомыркалар, май-сотлэр бирделэр. «Карга эйтэ: Карр, карр, Туем житте барр, барр,» - дигэн такмаклар белэн аларны болынга чакырдылар. Балалар килгэндэ, эти-бабайлар, физкультура укытучысы Кэримов А.Х.лар инде учак ягып зур казан асканнар. Халыктан жыелган хэм бэйрэмгэ килуче балаларнын доге, тары, карабодай кебек ярмаларыннан ботка пешерергэ куйдык.Тирә-юньгә төтен исе таралган. Бераздан тәмле ботка исе борыннарны кытыклый башлады. Кулларына тәлинкә белән кашык тоткан балалар учак тирәсен әйләндереп алды. Куп итеп йомырка, майлар салгач, казан астына утынны гел ости торгач, боткабыз пешеп тэ житте. Горлэп самовар кайнап чыкты, шифалы улэн чэйлэре дэ эзер булды. Кунакка тошкэн эби-бабайлар белэн тугэрэклэшеп утырып, Карга боткасы ашадык ."Шушы ботканы авыз итсәм, ачлы-туклы балачагыма кайтып килгәндәй булам. Сугыш чорында мондый майлы боткалар бик сирәк эләкте шул – ботка пешергән көн өебездә зур бәйрәмгә әйләнә иде.", – дип телгә алдылар өлкән апалар. Ә ботка пешерүнең ысулы гади икән: төрле ярмаларны бергә кушып, бераз суда тотасың да зур казанга саласың. Учак ялкынында телеңне йотарлык тәмле булып пешә.
Ботка ашагач балалар рэхэтлэнеп тау шудылар,кызыклы уеннар уйнадылар.
.Бэйрэмне уткэрергэ ярдэм иткэн Совет урамында гомер кичеруче Эухэдиева Дания, Шэймохэмэтова Дания, Насыйбуллина Золфирэ, Эхэтова Ания, Ибатуллина Жувэрия, Нигъмэтжанов Элфэтлэргэ, шулай ук укучыларыбызнын эти-бабалары Сафин Марсель,Галимуллин Марсель, Багабиев Зофэр,Ибрагимов Нэкыйп абыйларга, эти-энилэргэ, укытучыларга, озайтылган кон торкеме тэрбиячелэренэ зур рэхмэтебезне белдерэбез. Гаилэ бэхете, балалар куанычы, ныклы сэламэтлек телибез.
Гореф-гадэтлэребезне, бэйрэм-йолаларыбызны онытмыйк!Алар балаларыбызда кешелекнен ин куркэм сыйфатларын тэрбиялэргэ ярдэм итэ.
Борынгы Болгарлар ерак үткәндә ике яңа ел уздыра торган булган – декабрь аенда кышкы Нардуганны һәм язын, 21 мартта, көн белән төн тигезләшкән көнне – Нәүрүзне. Гадәт буенча, Нәүрүз көнне иртә таңнан яшьләр урамга чыга. Анда егетләр арасында бәйрәмнең башлыгы “Алпамша” билгеләнә. Алпамша булган кеше: “Әнә карга очып килә, барлык болгарларга Нәүрүзне бәйрәм итәргә куша!” – дип кычкыра. Болгар риваятьләре буенча мәрхәмәтле алып Сөбан Карга Нәүрүзнең яклаучысы булып исәпләнелгән. Алып кешеләр янына еш карга кыяфәтендә очып килгән, шуңа күрә дә Нәүрүзне Карга туе дип тә атап йөртәләр. Ә Нәүрүз хөрмәтенә пешерелгән ботканы Карга боткасы дип атаганнар. Бу бәйрәм көнне милли уеннар, спорт ярышлары, ат чабышы үткәрелә. Нәүрүз алдында кешеләр бер-берсенең үпкәләрен гафу итәләр, дуслашу билгесе итеп бүләкләр бирешәләр.
Нинди гыйбрәтле, изге йола! Кызганыч, дин белән бәйле иске йола ярлыгы тагылып, совет чорында "Карга боткасы" пешерү онытылган иде. Дөрес, бар җирдә дә түгел. Мамадыш,Саба, Кукмара якларында, Башкортстанның кайбер авылларында, Себердә яшәүче милләттәшләребез бу йоланың үзенчәлекләрен буыннардан-буыннарга күчергәннәр. Асылы бер үк төрле булса да, аның исемендә төрлелек күзәтелә: Кайбер урыннарда ул "Зәрә", "Сука", "Сабан", "Келәү боткасы" бәйрәмнәре буларак уза.
К списку новостей



















