Муниципальное Бюджетное Общеобразовательное Учреждение «Гимназия п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 50 |
| Телефон: | +7(843)-622-37-90;+7(843)-622-34-90;+7(843)-622-40-91;+7(843)-622-30-90;+7(843)-622-47-90 |
| E-Mail: | G.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия» п.г.т. Богатые Сабы |
| Руководитель: | Шаймарданов Айнур Нургалиевич |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 1026 |
| У нас учат: | 83 |
Новости
Картлар йортына шефлык концерты!
Опубликовано: 19.10.2012
19 нчы октябрь конне 9 нчы А,Б сыйныфы укучылары сыйныф житэкчелэре Наилэ Накиповна, оештыручы-педагог Мирасова А.И., "Дулкын" ижат берлэшмэсе житэкчесе Халиев А.Р. белэн бергэ Лесхоздагы Картлар йортына шефлык концерты белэн барып кайттылар. Эби-бабайлар укучылар тарафыннан куелган бай эчтэлекле концертны зур дулкынлану белэн карадылар, кузлэреннэн яшьлэр тугелде. Концерт программасын 9А сыйныфы укучысы Билалова Зилэ матур, кунелгэ утеп керерлек шигъри тэлгэшлэр сойлэп алып барды. 9 А сыйныфы укучысы Хосэенова Алсу башкаруында рус халык биюе, шушы ук сыйныф укучылары тарафыннан башкарылган вальс, 9Б сыйныфынын бер торкем кызлары башкаруында кытай халык биюе, рус халык биюе олкэннэребезне яшьлеклэренэ алып кайтты, курэсен. Э 9А сыйныфы укучылары тарафыннан эзерлэнгэн "Беренче театр" спектакле эби-бабайларны эле колдерде, эле аптырашта калдырды. Монлы, матур тавышлары белэн кунеллэргэ мон салучы жырчыларыбыз Галиев Булат, Билалова Зилэ, Шакирзянова Гузэл, 9А сыйныфыннан кызлар ансамбленен чыгышын кочле алкышларга кумделэр. Гимаева Зилэ белэн Шафигуллина Гузэл "Эбиемэ хат" дигэн жырны башкарганда, торле язмышлы эби-бабайларыбыз бик монсуландылар, хэтта 2 эби елап залдан ук чыгып киттелэр. Г.Тукайнын "Тормыш" шигырен Азиза кунел кылларын кузгалтырлык итеп сойлэде. 9 Г сыйныфы укучысы Загидуллин Нэфиснен курайда халык койлэрен уйнавы хэркемне тан калдырды. Гомумэн, концерт бик матур булды, олкэннэребезнен кунеленэ хуш килде.
Укучыларыбыз буш кул белэн бармадылар. Картлар йортында тэрбиялэнуче барлык эби-бабайларга булэк-кучтэнэчлэр бирелде. Узлэренэ булган мондый назны, игътибарны бик яраттылар, зур рэхмэт эйттелэр. Куз яшьлэре аша, хэлсез кулларын болгап, балаларга тэуфыйкъ, шэфкатьлелек телэп озаттылар. Кунелгэ кисэк кенэ бик монсу булып китте... Бар унайлыклары булган йортта яшэсэлэр дэ, эби-бабайларыбызнын кунеллэре китек. Аларнын язмышлары беркемгэ дэ язылмаса иде... Олкэннэребезне ярдэмебездэн ташламыйк!
Концертны оештырган хэркемгэ, укучыларга, сыйныф житэкчесе Шакирова Н.Н., булэк-кучтэнэч биреп жибэргэн эти-энилэргэ, укытучыларга дирекция зур рэхмэт белдерэ, ныклы сэламэтлек, шатлык-куанычлар тели.
К списку новостей



















