Муниципальное Бюджетное Общеобразовательное Учреждение «Гимназия п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 50 |
| Телефон: | +7(843)-622-37-90;+7(843)-622-34-90;+7(843)-622-40-91;+7(843)-622-30-90;+7(843)-622-47-90 |
| E-Mail: | G.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия» п.г.т. Богатые Сабы |
| Руководитель: | Шаймарданов Айнур Нургалиевич |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 1026 |
| У нас учат: | 83 |
Новости
Чыгарылыш кичәсе
Опубликовано: 27.06.2012
Бәйрәм бүген барлык мәктәпләрдә
Хис ташкыны дулый күкрәктә.
Укытучының моңсу карашлары
Озату сүзен яза йөрәккә.
Бүген, 26 нчы июнь көнне барлык мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре гөрли.
Бәйрәмне гимназиябез даректоры Хәбибуллин Р.Н. ачып җибәрде, чыгарылыш укучыларына иң изге теләкләрен җиткереп, укучыларга аттестатлар, укуда иң алдынгы булганнарга Похвальная Грамоталар, спортта, җәмагать эшләрендә актив булганнарга гимназиянең Мактау Грамоталарын тапшырды. Гимаев Өлфәт сыйныфташлары исеменнән гимназия дирекциясенә, укытучыларга, хезмәткәрләргә, әти – әниләргә рәхмәт хисләрен белдерде. Сыйныф җитәкчеләре исеменнән Шакирова Лилия Салихҗановна балаларга хәерле юллар теләде, шулай ук әти – әниләр исеменнән Фатыйхова Резеда Рафаэлевна гимназия коллективына рәхмәтләрен җиткереп, балаларга уңышлар теләде. Бу уку елында гимназияне барлык йомгаклау аттестацияләрен уңышлы тапшырып 52 укучы олы тормыш юлына беренче адымнарын ясый. Алар арасында 11 ел дәвамында гел 5 билгеләренә генә укып гимназиянең горурлыгы булган көмеш һәм алтын медаль ияләре дә бар. Менә алар: көмеш медаль ияләре Галимзянова Ландыш Ильяс кызы, Шакурова Алсу Мансур кызы, алтын медаль ияләре:Абдуллина Алинә Гаян кызы, Гафиятуллин Алимас Таһир улы, Рахимова Резеда Рамил кызы, Сагдеева Фәридә Фелоред кызы, Хөснетдинова Алия Зөлфәт кызы, Хабибрахманова Алина Азат кызы, Ахярова Алина Миннегаян кызы, Валиева Ләйсән Марсель кызы, Габдулманова Ләйсән Илгизәр кызы, Исмагилов Наил Илсур улы.
Барлык чыгарылыш укучыларын бүгенге истәлекле көн белән ихлас котлыйбыз. Аларга армый-талмый алга барырга, куйган максатларын тормышка ашырырга язсын дигән изге теләктә калабыз.
Бер дә килеп җитмәс төсле иде.
Килеп җите менә ул көн дә,
Арагыздан кемдер уйлап куяр бүген
Чыгып китәм диеп, иркенгә.
Уйлансаң да, моңлансаң да, дустым,
Мәктәп юлың инде үтелгән
Еллар узгач, күпме теләсәң дә,
Кайта алмыйсың инде бу көнгә.
Тик шулай да үткән-беткән диеп,
Мәктәпкә син эзең суытма.
Белем җилен өргән, тәүге дәрес биргән
Укытучыңны син онытма.
Сагынып кил туган мәктәбеңә
Каршы алыр җылы карашы.
Кыңгыраулар чыңы якынайтыр
Үткән белән бүген арасын1
К списку новостей



















